Миграҗ кичәсе – АЛЛАҺНЫҢ бүләге
Рəҗəб аеның ахырында Мигъраҗ кичəсе дигəн көн бар (2026-нчы елда 15-нче гыйнвардан 16-нчы гыйнварга каршы төнгә туры килә).
Нин ди көн соң ул, ни өчен аны билгелəп үтəбез, ни өчен без аны бəйрəм дип саныйбыз?
Пəйгамбəребез Мөхəммəд ﷺ, үзенə пəйгамбəрлек иңгəннəн соң, ун ел кешелəрне иманга өндəде. Кешелəрне Аллаһы Тəгалəнең барлыгына, берлегенə, Җəннəт, Җəһəннəмнең барлыгына ышанырга өндəде. Яхшылык кылырга кирəген өйрəтте, əмма иманга килүчелəр, иман китерүчелəр гаять дəрəҗə аз иде.
Шушының өстəвенə пəйгамбəрлекнең 10-нчы елында Пəйгамбəрне (саллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм) тəрбиялəп үстергəн, аңа таяныч булган агасы Əбү Талиб үлеп китə. Аңа терəк, таяныч булган хатыны Хəдичə (радыя-Ллааһү гəнһә) вафат була.
Шуңа күрə, пəйгамбəрлекнең унынчы елын «кайгы елы» дилəр.
Һəм шушыннан соң да Пəйгамбəребезгə бик күп авырлыклар күрергə туры килə. РасүлүЛлааһ Мəккə шəһəрендəге кешелəрне иманга өнди-өнди гаҗиз булгачтын, кешелəрне дингə өндəр өчен Зəед бине Харис белəн бу каладан ерактарак булган Таиф шəһəренə бара. Анда да бик начар каршылыйлар, ташлар атып, куып җибəрəлəр. Пəйгамбəрнең ﷺ аяклары ярылып, канап бетə.
Һəм шушы шəһəрдəн чыккачтын Пəйгамбəребез ﷺ дога кыла:
«Йа, Раббым, — ди, — мин үземнең көчсезлегемнəн, гаҗизлегемнəн Сиңа сыенам. Йа, Раббым, миңа золымлык, əшəкелек салган кешелəрнең зарарыннан Сиңа сыенам. Йа, Раббым, миңа дөрес юлларны күрсəт. Əллə мин өндəгəн дин дөрес түгелме? Əллə минем берəр гаебем бармы?» — дип Аллаһы Тəгалəдəн сорый.
Аллаһы Тəгалə, Пəйгамбəрнең ﷺ шушы догасын ишеткəч, Җəбраил фəрештəгə ияртеп, ике тау фəрештəсе җибəрə.
«Əгəр, — ди, — Таиф халкына Пəйгамбəребез Мөхəммəднең ﷺ нəфрəте зур икəн, шушы ике тау фəрештəсе шул шəһəрне балчык белəн күмеп куйсыннар, аның кавеме тау астында калсын, һəлак булсыннар», — ди.
Пəйгамбəребез Мөхəммəд ﷺ моңа ризалык бирми: «Алар, — ди, — иманга килерлəр əле, алар өметсез үк түгел, — ди, — һəлак итмик», — ди.
Бу — безнең өчен зур бер гыйбрəт булып тора. Без берəр кешенең кечкенə генə зарарын күрсəк, аннан ничек итеп үч алырга белмибез. Йə булмаса, кеше аркылы гына яман ишетсəк тə, үч алырга йөрибез. Ə менə Пəйгамбəребез Мөхəммəд ﷺ, үзен ташлар атып куып чыгарганнан соң да, Таиф халкын һəлак итүдəн баш тарта, үч алмый. Бу — безгə зур үрнəк.
Бу хакта Коръəннең «Əлү Гыймран» сүрəсе кисəтə (134-нче аять):
— «Үə-л-кəəзыймиинə-л-гайза үə-л-гəəфиинə гəни-н-нəәəəс, үə-Ллааһу йүхиббү-л-мүхсинииин» — «Ачуыгызны эчкə алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, Аллаһы Тəгалə каршысында сөеклелəрдəн булырсыз».
Пəйгамбəребез ﷺ менə шушы вакытта ачуын тыеп кала һəм Коръəни Кəримнең 94-нче «Инширах» («Ачмак») сүрəсендə шундый аятьлəр бар:
— «Фə-иннə мəгə-л-гүсри йүсраа. Иннə мəгə-л-гүсри йүсраа» — Аллаһы Тəгалə бу аятьтə əйтə: «Бер авырлык килми, бер җиңеллек килмəс» (94:5–6 аятьлəр).
Пəйгамбəребезнең ﷺ сабырлыгына бүлəк итеп Аллаһы Тəгалə аңа Рəҗəб аенда Мигъраҗ сəяхəтен ясата.
Мөхəммəд ﷺ Кəгъбəтулла янында йокларга яткан була. Җəбраил фəрештə (гъәләйһи-с-сәләм) Бурак дигəн бер ат (оча торган җан иясе) белəн килеп бүгенге көндəге Əл-Əкъса мəчетенə (Иерусалим) Пəйгамбəребезне ﷺ күчереп куя.
Мөхəммəд ﷺ мəчеттə алгы сафта була. Аның артына Аллаһы Тəгалə барлык башка пəйгамбəрлəрне гəүдəлəндереп, бастырып куя. Бу инде Раббыбызның Мөхəммəдне ﷺ башка пəйгамбəрлəрдəн өстен күрүен күрсəтə. Пəйгамбəребез əйткəн иде бит: минем берəр хилафлыгым бармы, берəр гөнаһым бармы, əллə эшем дөрес түгелме, юлым дөрес түгелме? Аллаһы Тəгалə аңа теге чактагы авырлыкларның вакытлы гына сынау булуын, аның башка пəйгамбəрлəрдəн өстенлеген, аларның имамы булуын шушы Əл-Əкъса мəчетендə күрсəтə. Шуңа күрə Ислам дөньясында өч мəчет изге санала. Беренчесе — Мəккəдəге Кəгъбəтулла, икенчесе — Мəдинəдəге Пəйгамбəребез мəчете, өченчесе — Иерусалимдагы Əл-Əкъса мəчете. Хаҗга килүчелəр Кəгъбəтуллада хаҗ кылганнан соң, Мəдинəгə барып, Пəйгамбəребез мəчетендə дə булалар. Бүген яһүдилəр дəүлəтендə урнашканга күрə, без əле Əл-Əкъса мəчетенə барып, аны зиярат кыла алмыйбыз.
Аллаһның шушындый бер əмере җитте: Пəйгамбəребез Мөхəммəдне ﷺ Җəбраил фəрештə Буракка атландырып, күккə алып менеп китə.
Күкнең беренче катында Пəйгамбəребез ﷺ Адəм галəйһиссəлəм белəн очраша, икенче катта — Яхья һəм Гайса галəйһиссəлəм белəн, өченче катта — Йосыф галəйһиссəлəм белəн, дүртенче катта — Идрис галəйһиссəлəм белəн, бишенче катта — Һарун бине Гыймран галəйһиссəлəм белəн, алтынчы катта Муса галəйһиссəлəм белəн очраша. Башка пəйгамбəрлəр белəн дə очраша һəм сөйлəшə. Пəйгамбəребезгə ﷺ җəннəт белəн җəһəннəм бөтен барлыгы белəн күрсəтелə. Җиденче кат күккə күтəрелгəч, Ибраһим (галəйһиссəлəм) белəн очрашкан.
Җəбраил фəрештə: «Миңа куелган чик шушында бетте», — ди. — «Миңа шушыннан атлап чыгарга ярамый», — ди.
Пəйгамбəрлəр арасыннан Муса галəйһиссəлəм Тур тавында Аллаһы Тəгалə белəн сөйлəшкəн иде, һəм менə Пəйгамбəребез Мөхəммəд галəйһиссəлəм Аллаһы Тəгалə белəн сөйлəшү бəхетенə ирешə.
Пəйгамбəребез ﷺ Аллаһ хозурына баргач, Аллаһы Тəгалəне:
— «Əт-тəхиййəəтү ли-Ллəəһи үə-с-салəүәəтү үə-т-таййибəт», — дип сəламли - «Тел һəм тəн гыйбадəтлəребез барысы да фəкать Синең өчен генə».
