Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җиңүнең 80 еллыгы

Гранит таштан хәтер эндәшә

Шахмай авылында ветераннарга багышланган Хәтер паркы һәм стела ачылды

Мемориал «Наил бабай чишмәсе» янында - авылның яшәү чыганагы буларак символик урынында урнашкан. Хәзер монда сугыш мәхшәре аша узып, исән-сау кайткан 88 ветеранның исем-фамилиясе уеп язылган гранит стела торачак.

Һәйкәлне төзү нияте – Шахмай авылында туган Яр Чаллы мебель фабрикасы генераль директоры Нәкыйп Галимовныкы. Аның шәхси өлеше һәм хәйриячеләр ярдәме белән әлеге проект тормышка ашты һәм Хәтер һәйкәле буларак калыкты. Сугышка киткән 200 дән артык кешенең яртысыннан азрагы гына кире кайткан авыл Җиңү хакын яхшы белә.

Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Егор Тарнавский, районның мактаулы гражданины Вячеслав Козлов, Ринат Фәсахов, Чаллы шәһәреннән мәртәбәле кунаклар, иганәчеләр һәм әлеге игелекле эшкә үз өлешләрен керткән кешеләр катнашты.

Егор Тарнавский чарада катнашучы халыкка: «Бүген без районыбыз тормышындагы мөһим вакыйганы хөрмәт һәм горурлык белән билгеләп үтәбез. Бу – тынычлык һәм ирек өчен көчләрен, сәламәтлекләрен һәм гомерләрен биргән ветераннарны, районыбызның батырлык һәм каһарманлык символына әверелгән кешеләрне искә алу. Әлеге парк һәм стела хәтер урыны гына түгел, ә бердәмлегебез символы да булсын. Сугыш турындагы дөреслекне саклау һәм аны балаларга тапшыру безнең җаваплылык булуын искәртеп торсын. Барыбызның да геройлар саклаган дөньяны саклау өчен тырышуын телим!» - дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте.

Ул шулай ук әлеге проектның инициаторы Нәкыйп Галимовка рәхмәтен белдерде: «Аның керткән өлеше – чын патриотизм һәм тарихи хәтерне саклау үрнәге. Бу буыннар дәвамчанлыгының ачык мисалы, һәм мин безнең үсеп килүче буынның һәркайсы бу күркәм традицияләрне хөрмәт итәчәгенә ышанам», - диде ул, бәйрәмне ачып.

Чарада катнашучылар районның элеккеге башлыгы, хәзерге мактаулы гражданины Вячеслав Козловны җылы алкышлар белән каршы алдылар. Ул барысын да мөһим вакыйга белән чын күңелдән котлады: «Шахмай авылы халкы һәм безнең район халкы өчен истәлекле вакыйга бу. Без, биредә катнашучылар, үзебезгә Бөек Җиңүнең нинди хак белән килүен тагын бер кат искә төшерәбез. Без исән чакта, шундый игелекле гамәлләр башкарганда, яшьләр дә аксакалларның игелекле эшләрен дәвам итәчәкләр. Бүген илебезне саклаучыларның хәзерге буыны шундый мисалларда тәрбияләнә».

Проект авторы Нәкыйп Галимов авылдашлары арасында меценат буларак кына түгел, ә шагыйрь, күпсанлы популяр җырлар авторы буларак та билгеле. Стелага шулай ук аның шигыре уеп язылган.

«Биредә һәр исем артында — безгә яшәү мөмкинлеге биргән кешенең язмышы. Бу стела –әтиләр һәм бабаларыбыз алдында уртак бурычыбыз. Без бу мәсьәләне җентекләп өйрәндек. Безнең авылга сугыштан 88 кеше кайткан. Без авылда тамырлары да калмаган кешеләрне дә таптык. Стелада дүрт баганага 22шәр фамилия язылган. Авылдашларыбызга рәхмәт, алар белән бергә 88 алмагач утырттык (шулай ук 4 рәттә).

Әгәр бу Җиңү булмаса, без дә монда булмас идек: балаларыбыз булмас иде, бу җирдә пычрак фашист йөрер иде. Бүген безнең тарихны яңадан язарга маташалар. Безнең бурыч - хәтерне үзгәрешсез саклау һәм тапшыру. Бу урын яшьләр өчен илаһи көч, тарту урыны булсын иде. Алар да бу хәтерне безнең кебек кадерләп сакларлар дип ышанам», - дип ассызыклады Нәкыйп Галимов тантана барышында. Ул барча авылдашларына, бигрәк тә авыл җирлеге башлыгы Наилә Илаловага, Гомәр Сөләйманов, Ринат Әхмәтҗановка, авыл аксакалы Вәлиҗан абый Гатауллинга, Илшат Кәбиров, Рөстәм Хәлиуллин, Җәүдәт Галимов, Раид Вафин, Равил Фәтхетдиновка аерым рәхмәтләрен җиткерде.

Стела янәшәсендә Хәтер паркы: биредә исән калган солдатлар саны буенча 88 алмагач утыртылган. Еллар узу белән ныгып китәчәк агачлар – заман бәйләнешенең гәүдәләнеше: тамырлары – ата-бабалар батырлыгы, җимешләре – рәхмәтле яшь буын. Бары тик тамырларга саклык һәм хөрмәт белән карасаң гына, агачлар чәчәк атачак һәм җимеш бирәчәк.

Стеланы ачу тантанасыннан соң авыл халкы чәчәкләр салды – туганнарын һәм якыннарын искә алды. Стелада һавага очарга талпынган торналар ясалган. Азатлык, югалту һәм өмет символы алар. Рәсүл Гамзатовның «Торналар» җыры популярлык казангач, торналар образы сугыш вакытында һәлак булганнарга багышланган һәйкәлләрдә еш  гәүдәләнә. Күп кенә һәйкәлләр үз балаларын көтеп катып калган ана фигурасын һәм сугыштан кайтмаган солдатларны символлаштырган торналар көтүен гәүдәләндерә. Нәкыйп Галимовның гранитка уеп язылган шигырьләре дә өмет һәм хәтер турында.

Чарада әлеге проектта катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләре әйтелде, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмгә танылган җырчылар Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Закиров, Фирзәр Мортазин һәм Габидулла Хөрмәтуллин килде, алар сугыш еллары җырларын, шулай ук Ватанга мәхәббәт турындагы заманча композицияләрне башкардылар, аларның авторы Н. Галимов.

Әлег чараны оештыруда бик күп кеше катнашты: Шахмай авыл җирлеге кунакларны чишмә янында кыр кухнясы һәм тәмле чәй белән каршы алды. Мәдәният хезмәткәрләре җырлар белән сәламләде.

Бәйрәм тәмамлангач, барлык катнашучылар да мәчеткә Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм сугыштан соң вафат булган ветераннарны искә алырга чакырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев