Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җиңүнең 80 еллыгы

Ходай гомерне кешеләргә ярдәм итәр өчен бирә

Яңа Чишмә районында яшәүче 98 яшьлек тыл хезмәтчәне СВО сугышчылары өчен оекбашлар бәйли

Архангел Бистәсендә яшәүче Екатерина Ивановна Ершова гомере буе чигә, тегә, бәйли. 17 июльдә аңа 99 яшь тула. Олы яшьтәге әбинең акылы ачык, хәтере яхшы, күзләре әйбәт күрә. Ул үз аягында йөри, бакчага чыкмый башлавына ике генә ел, аңа кадәр бакчада да барысын да эшли.

— Әле дә анда әни һәрвакыт безнең белән. Җитәкчелек итә, ничек кирәклеген күрсәтә, — дип елмая кызы Нина, әби алар гаиләсе белән яши.
Екатерина Ивановна авыр гомер кичерә, 7 яшендә ятим кала. 6 яшендә чак кына скарлатинадан үлми кала. Бу авырудан өч көн эчендә әнисе, энесе һәм ике сеңлесе үлеп китә. Катяга имче әбисе булыша. Ярты елдан соң гражданнар сугышында алган җәрәхәтләрдән әтисе вафат була. Ятим баланы башта әбисе үзенә ала, ә аның үлеменнән соң Катяны фронтта һәлак булган абыйсының хатыны янына билгелиләр. Тәрбиягә алган семьяда әкияттәге Золушка кебек яши ул. Өйдә дә, бакчада да, кырда да бетмәс-төкәнмәс авыр хезмәт, үтенечләрне, ә кайчакта боерыкларны да берсүзсез үтәү, гаиләнең кече балаларын карау — кыз барысына да карусыз түзәргә тиеш була. 

СУГЫШ ЕЛЛАРЫ

1941 елда сугыш башлана. 15 яшьлек Катя әтисенең энесе фронтка киткәндә нык елап кала. Ул Катеньканы кызгана торган була һәм, кайткач, кызны үз семьясына алырга вәгъдә итә. Ләкин хыялы тормышка ашмый — агасы һәлак була. 

Сугыш вакытында Катя печән чабуда, агач хәзерләүдә эшли, тракторларга утын яра, басуда чүп утый. Ашлыкны урак белән уралар, коры көлтәләрне үгезләр белән ташыйлар. Ашлыкны олауларга төяп Чистайга илтәләр, Катя озата бара. Барысы да фронт өчен, җиңү өчен хезмәт куялар. Ачлы-туклы яшиләр — кырда черек бәрәңге, кычыткан, «кыргый» үлән җыеп ашыйлар. 
Ниһаять, күптән көтелгән Җиңү көне килеп җитә. Шатлыкны бөтен кешегә дә әйләнеп кайтырга насыйп булмау гына киметә.

— 1945 елның 9 маенда барыбыз да авыл советы янына җыелышып биедек. Без бала-чагалар күп җыелган идек анда, барыбыз да сугыш бетүенә шат идек. Зурлар кочаклаштылар. Ләкин барысы да фронттан кайтмады шул. Безнең туганнардан беркем дә әйләнеп кайтмады. Әтинең бер туганы да калмады. Күршеләрдә яшәгән ир-атлардан да берәү дә кире кайтмады. Яшьләр һәм өйләнгәннәр — барысы да шунда ятып калды. 

Бу хатирәләрдән Екатерина Ивановнаның күзенә яшьләр тулды. 

Хезмәт кешесе

Сугыштан соң ул дүрт ел Горький өлкәсендә торфта эшли. Җәй көне торфтан кайткан арада колхоз бозауларын карый. Кияүгә чыккач, сыер савучы булып күчә һәм 65 яшькә кадәр эшли. 

