22 октябрь 2018 яңалыклары
-
Республика клиник хастаханәсе баш табибы Татарстан халкының сорауларына җавап бирәчәк
Татарстанда яшәүче һәркем үзен кызыксындырган сорауларны телефон яки WhatsApp аша бирә ала.
-
Район буенча автобус маршрутлары ачылды
Безнең районда тагын бер мөһим проблема хәл ителде – район үзәгеннән барлык торак пунктларга кадәр автобус маршрутлары ачылды. Маршрутларда 7 юнәлеш буенча 4 автобус эшли.
-
Мәшгульлек үзәге һөнәри юнәлешле проектны тормышка ашыра
“2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкының эш белән тәэмин ителгәнлегенә булышлык күрсәтү“ һәм “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру“ программалары кысаларында Яңа Чишмә районы Мәшгульлек үзәге тарафыннан укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча чаралар үткәрелде. Әлеге проект районда балалар, яшьләр арасында аграр эшче һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
-
Татарстанда ел ахырына кадәр 284 арендалы торак йорт булачак
2018 ел башыннан республикада арендалы торак программасы буенча 63 йорт файдалануга тапшырылган.