29 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Күбесе сәламәт яшәү рәвеше яклы
Район территориясендә наркотиклар булуы күптән сер түгел, нигездә алар үсемлек сыйфатында. Яшүсмерләр, яшьләр һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвеше булдыру, алкоголизм һәм токсикоманиягә каршы профилактика максатларында районда наркотикларга каршы комиссия оештырылды.
-
Паспортлар тапшырдылар
27 гыйнварда Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә күптән түгел генә 14 яшь тулган тагын 5 яңачишмәлегә тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды.
-
Бурычлар өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында закон
2016 елның 15 гыйнварыннан суд приставлары тарафыннан штрафлар (шул исәптә ЮХК-ен бозган өчен), алиментлар яки суд карарлары буенча 10 мең сумнан арткан бурычлары булган автомобиль йөртүчеләрне машина йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм итүне күздә тоткан карар гамәлгә керәчәк.
-
Балалар бәхете өчен бергәләп
Тагын бер ел үтеп китте, безнең һәрберебез шушы елда булган күңелле вакыйгаларны, очрашудан якты эз калдырган кешеләрне хәтерендә яңарта.
-
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре кимеде
Район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темников информациясе буенча, 2015 елда гражданнар җыеннарында мөрәҗәгатьләр саны 2014 ел белән чагыштырганда кимрәк булган.
-
Шахмайлылар – тырыш халык
26 гыйнварда Шахмай авыл җирлеге башкарма комитеты авыл мәдәният йортында халык алдында 2015 елда эшләнгән эшләргә хисап тотты һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде. АҖ Советының киңәйтелгән утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов һәм Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнашты.
-
Җәяү йөрү – зыянлы түгел, тик бик авыр
"Миңа 83 яшь, 2 төркем инвалид. Минем кебекләр район үзәгендә байтак. Һәм безгә еш кына Саклык банкына, почтага, хастаханәгә барырга туры килә. Сез, яшьләр, әлегә моның ничек авыр булуын - 5-6 шар чакрым җәяү йөрүнең кыенлыгын аңламыйсыз.