24 апрель 2013 яңалыклары
-
Җирле үзидарә ветераннарын хөрмәтләделәр
РФ Президенты Указына туры китереп (10.06.2012 ел) 21 апрель Җирле үзидарә көне - муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме булып тора. Быел ул беренче тапкыр билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан район хакимиятендә җирле үзидарә органнары ветераннарын хөрмәтләү булып узды.
-
I кварталга йомгак ясалды
19 апрельдә авыл җирлекләре башлыклары һәм бухгалтерлары, район Советы бүлекләре һәм башкарма комитеты начальниклары катнашында үткән киңәшмәдә 2013 елның I кварталына йомгак буенча авыл җирлекләре башкарма комитетларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре карап тикшерелде. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Киңәшмә башланганчы район башлыгы Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдиновны туган көне...
-
1985 елда без нәрсә турында яздык
1985 елның июнендә район башкарма комитеты рәисе В.П. Макаров белән "В ногу со временем" дигән баш астында үткән актуаль интервьюдан: "Район оешып 2 ел эчендә 26,3 км юлга асфальт түшәлде, Яңа Чишмәдә дүрт күпер төзелде, 15 мең кв.метр торак төзелде, шуның 12 мең кв.метры - Яңа Чишмәдә. Район хуҗалыкларында 67...
-
Хәрби традицияләрнең ышанычы һәм терәге
Хезмәткә чакыру яше җиткән яшьләрне тантаналы шартларда армиягә озату районда күркәм традициягә әверелде. Район хакимияте "Призывниклар көне"н үткәрүгә нык игътибар бирде. Бу юлы ул "Жемчужина" бассейнының бик матур конференц-залында бәйрәм өстәлләре янында узды. Гаиләдәгечә җылы шартларда биредә өч буын вәкилләре: сугыш һәм хезмәт ветераннары, армиягә китәсе егетләр һәм аларның әти-әниләре...
-
Җиңү яулап кайттык
10 нчы апрель көнне без, Тубылгы Тау урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Хатыйпова Л. (җитәкчесе Хәлиуллина Г.) һәм Мингалиева Л. (җитәкчесе Хөсәенова Н.) Лениногорск шәһәренең 2 мәктәбендә үткәрелгән Ромашкино нефть чыганагының 70 еллыгына багышланган М.Н. Моряков исемендәге укучыларның Республика ачык фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясап, җиңү яулап...
-
Авылларыбыз чистарып, ямьләнеп калды
Үткән шимбәдә районда традициягә кереп киткән язгы шимбә өмәсе үтте, анда бик күп кеше катнашты. Бу көнне кешеләр үзләре эшләгән оешма тирәләрен җыештырдылар, баганаларны, бордюрларны агарттылар, утыртылган агачлар тирәсен тәртипкә китерделәр, аларны ашлама белән тукландырдылар, коймаларны буядылар, чәчәк клумбаларын рәткә китерделәр. Өмәдә 2 меңнән артык кеше катнашты, ККК полигонына дистәләгән...