Аллаһы Тəгалə:
— «Əс-сəлəəмү гəлəйкə əййүһə-н-нəбиййү үə рахмəтү-Ллааһи үə бəракəəтүһ», — дип җавап бирə. — «Аллаһның Расүленə Аллаһның сəламе, бəрəкəте булсын», — дип сəламли.
Пəйгамбəребез ﷺ:
— «Əс-сəлəəмү гəлəйнəə үə гəлəə гибəəди-л-лəəһи-с-саалихиин». — «Сəлам шулай ук Аллаһ юлында йөргəн башка изге затларга да булсын», — дип җавап кайтара.
Шуннан соң бөтен фəрештəлəр:
— «Əшһəдү əл-лəәəə илəəһə иллə-Ллааһү үə əшһəдү əннə Мүхəммəдəн гəбедүһүү үə расүүлүһ». — «Күңлемнəн гуаһлык бирəмен ки, тəхкыйк, Мөхəммəд галəйһиссəлəм Аллаһы Тəгалəнең колы вə илчеседер», — дип «Шəһадəт кəлимəсе»н əйтəлəр.
Менə моны без кайчан əйтəбез?
Кагъдəдə, «Əт-тəхият»кə утыргач əйтəбез. Без «Əт-тəхият»тə утырганда Аллаһ Тəгалəнең, Пəйгамбəрнең ﷺ, фəрештəлəрнең сүзен — өч төрле затның сүзен кабатлыйбыз.
Шуңа күрə, намаз мөселманнарның мигъраҗы булып санала.
Намазда без, димəк, Аллаһ Тəгалə белəн сөйлəшəбез, көнгə 5 тапкыр шундый бəхеткə ирешəбез.
Һəм Аллаһы Тəгалə шушы вакытта Пəйгамбəребездəн ﷺ аның иң зур телəген сорый.
Мондый сорау куелса үзебез дə югалып калыр идек.
Йə булмаса, ашыга-ашыга үзебезгə байлык сорар идек.
Мəүлид аенда, «Салавату-мəкъбүлə» əйткəндə: «Өммəти, өммəти үə өммəти», — дип əйтəбез. Пəйгамбəребез ﷺ əйтə:
«Йа, Раббым, — ди, — миңа өммəтемне җəннəтле итə торган бер гыйбадəт бир», — ди.
Үзен генə дə əйтми, өммəтемне, ди. Миңа иярүчелəрне җəннəтле итə торган бер гыйбадəт бир, ди. Пəйгамбəребезнең ﷺ Таиф шəһəре вакыйгасыннан соңгы сабырлыгын аңларга кирəк. Ачуын тышка чыгармаган. Аның сабырлыгын үзебезгə үрнəк итеп алырга кирəк.
Коръəн аятенə муафыйк (аваздаш) була: ачуыгызны эчкə алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, Аллаһы Тəгалə каршында сөеклелəрдəн булырсыз.
Аллаһ белəн сөйлəшү дəрəҗəсенə җиткəч, гомеренең иң бөек, иң бəхетле ноктасына җиткəч, Пəйгамбəребез ﷺ үзенə бернəрсə сорамыйча, «Өммəти, өммəти үə өммəти», — дип, — өммəтемне җəннəтле итə торган бер гыйбадəт бир», — дип Аллаһы Тəгалəдəн сораган.
Аллаһы Тəгалə əйтте: «Тəүлеккə 50 вакыт намаз укысалар, өммəтең Җəннəтле булыр», — диде.
Пəйгамбəребез ﷺ шул хəбəрне ишетте дə, сөенеп, китеп барды.
Ни өчен риза булды 50 вакыт намазга?
Чөнки тəмугның ни нəрсə икəнлеген күрде Пəйгамбəребез ﷺ. Анда эшнең яман икəнлеген күрде. Утта бер генə минут та тора алмыйбыз. Əле ул — бу дөньядагы ут тəмуг уты белəн чагыштыра торган түгел.
Шундагы дəһшəтне күргəч, Пəйгамбəребез ﷺ 50 вакыт намазга ризалашты. Əмма кире кайткан юлында Муса галəйһиссəлəм очрагач, ул əйтте: «Син Аллаһ хозурына кабаттан бар, синең өммəтең бит кəсеп итə, эшли, гаилəлəренең тормышын алып барасылары бар, җирдə яшиселəре бар, алар 50 вакыт намазны үти алмасалар, җəннəткə керə алмаслар. Аллаһы Тəгалə хозурына барып, киметүен сора», — диде. Пəйгамбəребез Аллаһ хозурына кабат барды, биш вакыт намазны киметте Аллаһы Тəгалə. Пəйгамбəребез Аллаһ хозурына кабат-кабат барып сорады намазны киметүен. 9 мəртəбə барганнан соң намаз бишкə калды. Биш вакыт намаз фарыз булды безгə.
Пəйгамбəребез Мөхəммəд Мостафа саллəллаһу галəйһи вə сəллəм соңгы мəртəбə Муса галəйһиссəлəм белəн күрешкəч, Муса əйтте: бер вакытка гына калдырсын Аллаһ Тəгалə, — дип. Пəйгамбəребез ﷺ əйтте: инде мин оялам, кабат бармыйм, — диде.
Шушыннан соң Аллаһы Тəгалə əйтте: Мөхəммəд Мостафаның ﷺ өммəте үз вакытында биш вакыт намаз укыса, 50 вакыт намаз укыганның савабын алыр, — диде.
Шул Мигъраҗ көне, Мигъраҗ кичəсе бəйрəм безнең өчен.
Шушы көнне Аллаһы Тəгалə Җəннəткə керə торган юлны күрсəтте, Җəннəтнең ачкычын безнең кулыбызга тоттырды. Син акыллы булып яшисең икəн, Аллаһы Тəгалə сине акыл белəн зиннəтлəгəн икəн, синең өстеңдə биш вакыт фарыз намазың бар. Җəннəткə керим, дисəң, намазны үтəргə тиешсең. Үз кулыбызда ачкычы. Җəһəннəмгə керсəк тə беребез дə үпкəли алмыйбыз.
Җəһəннəмгə алып килгəндə əйтерлəр ди:
«Менə бу сез ышанмаган җəһəннəм инде, керегез», - дип.
Пəйгамбəребез ﷺ безгə җəһəннəмнəн котыла торган юлны Аллаһы Тəгалəдəн сорап алды.
Җəннəт ачкычын кулыбызга тоттырды. Акылыгызны эшлəтегез.
Пəйгамбəребез күрде җəһəннəмне, без күрмəсəк тə, күргəн шикелле, ышанырга тиешбез.
Аллаһы Тəгалəне дə без күрмəгəн килеш, күргəн шикелле, Аңа ышанырга тиешбез.
Аллаһ Раббыбыз «Əл-Мүлек» сүрəсендə 12-нче аятьтə əйтте:
— «Иннə-л-лəзиинə йəхъшəүнə Раббəһүм билгайби лəһүм мəгъфиратүү-үə əҗеруң-кəбииир» — «Күрмəгəн килеш күргəн шикелле инанган кешелəргə, əлбəттə, олуг сөенеч, олуг шатлык — Җəннəт булыр».
Кемдер зиратта, кабердəн башын чыгарып, җəмəгать, монда эш яман, дип кычкырса, бөтен кеше дə, бар эшен ташлап, намаз укыр иде. Бу — сынау дөньясы.
Коръəндə китерелгəн дəлиллəргə, Пəйгамбəребезнең ﷺ хəдисенə таянып, шушылай булачагына һəм шушылай икəненə шиклəнмичə гыйбадəт кылырга тиешбез.
Намаз безгə пəйгамбəрлекнең 12-нче елында фарыз булды. Намаз мөселман белəн кяферне аера торган бер мисал булып тора.
Чөнки шаһитлəр алдында əйтеп була:
— «Əшһəдү əл-лəə илəəһə иллəл-лааһү үə əшһəдү əннə Мүхəммəдəн гəбедүһү үə расүүлүһ» — Намазда бит без «Əт-тəхият»тə шушыны əйтəбез. Берəүнең намаз укыганын күрсəк, бу иман кəлимəсен əйткəн кеше булып санала. Моның намаз укыганын күрсəк, без аның мөселман икəненə инанабыз. Һəм ул, əйткəнемчə, Аллаһның мигъраҗында була.
Мигъраҗ көнендə эшлəгəн эшлəрнең савабы, əҗере күп.
Мигъраҗ көнендəге бер көнлек ураза 100 көнгə торыр, ди.
Аллаһ ризалыгы өчен, дип Мигъраҗ бəйрəме алдыннан, өч көн ураза тотсак, əлбəттə, бик күркəм эш булыр иде.
Үзебезнең Аллаһы Тəгалə каршысында кылган гөнаһларыбызга тəүбə итеп, истигъфарны күбəйтеп, «Йа, Раббым, гөнаһларымны ярлыка», - дип, «Йа, Раббым, уразаларымны кабул ит», - дип, Аллаһ ризалыгы өчен барчабыз да, ким дигəндə, өч көн нəфел уразалары тотыйк, җəмəгать.
Əлбəттə, «Раҗəб аенда бер генə көн ураза тотуның да əҗере бик күп», - дигəн Пəйгамбəребез ﷺ бер хəдисендə.
Икенче Рəҗəб аена, икенче Мигъраҗ көненə хəтле яшибезме, юкмы, белмибез. Аллаһы Тəгалə гомер биреп, сəламəт килеш Раҗəб аен, Мигъраҗ кичəсен каршыларга насыйп иткəн икəн, без аны уразага кереп, гыйбадəттə, күркəм итеп үткəрергə тиешбез.
Коръəннең «Əлү Гыймран» сүрəсендə тагын бер аять бар (3:191):
— «Əллəзиинə йəзкүруунə-Ллааһə кыйəəмəү үə кугүүдəү гəлəə җүнүүбиһим» — «Баскан килеш укыгыз намазны, басып укырга көчегез җитмəсə, утырып укыгыз, утырып укырга көчегез җитмəсə, яткан килеш укыгыз», - диелə.
Коръəндə булгач, бу — Аллаһы Тəгалə Сүзе.
Мигъраҗ көнне Аллаһы Тəгалə Җəннəтне Үзе безнең кулыбызга тапшырды.
Тəһарəт алып, ихлас күңелдəн Аллаһка буйсынып, намаз укып, Җəннəтле була аласың. Əмма намазга ташлама юк. Авырып та котылып булмый аннан. Фəкать диваналык кына өстебездəн намаз дигəн бурычны төшерə.
Калган намазы өчен кеше борчылырга, хафаланырга тиеш. Əллə нинди хорафатлардан без борчылабыз, кайгырабыз, əллə нинди ырымнарга (йолдызнамәләргә) ышанабыз, əмма кеше өчен кайгырырга тиешлесе — аның калган намазы.
Иллəребез тыныч, тамакларыбыз тук, өслəребез бөтен, мөмкинлеклəр бар, дин тоткан өчен беркем каһəрлəми, барчабызга да биш вакыт намаз иясе булып дөньядан үтəргə омтылырга кирəк.
Әгəр без шушылай эшли алмасак, шушы Мигъраҗ көнне Аллаһның безгə бүлəк итеп биргəн бүлəгеннəн баш тарткан булабыз. Аллаһы Тəгалə Җəннəтнең юлын күрсəтте безгə, кулыбызга тоттырды. Җəннəтле булыгыз шушыны эшлəп, диде. Без, акыллы кешелəр, үзебез телəп, шушыннан баш тартучылар булабыз.
Аллаһы Тəгалə барчабызның да калган гомерлəрен хəерле гомерлəрдəн кылып, хəерле сəламəтлеклəр биреп, Аллаһы Тəгалə кушканнарын үтəп, тыйганнарыннан тыелып яшəргə насыйп итсə иде. Һəм Аллаһы Тəгалə күңелебезгə күркəм сабырлыклар биреп, фарызларын үтəүгə тырышлык куярга Аллаһы Тəгалə ярдəм итсə иде. Һəм инде бу дөньядан үткəндə: «Лəəәə илəəһə иллə-Ллаааһ Мүхəммəдүр-Расүүлү-Ллаааһ», дип, аның хозурына барып, Аллаһның Җəннəтлəрендə дə очрашуларыбызны Аллаһы Тəгалə барчабызга да насыйп итсə иде.
Җәлил хәзрәт Фазлыев,
Татарстан Республикасының баш казые.
Фазлыев, Җ. Йөз дә бер вәгазь / Җәлил хәзрәт Фазлыев. — Казан: «Хозур» - «Тынычлык» нәшрият йорты, 2017. — 64-71/576 б.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев