24 декабрь 2019 яңалыклары
-
Нәзирә Кашапова: «Сәламәт тормышка адым ясау авыр түгел»
Хәрәкәт-ул тормыш. Хәрәкәт һәркемгә кирәк һәм моны күпләр аңлый. Һәм иң мөһиме - Татарстанда, аерым алганда, безнең районда гамәлгә ашырыла торган федераль проектлар моңа ярдәм итә. Шуларның берсе «Спорт - яшәү нормасы”.
-
Казанга – Чыршы бәйрәменә
25 декабрьдә районыбызның 16 сәләтле баласы Казанда Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Республика Чыршы бәйрәмендә катнашачак.
-
Мәскәүдә Зур Кремль сараенда узачак Яңа ел чыршысына Татарстаннан 105 бала китте.
Тантаналы чарага төрле дәрәҗәдәге олимпиада җиңүчеләре, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешма вәкилләре булган сигездән унөч яшькә кадәрге балалар чакырылды, алар арасында геройлык кылган, тугыз яшьлек малайны суга батудан коткарган 13 яшьлек Илфат Әюпов та бар.
-
Яшь фермерларның киләчәккә адымнары нык
Моннан алты ел элек Виктор Козлов үз фермер хуҗалыгын оештырды. Хәзер алар хуҗалыкны Александр Козлов белән бергәләп алып баралар, уңышлы һәм перспективалы авыл эшмәкәрләре булып торалар.
-
Могҗизалар РИТЭК белән бергә килә
20 декабрьдә РИТЭК компаниясе Яңа Чишмә балаларына матур әкият, бүләкләр һәм Яңа ел бәйрәмнәрендә могҗизага өмет алып килде. Һәм иң гаҗәбе, могҗиза – балалар йөзендәге шатлыклы елмаюлар – кунаклар белән аралашуның беренче минутларында ук булды.
-
ПЕНСИЯЛӘРНЕ ДӘҮЛӘТ БЕЛӘН БЕРГӘ ФИНАНСЛАУ ПРОГРАММАСЫНДА КАТНАШУЧЫЛАР ИГЪТИБАРЫНА!
ПФР 2019 ел азагына кадәр өстәмә иминият взносларын (алга таба - ССВ) түләргә, шул рәвешле үзенең булачак яки булган пенсиясен арттырырга кирәк, дип искәртә.