#МойГерой#МояСемья: Я горжусь своим прадедом!
Конкурс сочинений «Великая Победа в памяти поколений»
Накануне Дня Победы руководитель военно-патриотического клуба «Звезда» организовал и провел конкурс сочинений «Великая Победа в памяти поколений». Это мероприятие направлено на сохранение исторической памяти о подвиге советского народа, героизме наших предков и их воинском и трудовом подвиге через традиции и судьбы людей.
Главная цель конкурса — содействие воспитанию патриотизма среди молодого поколения. Участники конкурса, независимо от возраста, имели возможность выразить свои мысли, чувства и взгляды на исторические события, связанные с Великой Отечественной войной.
Каждый участник мог подойти к написанию своего сочинения с индивидуальным подходом.
Конкурс сочинений «Великая Победа в памяти поколений» дал возможность глубже понять и почувствовать историю своей страны. Участники смогли поделиться своими мыслями, эмоциями и воспоминаниями, что способствует укреплению духовных связей между поколениями и сохранению исторической памяти. Конкурс стал ярким примером того, как важно помнить и передавать будущим поколениям о подвиге и победе наших предков.
На оценку жюри было представлено 21 работ. Среди младших классов — 12 работ, среди старших классов — 9 работ. Вчера на митинге, посвященном победе в Великой Отечественной войне, победители и призеры конкурса торжественно награждались дипломами и денежными призами. Учредителем являлся Наиль Лотфуллин, руководитель ВПК «Звезда», и директор Зиреклинского лицея Хаметвалеев Айрат Минвалеевич.
Предлагаем вашему вниманию сочинение Фахрутдинова Алмаза. Зиреклинский лицей.
«Шулай яшәп шулай үләргә кирәк»
Һәйкәл булып калка җиңүчеләр
Һәйкәл булып калка батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
1941 нче елның 22нче июнь иртәсе. Искиткеч матур күк йөзе ап-аяз, көннең кызу булачагы күренеп тора. Ләкин менә шушындый матур күк йөзен кинәт самолетлар гөрелтесе, шартлаулар, янгын, төтен каплап ала. Бу көнне фашистлар Германиясе хыянәтчел төстә һөҗүм итә. Илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Бөтен халык сөекле Ватаныбызны сакларга күтәрелә.
Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә. Әмма халыкның бик күп корбаннар, аяусыз көрәше, тол калган хатын-кызлар һәм ятим сабыйлар күз яше бәрабәренә булса да, бу озак көтелгән Бөек Җиңү килә безгә. Әнә шул Бөек Җиңүгә минем Галиулла бабамның да өлеше дә зур. Шәйдуллин (Нуриев) Галиулла Шәйдулла улы (1906 — сентябрь, 1941) 1941 елның июль аенда бабам сугышка китә. Бу вакытта Мәсәния әбиемнең кулында 6 айлык Наилә әбием, 4 яшьлек Асия апа һәм 10 яшьлек Тәлгать абый кала. Халык телендә бабамны «Шыпыр Галюгы» диеп йөрткәннәр. Бабам тимерчелектә эшләгән, бик йомшак күңелле, акыллы кеше булган. Үтә дә гаиләсен хөрмәт иткән, чөнки бу аның сугыштан язган хатыннан күренә. Менә ул.
Сагынычлы хат.
Бу хат язылды 24 августта.1941 ел.
Сез ки ян бәрабәренә якын күрүче җаныма, без ки артык дәрәҗәдә яратучы хәләлең Галиулладан, бер күреп сөйләшергә зар булып, дөньяда булган кошлар санынча сәлам. Шулай ук Тәлгать улыма, Асия кызыма һәм Наилә кызыма бик сагынып бик саргаеп, бик күп сәлам. Шулай ук калган агай-энеләргә, тирә-күршеләргә, барсына да аермаенча бик күп сәлам диярсең.
Сәлам шуның белән тәмам.
Хәзер үзебезнең хәлгә килсәк, бүген исән — сау, Аллага шөкер. Иртәгәне әйтеп булмый, бик болыт, яңгыр ява, безгә эре — эре бозлар ява, игенне тапауга чама юк. Иптәшләрнең хәлен әйтә алмыйм, 20 сендә окопта бергә кундык. 21 ндә мине батальонныйга — связьга алдылар. Элек ротный командирның связное идем. Ул вакытта бергә идек. Башка язардай хәбәрләр юк. Андагы хәлне сорасам да, хат алмагач, сорауда мәгънә юк. Әй, җаным, анда җомахның бер кырые икән. Бәгърем, монда язсаң күп тә... Җаным, эштән кайттым дип ялкауланма. Бәгърем, төннәрдә безне искә төшереп укы. Җаным, туганнарыма да әйт, үзебез Смоленск дигән городта.
Әй, җаныем, ябыккансың, саргайгандыр йөзләрең.
Кайлардан күреп сөйләшим, күптер сөйләр сүзләрем.
Сандугачны күрсәң иде, талларга тезелгәнен.
И, җаныем, белсәң иде, үзәгем өзелгәнен.
Безнең белән бергә килүчеләрнең яралы булучылары да күп.
Әй, җаныем, сөйләшергә ерак ике арабыз.
Җаным, миңа сагынсагыз, карточкага карагыз.
Җаным, кара сачларыңны иртә кич үрәсеңме?
Җаным, минем күргәннәрне төшеңдә күрмисеңме?
Йөгереп чыгып тозак куям, автомобиль юлына.
Бу хатларым тапшырылсын син җаныем кулына.
Исән бул, җанашкаем, сау бул, кара кашкаем.
Әгәр дә мин кайта алмасам, сау бул, кара кашкаем.
Талга кунып, тал тибрәтеп, сайрый сары сандугач.
Җырлау түгел, еларсың да, кайгы хәсрәтең булгач.
Шулай, бәгърем, яхшы гына гомер иткән чакта, җайсызланды шул. Тагын шулай бергә гомер итәргә Аллаһыдан сорыйк, җаным.
Бу хат бәлки, бабамның соңгы хаты булгандыр, белмим. Ул шушы Смоленский кырында һәлак булып кала. Кара өчпочмаклы хат Мәсәния әбинең дә ишеген шакый. 1941 нең сентябрендә хәбәрсез югалды дигән, хәбәре килә. Авыр тормыш йөге, яшь балалар кала әбиемә. Тик нишли ала соң, тол калган хатын-кыз? Тормышны дәвам итеп, барлык авырлыкларны үз җилкәсендә күтәреп, балаларны аякка бастыра ана.
Бүгенгесе көнне Бакташ авылында әбием исеме бирелгән «Мәсәния» мәчете эшли. Әбием рухына бик күп дога барып торадыр дип ышанам.Тиздән Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәбез. Батыр сугышчыларыбызның истәлеген без кадерләп сакларбыз, аларны бер кайчан да онытмабыз.
#МойГерой#МояСемья
#музейМидхатаГазымова
#военнопатриотическийклуб#Звезда
#новошешминскийрайон
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев