29 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстан илкүләм проектларга тоткан акча күләме буенча лидер төбәкләр өчлегенә керде
Республика бүлеп бирелгән акчаның 72,8 процентын сарыф иткән, ләкин бу күрсәткеч буенча Чечня һәм Адыгеяны уза алмаган.
-
Идарәче компания яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлау мөмкинлеге турында
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, гражданнар иминләштерүчене алмаштыру хокукыннан ел саен, 1 декабрьдән дә соңга калмыйча файдалана алалар.
-
Көчле рухлы кеше
«Көчле рухлы кеше беркайчан зарланмый, язмышына яки туган хәлләргә үпкә белдерми. Ул үз гамәлләре һәм аларның нәтиҗәләре өчен үзе җаваплы дип саный. Авыр хәлгә юлыккач, аны тормышта үз башына төшкән бер сынау буларак кабул итә».
-
Безнең ветеринария табибы-республика конкурсы призеры
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан уздырылган «АПКның иң яхшы белгече» Республика конкурсына йомгак ясалды.
-
Фронтовикларның туганнары, җавап бирегез!
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү кысаларында Яңа Чишмә районы музейлары тарафыннан Яңа Чишмә районында туып-үскән фронтовикларның туганнарын, фотосурәтләрен эзләү, мәгълүматларны ачыклау буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә сугышта катнашучы 8 кешегә тулы булмаган мәгълүмат тупланган. Булган мәгълүматны тулыландыру өчен туганнары һәм танышларының җавап бирүләрен үтенәбез.
-
Видеокүзәтү тәртип сакларга ярдәм итә
Быел яз һәм җәй дәвамында Яңа Чишмәдә 65 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган, алар тәртип сакларга булышалар.
-
Депутат гражданнарны кабул итте
26 ноябрьдә Яңа Чишмәдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул итте.
-
Төп бүләк Черемухово Бистәсенә китә
26 ноябрьдә Яңа Чишмә почта элемтәсе бүлегендә газетабызның иң актив һәм иң тугры укучылары арасында язылу декадасы нәтиҗәләре буенча призлар уйнатылды. Бу вакыт эчендә 2020 елның беренче яртыеллыгына газетага 200гә якын кеше язылган.
-
Буревестниклылар юлга 400 мең сум планлаштырганнар
Буревестник авыл җирлегендә 2019 елда, ташламалардан файдаланучылардан тыш, һәр балигъ булган кешедән 500әр сум акча җыйганнар. 103,5 мең сум җыелган, республикадан 414 мең сум бирелгән. 2019 елга планнарда Яшьләр урамы буенча юлны норматив хәлгә китерү булган. Аңа акчаларның зур өлешен – 379,9 мең сум тотканнар.
-
Балачак закон яклавында
Күптән түгел Яңа Чишмә районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән күчмә утырышы булды.