26 февраль 2016 яңалыклары
-
Авыл халкының мөрәҗәгатьләре үтәлә
Без газета укучыларыбызга үткән җыеннар барышында гражданнарның 100 дән артык мөрәҗәгать һәм мәсьәлә күтәрүләре турында хәбәр иткән идек инде, хәзер аларның үтәлеше район җитәкчелеге контролендә тотыла.
-
Игътибарлы булыгыз!
Яңа Чишмә районында Пенсия фонды бүлегенә фатирларга яшь кешеләр кереп йөрүе турында гражданнардан шалтыратулар ешайды.
-
Бюджетта һәр тиенне санау мөһим
19 февральдә киңәшмәдә 2015 ел өчен районның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Ул 2015 елның 22 декабрендә үткән киңәшмә беркетмәләренең үтәлешенә анализ ясаудан башланды. Район башлыгы Вячеслав Козлов беркетмәдәге пунктларның берсе буенча авыл җирлекләре арасында физик затлардан транспорт салымын түләттерү турында информация әзерләүне йөкләде. Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина әйтүенчә, район...
-
БСМ-нең яшь җырчылары – җиңүче
Яңа Чишмә сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар 17 февральдә Әлмәттә булып узган "Сандугач сайрар ил" дип аталган ХIХ Республика балалар иҗаты фестиваленең финал турында уңышлы чыгыш ясады, дип язган редакциягә БСМ педагогы Любовь Коновалова. -"Вокал. Ансамбльләр" номинациясендә кече яшьтәгеләр төркемендә "Родничок" ансамбле беренче дәрәҗә лауреат булды (җитәкчесе Л.Н. Коновалова, концертмейстер А.Н....
-
Африка чумасы: без аны бусагага да бастырмыйк
Россия территориясендә (Пенза өлкәсендә һәм Кырымда) дуңгызларда африка чумасы авыруы ачыкланган. Дуңгызларда африка чумасы (ДАЧ) - аеруча куркыныч, кискен йогышлы, вируслы авыру. Вирус елның теләсә кайсы вакытында төрле яшьтәге һәм төрле токымлы кыргый һәм йорт дуңгызларын зарарлый. Хайваннарыңны йогышланудан саклау өчен ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча Федераль хезмәт түбәндәгеләрне тәкъдим...
-
“Ир-ат -дөнья тоткасы“
Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан Чертуш мәдәният йортында "Ир-ат - дөнья тоткасы" исемле тантаналы кичәдә Шахмай авыл җирлегенә кергән 3 авылдан уңган, булган ир-егетләр һәм аларның гаиләләре катнашты. Акыллы, гаилә җанлы, кайгыртучан ир-ат, әлбәттә, тормышта төп таяныч, терәк. Чаллы Башы авылыннан Дәүләтшин Нәкыйп абый шундый ир-атларның берсе, ул 32 ел туган...