Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәтер-хатирә

40 ел элек без ниләр турында яздык

Район колхозларында һәм совхозларында язгы кыр эшләренең барышы, терлекләрне җәйге лагерьларга күчерү, су сибү участокларын сугаруны оештыру, ВЛКСМ Пленумы - бу хакта без 40 ел элек яздык.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 22 май  

Язгы кыр эшләрендә иң зур эш күләмен «Шешминский» совхозы механизаторы Сергей Милютин башкарган. Ул 875 гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчкән, шулай ук 600 гектардан артык җир тырмалаган. Аның хөрмәтенә Хезмәт даны әләме күтәрелә һәм кыр станында стена газетасы чыгарыла.

«Үзең генә берни эшләп булмый» - «Черемуховский» совхозы җитәкчелегенең (директоры Ф.З. Зәкиев) су сибү участокларын сугаруны оештыруга ваемсыз мөнәсәбәте турында мәкалә әнә шулай дип атала. «Волжанка» су сибү җайланмалары комплектланмаган, ике җайланма кыш көне сафтан чыккан, плотина төзелмәгән, насос станциясе дә электр челтәренә тоташтырылмаган. «Мин монда моторист та, оператор да, ремонтчы һәм контролер да» - ди су сибү участогы өчен җаваплы Григорий Иванович Данилов.

Газета хәбәрчесе В.Бажин репортажында «Советская Татария» газетасы исемендәге колхозның Горшково бүлекчәсендә җәйге лагерь оештыру турында языла. Бригадир ярдәмчесе Мингали Мурзин җәйге лагерьны күрсәтә, биредә 200 баштан артык терлек бар һәм һәр сыердан көн саен 10-12 кг сөт савучы Рәхилә Кыямова, Хәбирә Гыйззәтуллина һәм Разия Мотыйгуллиналарның намуслы эшләрен билгеләп үтә.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 24 май  

19 майда бөтен ил буенча Пионерлар көне билгеләп үтелде. Районның барлык мәктәпләрендә дә бәйрәм чаралары узды. Пионерия алдында торган бурычлар турында ВЛКСМ райкомының чираттагы пленумында фикер алыштылар. Яңа Чишмә мәктәбенең өлкән пионервожатые Татьяна Поварницына «Советская Татария» газетасы исемендәге колхозның ВЛКСМ комитеты секретаре Надежда Зайцеваның (хәзергесе вакытта ул эшмәкәр һәм хәйрияче Надежда Панфилова. Азат Мусин искәрмәсе) һәм башка комсомолларның тырыш хезмәтләре билгеләп үтелә.

 «Оешканлыкны арттыру» - хуҗалык җитәкчеләре һәм партхозактив белән район киңәшмәсе турындагы язма шулай дип атала, анда корылык белән бәйле мәсьәләләр тикшерелә.
Су сибү системаларын бөтен җирдә эшләтеп җибәрү, сыек ашламалар куллану, 5-6 көн аралыгында чәчү һәм кырларны органик, ягъни тирес белән ашлалау кирәклеге әйтелә. Берничә хуҗалык («Черемуховский», «Шешминский» совхозлары) бәрәңге утыртуда соңаралар. Шулай ук барлык хуҗалыкларга сидераль культуралар чәчүне алып барырга киңәш ителә. Киңәшмәне КПСС район комитетының беренче секретаре Алексей Казаков үткәрде.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе сводкасында 23 майга 55% бәрәңге утыртылган, 67%та - кукуруз чәчелгән, су сибү буенча задание 61 %ка үтәлгән, дип күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев