Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җиңүнең 80 еллыгы

Сугыш өткән юллар

Бөек Ватан сугышы турында кешеләргә төшкән авыр сынауларны дөрес чагылдырган бик күп әсәрләр язылды. Бигрәк тә сугышны узган, кулларына корал тотып туган җирләрен саклаган язучыларның һәм шагыйрьләрнең китаплары күңелләрне нечкәртә

Бүген без сезне шагыйрьләр һәм язучылар әсәрләреннән өзекләр белән түгел, ә якташларыбызның фронт хатлары белән таныштырырга телибез. Сугышлар арасындагы сирәк тынлык вакытында язылган бу юллар заманның бәһасез шаһитләре булып тора.

Акбүре

Нуруллин Мисбах Нурулла улы (1904 – 1943)

Мисбах Нурулла улыннан килгән хатлар гарәп имлясында язылган.

«Хат башы, күз яше, языгыз каршы.Кадерле булган хәләлем Гөлминкә!Сезгә кайнап чыккан кайнар сәламнәремне җибәрәм. Минем өчен хәер-догалар кылуыгызны үтенеп калам.

Кадерле булган кызым Наҗиягә, улым Вагыйзьгә, улым Мәүлеткә бер күрергә зар булып, бик сагынып сәламнәр җибәреп калам. Янә дә артык та сагынганым - кызым Зәйнәп, сине бер күрергә зар булып, сагынып сәламнәр яздым. Һәм дә кечкенә углым Әбүзәргә бер күрергә зар булып, бик сагынып сәламнәр җибәреп калам. Абыстайга, янә Нәзирә белән Мәҗүдәгә вә Нуридә апага бик сагынып сәламнәр җибәреп калам. Шакир абзыйларга, Нуридә абыстайга, вә язылмаган агай-энеләргә, тирә-күршеләргә бик сагынып сәламнәр җибәреп калам.

Гөлминкә, үзегез исән торасызмы? Балалар исәнме? Йорт-җир, терлекләр исәнме? Утынга аптырыйсыздыр инде. Алла ярдәм бирсен сезгә дә, миңа да, исән кайтып бергә яшәргә язсын иде.

Үзем әлегә, Аллага шөкер, Казаннан Ижевскига килдек. Ижевскида торабыз, бер ягада лагерьда, гурттан (шәһәрдән) 5 км янда.  Үзебез укыйбыз. Бер ай-ай ярым торырга туры килер, диләр.

Үзегезгә мәгълүм бер Зирекле татары монда иде әле, янәдән аерылды. Минем янда Югары Чагадайдан Гадиев Әгъзәм дигән малай, 21 нче елгы, 1 Май районыннан. Башкача якын авылныкы юк монда.

Монда озаграк торсак, может хат килер. Хатны алуга хат язып салыгыз, Гөлминкә. Сезгә дә тормыш бик авыр. Рәнҗемәгез инде. Бик озын гомерле булсак кына кайтырбыз инде. Алай да өмет өзмим. Исән кайтып, сезнең белән бергә яшәүне Ходайдан сорыйм.

Гөлминкә һәм әби, балалар, барыгыз да Ходайдан сорагыз минем исән кайтуымны, үзегез дә исән булыгыз, киләчәк гомерләрне бергә яшәүне Ходайдан сорагыз. Башкача язардай сүзем юк. Үзегездә булган хәбәрләрне язып, хәлләрегезне, хат-сәламнәрегезне озаграк торсак алып булмасмы? Хуш, сау булыгыз. Шул адрес белән салыгыз. 21.11.1942.».

Бу хатларны Гөлминкә әби гомере буе изге китап - Коръән эчендә саклаган.

Сугышка кадәр Мисбах колхозда ашлык суктыргыч машинада эшләгән. Сугыш башлангач, хезмәт армиясенә җибәрәләр. Сәламәтлеге начарлану сәбәпле, кире авылга кайта, бөеренә операция ясата. Яралары да төзәлеп бетмәгән килеш янә сугышка алалар. Сугышта пулеметчы була, һәрвакыт алгы сызыкта сугыша. Хатларында биш бала белән калган Гөлминкәсе өчен ничек өзгәләнгән ул! Исән әйләнеп кайта алмасын да сизгәндер. Кыска булган шул гомере - 39 ел гына.«Хәтер» китабында:«Нуруллин Мисбахетдин 1943 елның 8 февралендә һәлак булган, Луганск өлк.Краснодон р.,Новосветловка авылында җирләнгән»,-диелә.

 

Мәхмүтов Әхмәт Мәхмүт улының музейда биш хаты саклана. Менә шуларның икесе.

«Хат башы, яз каршы. Сез ки, ерак җирләрдә газиз әткәем белән газиз әнкәемә, без ки Ленинград кырында яшәүче газиз улыгыз Әхмәттән бик сагынып вә бик саргаеп ялкынлы сәламнәремне җибәреп калам. Вә янә сеңлем Гөлсемне бик сагынып вә бик саргаеп ялкынлы сәламнәремне җибәреп калам.Вә янә калган агай-энеләргә күп сәлам әйтерсез. Сәлам шуның белән тәмам. Вә янә җизни белән абыстайга бик сагынып күп ялкынлы сәламнәремне җибәреп калам.

Үземнән хәл-әхвәл, Аллага шөкер, исән-сау, сезләрнең дә 5 гыйнварда язган хатыгыз буенча исән-саулардыр дип уйлыйм. Мин сезгә берничә хат язсам да, әлегә шул бер хатыгызны гына кулга төшердем. Ленинград хәлләрен ишетә торгансыздыр. Әлегә яхшылык юк. Апалардан сирәк булса да хат алам, исән-саулар, һәрберегезгә күп сәлам. Хәзер үзегез күп итеп языгыз. Авылда нинди хәбәрләр бар, колхозда нинди эшләр бар? Икмәк бирделәрме? Күпме? Күпме трудденьга төшә? Шулай ук ашау якларына аптырамыйсызмы? Терлекләрегез исәнме? Шуның белән тәмам.Тизлек белән хат көтәм. Сәлам белән Мәхмүтов Әхмәт. 25.02.1942, көндезге сәг.11.»

«...Үземнән хәл-әхвәл сорасагыз, хәзерге көндә исән-сау калам. Сезнең дә 29 сентябьдә язган хатыгызны алдым. Исәнлек хәбәрләрегезне ишетеп бик шат булдым.

Күптәннән хат алганым юк иде. Бик кинәндем. Рәхмәт сезгә. Шуның соңында үзем торам бер көй генә. Өстем-башым бөтен, тамак тук. Бөтен кайгым только сезнең өчен. Мин хәзер сездән бик ерак. Германиягә җитеп барам. Белмим, башым исән-сау булып калырмы, юкмы? Бу хатыгыз буенча мин бик күп хәбәр ишеттем. Шулай, мин җизнидән хат алам бик еш. И тоже миннән бик ерак. Хәле аның начар түгел. Ул тора торган җирдә хәзер сугыш бетте инде. Нәсимә ападан тоже бер хат алдым. Бик кызык булды. Шулай, сеңлем, син һәр хатыңда язасың, сугыш бетүгә өйгә кайт, дип. Кая соң барыйм, өйгә кайтмыйча. Исән-сау авылга, аннан күз күрер. Мин үзем дә бик сагындым. Но берни дә эшләп булмый (сугыш). 29.10.1944.»

Туган җиреннен сугыш башланганчы ук аерылган була Әхмәт. Шомлы утызынчы елларда алар гаиләсен кулак дип, йортларын тартып алган булалар. Әхмәт 1932 елда Ленинградка чыгып китә, төзелештә эшли. Хәлленнән килгәнчә туганнарына да булыша – посылкалар сала. Авылын бик сагына ул. Хатлар яза. Яз көне:«Көз кайтам инде»,- дип яза, көз җиткәч яз кайтырга өметләнә. Ләкин сугыш башлана. Сугышның беренче көннәрендә үк аны фронтка озаталар. Сугыш бетүгә авылына кайтырга хыяллана ул. Ленинград фронтының 90 дивизиясендә махсус телефончылар ротасында хезмәт итә. 1942 нче елда фронт шартларында ВКП(б) сафларына алына, ул чорда партиягә керү сугышчылар өчен зур дәрәҗә була. 1943 елның 30 июнендә «За оборону Ленинграда», 1944 елның 6 январендә «За боевые заслуги» медальләре белән бүләкләнә.

1944 елның 17 сентябрендә безнең гаскәрләр Тартудан төньяк юнәлештә һөҗүмгә күчәләр. Фашистларның котырынып ут ачуына карамастан, ул утның эченә ташланып өзелгән элемтә чыбыкларын ялгап тора, үзенең батырлыгы белән башка сугышчыларны  да рухландыра. Шушы батырлыгы өчен аңа  III дәрәҗә Дан ордены бирелә.

Ләкин өенә кайту насыйп булмый Әхмәт Мәхмүтовка.

 

Гайфетдинов Әбелгаяз Нургаяз (1926-1948) улының музейда берничә хаты бар. 

«Сәлам сезгә.

Исәнмесез, туган илләрдә яшәүче газиз әткәй һәм әнкәй. Сезгә үзенең яшь йөрәктән кайнап чыккан утлы-ялкынлы кайнар сәламнәрен иртән искән җылы дала җилләре аша озатып, сезнең исән-сау яшәвегезне теләп калучы һәм сагынып хат язучы улыгыз Гаяз дип укырсыз.

Энем Габбаска сагынып, үземнең кайнар сәламнәремне язып, исән-сау яшәү һәм киләчәктә чын совет эшчесе булуын теләп калып, сагынып сәлам язучы әзиең Гаяз. Сеңлем Рәйхания, мин сиңа үземнең яшь йөрәгемнән кайнап чыккан кайнар сәламнәремне язып, синең исән-сау яшәвеңне, миңа да сәлам хаты язуыңны теләп калучы әзиең Гаяз. Энем Харраска, энем Әнәскә сагынып иртәнге җилләр аша үземнең сагынычлы кайнар сәламнәремне озатып, исән-сау яшәүләрен теләп калучы әзиегез Гаяз дип укырсыз...

Мин сезнең хатыгызны алып укыганнан соң, сезнең шундый положениядә торганыгызны хат аша укып белгәннән соң, миңа бик каты дәртләнергә туры килде. Ну шулай да сез нинди хәлдә торасыз? Әти кайда эшли? Әни, син һәм Габбас? Колхоз эш өстендә әпәй бирәме? Урак беттеме әле? Печән әзерли алдыгызмы? Вот шуларның барысын да язып хат салыгыз. Бәрәңге яхшымы? Аны саклагыз инде ничек булса да. Үзегез генә ашарга тырышыгыз.

Мин әлегә шул урынымда торам. Ашау-эчү яхшы. Өс бөтен. Мин сезгә 700 сум акча салдым. Аны ала алмадыгызмы?... 1.09.44.»

«...Хатыгызны алдым, бик шатландым. Ну шулай да бер яктан бик дәртләндем дә. Ашарыгызга бик шәп түгел икән. Сыерны саткан икәнсез. Аны ишеткәч бик дәртләндем. Әти, сиңа сүзем шул -нинди авыр булса да, бер тана булса да алырга кара инде, бөтенләй буш калмагыз. Ничә потка саттыгыз? Шуны аңлатып языгыз. Кая саттыгыз? Әти-әни, нәрсә соң, бәрәңге бетмәдеме? Барын да языгыз күп итеп...»

 «...Энем Габбас, сиңа сүзем шул: әти-әнинең кушкан сүзен тыңла, карышма. Минем кебек каршы кычкырма. Минем дә хәзер, энем, читкә чыккач кына искә төште. Энем Габбас, сүзем шул, тыңла и тыңла. С/б сагынып әзиең Гаяз.

Сеңлем Рәйхания, сиңа сүзем шул: сеңлем, тоже самое – әнинең барча кушкан йомышларын тыңла, карышма, суга бар, идәннәрне ю,утын керт. Габбас әзиеңә каршы сөйләшмә. Минем сүзне тот, аннан соң, сеңлем, минем язган хатларны җыеп тор, ертмагыз, саклагыз. Сеңлем, сиңа сүзем шул. С/б әзиең Гаяз.

Казармадан чыкканда

Комнар сибә битемә.

Елыймын да яшем сөртәм

Кул яулыгы читенә.»

Бу хатларны 18-20 яшьлек егет язган. Япь-яшь егет һәр хаты саен әти-әнисен, туганнарын кайгырта, алар өчен ут йота. Әтисенең дә сугышка киткәнен ишеткәч:«Әни, инде сыер ала алмассың, кәҗә булса да алырга тырыш», - дип яза ул.

Җиңү хәбәрен Ерак Көнчыгышта ишетә Гаяз. Инде туган илләргә кайтып, бәхетле гомер итәренә шиге дә калмагандыр. Ләкин туган илләргә җибәрергә ашыкмыйлар әле аларны. Көнчыгыштан – Япония тарафларыннан яңа куркыныч яный. 1948 елда үлем хәбәрен алалар Гаязның туганнары.

          

Зирекле

Газыймов Габдулла Газыймович (1918-1942)

«Сезки гыйззәтле булып торучы әти белән әнигә углыгыз Габдулладан бик сагынып күп сәлам һәм дә башка туганнарга, тирә-күршеләргә, агай-энеләргә, һәрбарчасына аермаенча күп сәлам. Сәлам соңында, үзем әлегә исән-сау, Аллага шөкер. Сезне дә исәннәрдер дип беләм. Минем хәлгә килгәндә, әлегә исән-сау, алдагыны белеп булмый. Үзегез нишләп торасыз. Ашау яклары ничек? Мингали әбзи, Гариф әбзи өйдәме? Вагиз өйдәме? Авылда нинди хәлләр, нинди яңалыклар бар? Сыер-сарык калдырдыгызмы?

Минем бүтән язар сүзем юк. Хуш. Исән булыгыз. Бу хатны алу белән хат салыгыз. Безнең өчен кайгырмагыз. Без генә түгел, бөтен дөнья белән. 1.1.1942 г. полевая почта, станция 777-114 ЗСК  7 мотострелковая рота, 3 батальон.

 

Галиев Габделхак Камалович (1907-1943)

Кадерле сеңлем!

Кичә төнлә мин синең посылкаңны алдым. Синең бу искиткеч эшең мине шулкадәр дулкынландырды, мин үз халәтемне әйтергә сүз дә таба алмыйм. Хатлар алышудан туктаганыбызга ел ярым вакыт үтте бит инде. Минем фронтта булуыма нәкъ бер ел. Бу вакыт эчендә бик күп нәрсә үзгәрде. Мин тыйнак укытучыдан чын хәрбигә әверелдем, дәрәҗәм – өлкән лейтенант. Узган кышкы сугышлар өчен «Батырлык өчен» медале алдым. Августта 10 тәүлек чолганышта булып, аннан чак кына исән чыктым.

Хәзер исән-сау. Менә берничә сүздә минем фронт тормышым. Әлбәттә, болар барысы да бик кыскача гына. Әгәр аны җәеп, җентекләп сөйләсәң, шактый зур китап килеп чыгар иде. Ләкин боларның барысын да син сугыштан соң, мин сезгә җиңү белән кайткач белерсең.

Сүз уңаеннан, Зоечка (мин сине киләчәктә дә шулай дип атармын), син мине бик каты чәнчедең бит әле. Бик озак эндәшмәгәнем өчен мине сүккән хат алсам, посылка алуга караганда җиңелрәк булыр иде. Ләкин син башкача эшләдең: гадел шелтә урынына посылка җибәрдең. Мин моны көтмәгән идем. Хат әлегә кадәр юк. Ләкин мин күп уйлаганнан соң барысын да аңладым. Сүзсез аңлашыла. Син бик яхшы һәм бик нечкә эшләдең.

Я, мин сиңа нәрсә дип җавап бирә алам? Мин сиңа чын күңелемнән рәхмәт әйтә алам һәм сүзсез торуым өчен мең гафу үтенәм.

Мин посылкага эләккән әйберләрнең минем өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында әйтмим (барысы да бик кадерле һәм барысы да бик зур кайгырту һәм осталык белән сайлап алынган). Чыннан да, синең бик игелекле һәм олы йөрәгең бар. Мин синең киң күңеллелегең һәм игелегең алдында башымны иям һәм, хат алышуымда булса да, гомеремнең ахырына кадәр төгәл булырга вәгъдә итәм.

Мин хәзер блиндажда утырам һәм хатымны язып бетерергә ашыгам. Шулай кирәк, чөнки бүген хәлләр катлаулы. Соңрак, сугыштан соң җентекләбрәк язармын.

Сау бул, кадерлем. Исән бул. Хатлардан башка миңа бүтән бернәрсә дә кирәкми. Тамак тук, өс бөтен.

Барлык танышларга сәлам. 5.12.1942. (сугыш алдыннан).

1943 елда һәлак була Габделхак. Бу хатын нишләптер русча яза. (тәрҗемә итеп бирелде).

 

Волчья Бистәсе

Зорин Матвей Петрович 

Матвей Зорин 1908 елның декабрендә туа. 1942 елның гыйнварында фронтка алына. Башта Мәскәүгә җибәрелә, аннары Ленинград фронтына күчерелә. Ленинградны азат итүдә катнаша, Кенигсбергны яклый, Берлинга кадәр барып җитә. Өйгә хатларны бик сирәк яза. Бу хатлар күбрәк өчпочмакларны хәтерләтәләр, солдатлар аларны үзара шулай атыйлар да. Текст карандаш белән язылган, шуңа күрә вакыт узу белән ул аңлаешсыз булып калган, әмма туганнары аның үзе турында аз язганын, балалары һәм гаиләсе белән күбрәк кызыксынганын, җиңү белән кайтырга вәгъдә иткәнен беләләр, әмма, кызганычка каршы, бу тормышка ашмады, диләр.

1945 елның 16 апрелендә Берлинны алганда һәлак була, шунда ук туганнар каберлегендә җирләнә. Похоронкасы 1945 елның июнендә генә килә.

Яңа Чишмә районы музейларында 1941-1945 елларда фронттан җибәрелгән дистәләгән хат саклана. Бу фотосурәтләр һәм архив материаллары белән бүлешкән кешеләр:

• Гөлия Вәлиуллина, Акбүре музее директоры (аңа нигез салучы Вәсилә Вәлиуллинның тол хатыны), ул мирасны саклап кына калмый, иренең эшен дә дәвам итә.;

 Лидия Лотфуллина, Зирекле музее директоры. Остазы һәм укытучысы Мидхәт Газыймовның лаеклы дәвамчысы;

• Николай Темников, мәктәп музеена нигез салучы, кече ватанының чын патриоты һәм туган авылы Волчья Бистәсенең тарихын саклаучы.

Бу кешеләр сугыш һәм аның геройлары турындагы истәлекләр яңа буыннар йөрәгендә яшәсен өчен барысын да эшлиләр.

Лариса Федорова әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев