Татарстанның экспортчылары товарларны транспортлау чыгымнарын дәүләт хисабына киметә
Үз товарларын чит илләргә сатучы Татарстан эшмәкәрләренә дәүләттән яңа төр ярдәм күрсәтелә. Алар товарларны Россия территориясе буенча транспортлауга тоткан чыгымнарының 80 процентка кадәрен кире кайтара ала. Әлеге проект «Кече һәм урта эшмәкәрлек» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары кысаларында Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан тормышка ашырыла.