30 июнь 2017 яңалыклары
-
Якташыбыз, бөек ватан сугышында катнашучыларның язмышлары ачыклана
Бөек Ватан сугышының республика музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов Акбүре музее директоры Вәсил Вәлиуллинга кызыклы материаллар тапшырды.
-
“Җитезләр, кыюлар, көчлеләр, осталар“
28 июньдә Яңа Чишмә китапханәсе хезмәткәрләре Яңа Чишмә башлангыч мәктәп каршындагы лагерьга йөрүче балалар белән "Җитезләр, кыюлар, көчлеләр, осталар" дип исемләнгән спорт-уен программасы оештырдылар.
-
Күңелле һәм файдалы ял
Архангел Бистәсендә "Фиксики" мәктәп яны лагерында ял итүче балаларның тормышы вакыйгаларга бик бай.
-
Хәерле сәгатьтә, хәерле юлга!
28 июньдә Яңа Чишмәдә 11 сыйныфны тәмамлаган 53 укучы өчен район күләмендә чыгарылыш балы булып узды.
-
Бердәмрәсәйлеләр районның дүрт авыл җирлегендә праймериз үткәрделәр
28 июньдә районның 4 авыл җирлегендә (Красный Октябрь, Чабаксар, Петропавел һәм Шахмай) авыл җирлекләренә депутатлыкка кандидатлар күрсәтү буенча партия эчендә алдан тавыш бирүләр булып үтте. Тавыш бирүләр "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәяси советы тарафыннан расланган график буенча һәм альтернатив нигездә (2 шәр кандидат) үтте.
-
Ветеранга - 90 яшь
29 июньдә Акбүре авылында исән калган бердәнбер сугыш ветераны, авылның аксакалы Минкәев Гарифулла Хәлиулла улына 90 яшь тулды.
-
БДИ ны һәм ТДИ ны (ОГЭ) ничек тапшырганнар
2017 елда бердәм дәүләт имтиханын мәктәпне тәмамлаучы 53 укучы тапшырды. Нәтиҗәләр әлегә барысы да халыкка игълан ителмәгән, тик инде шунысын әйтергә мөмкин: 7 укучы "Укудагы уңышлары өчен" дип аталган рәсәй медаленә һәм берсе - һәр фәннән 75 балл һәм аннан да күбрәк балл җыйган өчен "Укудагы уңышлары өчен" республика медаленә...
-
Алдынгы сыер савучылар һәм орлыкландыручылар билгеләнде
"Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалының Акъяр бүлекчәсе территориясендә машина белән сыер савучы операторлар һәм көтүне яңарту буенча технологларның ел саен үткәрелә торган район конкурсы үтте.
-
Көн тәртибендә - бизнесны үстерү һәм өлкәннәр өчен шартларны яхшырту
27 июньдә булып үткән Яңа Чишмә муниципаль район Советының 27 нче утырышында кече һәм урта бизнесны үстерү һәм ярдәм итү программасының үтәлеше, өлкән яшьтәге халыкның социаль - икътисадый хәлен яхшырту һәм аларның сәламәтлеген ныгыту мәсьәләләре карап тикшерелде.