Екатерина Ивановнага Ходай озын гомер бүләк иткән. Гомере берничә тапкыр кыл өстендә эләгеп торган торуын. 30 яшь булганда, колхозчы хатынны үгез таптап киткән, ә аннан соң, ферма капкасын ачып, аны чыгарып җибәрергә теләгәндә, өстеннән бөтен көтү таптап узган. Җирле хастаханә хирургы Екатерина Ивановнаны өлешләп җыйган дип әйтергә була. Сыер савучыларны фермага алып барганда, ике тапкыр трактор арбасы ауган. Табибларга соңгы тапкыр хатын-кызны түгел, ә сөяк капчыгы китерәләр. Ләкин, гомере бетмәгәч, табиблар аны яңадан теге дөньядан тартып чыгара. 

Аның организмы табигатьтән нык булып чыга: кыз чагында скарлатинаны җиңә, тәненең исән сөякләре калмый, тик тамыры-рухы сынмый аның. Нигә Алланың шундый яраткан бәндәсе булды икән соң? Чөнки Екатерина Ивановна — яхшы күңелле, игелекле кеше. Балачактан авыруларны да, ятимлекне дә, авыр хезмәтне дә күргән хезмәт кешесе беркайчан да кешеләрдән читләшми. Авыл кешеләре Катя түти янына керсәң, ашатмыйча чыгармас, тыңлап торыр, киңәше белән булышыр, кирәк булса, соңгысы белән бүлешер, зур, игелекле йөрәге белән җылытыр, диләр. Катерина эшкә йөрергә, семьясы турында кайгыртырга да өлгерә һәм авырган ялгыз күршеләренә дә булыша: керләрен юа, ашата, алар гомерләрен лаеклы яшәсен өчен барысын да эшли. Кайчандыр аны үз гаиләсенә алган апасын соңгы юлга озатканчы карый. 70 яшькә кадәр колхозда эшләвеннән туктамый: командировкага җибәрелгән эшчеләргә ашарга пешерә, ә күмәч-бөккәннәрне аңардан да тәмлерәк пешерүче булмый. Үлгәннәрне искә алу мәҗлесләренә барысына да бушлай пешерә. Екатерина Ивановнаның игелекле эшләре турында озак сөйләргә мөмкин.

Екатерина Ивановна бу дөньяда кешеләргә кирәк булганга күрә шулай озак гомер кичерә. 

Солдатлар өчен оекбашлар

Әби хәзер сугышчыларга оекбашлар бәйли. Гомере буе гаиләсен һәм туганнарын оекбашлар белән тәэмин иткән. Йонны аңа Лениногорскида сарык асраучы туганнары җибәрә. Екатерина Ивановна аны мунчада үзе юа, чистарта, аннары эрли, бәйли. Ике ел элек йон юганнан соң бик нык авырый башлый. Салкын тия, бөтен кулына герпес чыга. Үзен бик начар хис итә, исән калмас дип уйлыйлар. Ярты ел дәвалана, хәзер бу кулы начар тыңлый. Ләкин әби инде бәйләми тора алмый.

Кыш көне җирлек башлыгы СВОга әйберләр җыю төркеменә чакыру ташлагач, Екатерина Ивановнаның гаиләсе шунда ук җавап бирә.

— Мин аңа: «Әни, махсус операциядәге егетләребезгә оекбашлар кирәк», — дип әйтүемә ул шундук үзенең борынгы сандыгын ачты да бик шәп йон җептән үзе бәйләгән 20 пар ир-ат оекбашын алып бирде, — дип сөйли кызы Нина. — 20 парның барысын да бирде, тагын ике яңа одеял һәм госпиталь өчен шундый ук урын-җир табып бирде: «Менә, кызым, боларның барысын да җибәр. Бу солдатларга, алар өчен кызганырга кирәкми». 

Екатерина Ивановнаның гаиләсе үз авылының «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеменә даими рәвештә акча күчерә. Күптән түгел генә 3 мең сум җибәргәннәр. Әбинең ике оныгы да СВОда: берсе мобилизацияләнгән, икенчесе контрактчы.

Сугышчылар өчен оекбашлар бик кирәклеген белгәч, иске кофталарны сүтеп җеп әзерли башлаган. Хәзер Екатерина Ивановнаны еш кына үз бүлмәсендә бәйләм бәйләгән көе күрергә була, гәрчә авырудан соң кулының ике бармагы тыңламаса да...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев