«Район да, электр челтәрләре дә нык үсеш алды»
Яңа Чишмә районының юбилей елы
Яңа Чишмә районы энергетикасы үсеш алган дәвердә бу тармакны Харис Хөсәен улы Хөсәенов җитәкләде, төгәлрәк әйтсәк, 1983 елдан бирле. Аның җитәкчелегендә 38 ел дәвамында район электр челтәрләрендә зур үзгәрешләр булды.
Хәзер Татарстанның атказанган энергетигы Харис Хөсәенов лаеклы ялда, ә 40 ел элек ул, Казан энергетика техникумын тәмамлаганнан соң (2000 елда читтән торып югары белем алган), Чистай шәһәренең электр челтәрләрендә эшләгән. 1983 елда аңа яңа оешкан Яңа Чишмә районында подстанцияне җитәкләргә тәкъдим итәләр. Харис Хөсәен улы Яңа Чишмә электр челтәрләрендә эшләгән елларын искә ала.
"Район барлыкка килгән елларда Яңа Чишмәдә нибары бер 35/10 подстанциясе генә эшли иде һәм анысы да сазлыкта, тирә-якта үтә алмаслык юллар янында иде. Электр белән тәэмин итү линиясе ышанычсыз иде (1961 елдан): бераз җил истеме — шунда ук линиядә үзгәрешләр чыкты, эш вакытыбызның 80 проценты аларны — кимчелекләрне бетерүгә китте. Телефон халыкның шикаятьләреннән һич тә тынып тормады. Ә безнең базабыз да, җиһазларыбыз да, транспортыбыз да юк иде, монтерны алып килү өчен колхозлардан яки совхозлардан машиналар җибәрделәр (линиядә авария булган урыннардан). Эшче куллар да җитми иде: эшкә кабул итәр өчен белемле электромонтерлар кирәк бит.
Электр челтәрләрен яңартуны без авыллардан башладык. Нәкъ менә шунда аварияләр ешрак була, халык утсыз кала һәм терлекчелек фермаларында эшләүчеләр бик нык зыян күрә. Яңа терәкләр куеп, яңа чыбыклар тартып, яңа трансформатор подстанцияләре эшләтеп җибәрдек.
1988 елда без нефтьчеләрдән бирелгән заманчарак базага күчтек (алар яңасын төзеде, үз подстанцияләре, үз линияләре булды).
Районда яшәүчеләрнең саны арта, димәк, электр энергиясен кулланучылар саны да арта, дигән сүз. Халык мул яши башлады: кешеләр яхшы көнкүреш техникасы сатып алды, ә алар, җиһазлар, электрсыз — кирәксез әйбер, — ди Хөсәенов. — Районда гамәлдәге электр челтәрләрен реконструкцияләү башланды, кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең үткәрү сәләтен һәм ышанычлылыгын арттыру өчен бу челтәрләрдә өстәмә аппаратлар һәм җиһазлар урнаштырылды, трансформаторлар алмаштырылды.
2014 елда Чистай электр челтәрләре үзенең 50 еллыгын билгеләп үтте. Бу вакытка районда линияләрнең 100 проценты диярлек изоляцияләнгән чыбыкка (СИП) күчерелгән иде. Яңа технологияләр кертелгәч, безгә бернинди давыл да куркыныч булмады.
Ул вакытта безнең челтәрдә минем җитәкчелектә 44 кеше эшли иде инде. Алар күбесенчә яшьләр, күбесе югары белемне производстводан аерылмыйча алды.
Мин бергә эшли башлаган хезмәттәшләремне бик җылы һәм рәхмәт сүзләре белән искә алам. Бу — баш инженер Валерий Карцев, без аның белән бергә укыдык һәм болгардан мин аны үземә чакырдым, Салих Вагизов, Николай һәм Раиса Лазаревлар (механик һәм подстанциядә дежур), электромонтерлар: Семен Дьячин, Владимир Епишев, Михаил Миронов, дежур диспетчерлар Валентина Трунова һәм минем хатыным Наталья Хөсәенова, Валентина Лазарева, Марина Карцева, шоферлар Василий Чибизов, Валентин Ерофеев, Кәрим Мөхетдинов — алар менә дигән профессионаллар иде, энергетикада 20 елдан 38 елга кадәр эш стажы туплаган һәм яшьләр өчен лаеклы үрнәк булырлык хезмәткәрләр.
Бу исемлектә Журавлевлар династиясен искә алмыйча мөмкин түгел: 1984 елдан алып пенсиягә кадәр шофер Федор Федорович эшләде, аның улы да биредә хезмәт куйды, ә аннары оныгы Сергей; шулай ук оста электромонтер Сергей Лосев һәм диспетчер Илнур Хисмәтуллин. Үз эшләрен яхшы белгән һәм һөнәрләрен яраткан хезмәттәшләремнең исемлеген алга таба да дәвам итәргә була, әмма газета битләрендә урын җитмәс, дип куркам".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев