24 октябрь 2013 яңалыклары
-
баскетбол турниры
20 октябрьдә "Олимп" УСЗ-да район мәктәпләреннән һәм 118 нче ҺУ-нан җыелган 14 команда баскетбол буенча турнирда көч сынашты. Уеннар киеренке барды, кызлар арасында Яңа Чишмә гимназиясе - беренче, Архангел мәктәбе - икенче, Чаллы Башы мәктәбе - өченче; егетләр арасында шахмайлылар - беренче, чаллыбашлары - икенче, архангеллылар өченче урынны яуладылар. Гомумкоманда...
-
Сәламәт, актив һәм уңышлы бул!
Наркотик препаратлар кабул итүнең зарарлы нәтиҗәләргә китерүе фәндә күптәннән билгеле. Әмма кешелек дөньясы әлеге яман афәт белән көрәш алып бару буенча киң масштаблы чаралар куллануга шактый соңрак кереште.
-
Тот рульне, шофер, тот туры!“
118 нче Яңа Чишмә ҺУ 17 ел дәвамында В,С,Д һәм Е категорияле шоферлар укытып чыгара. Үзенең яшәү дәверендә училище 2000нән артык автомобиль йөртүче хәзерләгән. Училище директорының укыту-производствога өйрәтү буенча урынбасары Рәфис Харисов училищеда шоферларның ничек һәм кем тарафыннан әзерләнүе турында сөйләде.
-
Салымнар җыю мәсьәләсе кискен тора
Чәршәмбе көнне райондагы авыл җирлекләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча чираттагы киңәшмә булып узды. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.