27 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Байтак чаралар үткәреләчәк
Ел саен 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Янәшәбездә игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләр яшәгәнлеген онытырга һич ярамый. Азат МУСИН Безнең район территориясендә 70 яшьтән узган 1785 кеше яши. Өлкәннәр ункөнлеге чорында район җитәкчелеге, социаль яклау бүлеге, пенсия фонды, хастаханә белгечләре катнашында төрле чаралар үткәрү традициягә керде. Практика күрсәткәнчә,...
-
Комиссия эшенең нәтиҗәсе
25 сентябрьдә Валентина Семеняк җитәкләгән балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Ул комиссия әгъзаларын яңа секретарь - Наталья Мокеева белән таныштырудан башланды. Яңа секретарь үз чиратында игътибарны балигъ булмаганнарга беркетелгән кешеләрнең отчетларны вакытында тапшырмауларына һәм эшләнгән эшләргә юнәлтте. Комиссия тулы составта карап тикшереләсе мәсьәләләрне карады. Лариса ФЕДОРОВА...
-
Кибет киштәләрендә сыйфатлы продукция булырга тиеш
27 сентябрьгә алган мәгълүматлар буенча, Яңа Чишмә районы территориясендә 109 сәүдә объекты эшли, шуларның 48-дә алкогольле продукция сатыла (2012 елның маена 59 иде), аракы белән сәүдә итүгә лицензияне яңартмау сәбәпле, кайбер сәүдә нокталарының моңа хәзер хакы юк, шул сәбәпле кимү күзәтелә. 29 торак пунктның 20-сендә алкогольле продукция сатыла, тугызысында (шул...
-
Моңы ташып тора
Әти-әнисе тумышлары белән Әдәмсә авылыннан булган, бүгенге көндә Түбән Камада көн итүче Фәйрушиннар гаиләсендә туып үскән, кече яшьтән сәхнәләрдә чыгыш ясап, җыр дөньясында кайнаган, республикабызда гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез каршында да имтихан тотарга өлгергән Марат Фәйрушинга карата моңы ташып тора дип әйтүем бер дә арттыру булмастыр. Тыйнак, сәхнә...