Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җиңүнең 80 еллыгы

Кыю артиллерист

Кузьма Максимовичның сугышчан юлы артиллерия белән бәйле. Сугыш чорында батыр комбат Кызыл Йолдыз ордены, 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Александр Невский ордены, Кызыл Байрак ордены, «Кенигсбергны алган өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә.

1941 елны Түбән Никиткино (хәзерге Ленино) авылының 25 яшьлек егете инде тәҗрибәле солдат буларак каршы ала, чөнки РККАда 1937 елдан бирле хезмәт итә.

Кузьма Максимович хәрби чыныгуны 1941 елның сентябрь башында Брянск янында ала. Феоктистов хезмәт иткән полк немецларның Десна аша чыгуын туктатырга тиеш була. 122 миллиметрлы гаубицаның расчеты хезмәткә яңа алынучылардан тора. Кузьма Феоктистов тәҗрибәле наводчик булганлыктан, яшь егетләр өчен нык борчыла — сугыш җиңел булмый. Туры наводка белән аталар һәм 4 танкны сафтан чыгаралар. Озакламый аны, иң яхшы наводчик буларак, офицерлар составының фронт мәктәбенә җибәрәләр. Дүрт айдан соң лейтенант Феоктистов Мәскәү янындагы 1022нче укчы полкның ут взводы командиры була. 

Кузьма Максимович Орел — Курск дугасы сугышында катнаша. 8 августта Орел шәһәре азат ителә. Орел янында 214.2 биеклеген алган өчен Кузьма Максимович «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Бобруйск янында дошман гаскәрләрен тар-мар итүдә катнаша, аның батареясы Березина елгасын кичүгә юлны каплый. Бу сугышта Феоктистов Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Алга таба аның сугыш юлы Белоруссия, Польша һәм Германиянең азат ителгән шәһәрләре аша Берлинга таба бара. Польшаның Белосток шәһәрен азат иткән һәм шул ук вакытта 17 пулемет батареясын һәм 130 гитлерчыны юк иткән өчен Кузьма Максимович I дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була. Шул сугышларның берсендә яралана.

1945 елның апрелендә Феоктистов батареясе Кенигсберг шәһәр-кирмәнендә немецларны тар-мар итүдә катнаша. Батарея белән оста җитәкчелек иткән өчен өлкән лейтенант Феоктистов Александр Невский ордены белән бүләкләнә.

Һәр солдат рейхстагка барып җитү турында хыялланса да, барысына да бу бәхет насыйп булмый. Күпләр, Ватан өчен башларын салып, Җиңү көнен көтеп ала алмый. 1944 елда Витебск янында һәлак булган туган абыйсы Иван Максимович кебек. 

Кузьма Максимовичка сугыштан соң өенә кайту бәхете елмая. 1946 елның июнендә демобилизацияләнгәннән соң ул Чистайда сәгать заводының хәрбиләштерелгән сагында каравыл башлыгы булып эшли, намуслы хезмәте өчен бик күп тапкырлар бүләкләнә. 1965 елда вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев