Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Үтерүче 9 ел ярымга хөкем ителгән

Яңа Чишмә район судының хөкем карары белән 54 яшьлек Чистай шәһәре кешесе Сергей Сидоров Россия Уголовный кодексының 105 маддәсе 1 өлеше буенча кылган җинаяте (кеше үтергәне) өчен гаепле дип табылган.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 1 августында Черемухово Бистәсендәге йортларның берсендә бергәләп спиртлы эчемлек эчкәндә чыккан низаг вакытында Сергей Сидоров Алексей Муратовка пычак белән һөҗүм итеп, берничә мәртәбә чәнечкән. Нәтиҗәдә, Алексей шунда ук җан биргән.
Сергей Сидоровка, тугыз ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителеп, каты режимлы колониядә җәза үтү билгеләнгән.
Гаепләнүче хөкем карарын ТР Югары судына апелляциягә биргән, тик хөкем карары үз көчендә калдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев