40 ел элек без ниләр турында язган идек
Районның Мактау тактасына кертелгән иң яхшы механизаторлар, урып-җыю эшләренең барышы, «Буревестник» совхозыннан механизатор Темниковлар гаиләсе, Екатериновкадан офицер Петр Шароновның сугышчан юлы - бу хакта без 40 ел элек язган идек.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 4 август
Район Мактау тактасына иң яхшы механизаторлар: ХХ партсъезд исемендәге колхоздан Владимир Бадяев, «Буревестник» совхозыннан Василий Темников, «Советская Татария» газетасы исемендәге колхоздан Михаил Алешин һәм Виктор Филиппов, «Татарстан» колхозыннан Тәбрис Сабиров, Равил Баһаветдинов, Әсгать Рәхимов, Миншакир Мөхәммәтҗановларның исемнәре язылган. Алар барысы да урып-җыюда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр.
«Халык контроле»нең рейд бригадасы «Красный Октябрь» совхозында яңа уңышка хуҗалыксыз мөнәсәбәт турында яза. Арыш һәм борчак өемнәре яңгыр астында калган. Совхозның баш агрономы Азат Галимәрдәнов ашлык эшкәртү өчен кешеләр җитмәүгә, ашлыкны каплар әйбер булмауга, киптергечләрнең эшләмәвенә зарлана. Ә ул арада ашлык үзенең чәчү сыйфатын югалта. Совхозның баш инженеры Федор Муханов бөртек киптергечнең туктап торуын запас частьләр булмау белән аңлата.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 7 август
«По стопам отца» - «Буревестник» совхозы механизаторы (Волчья Бистәсе) Василий Герасимович Темников турындагы язма әнә шулай дип атала. Ул 11 нче бишьеллыкның өченче елында удар хезмәте өчен «Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнгән. Аңа шулай ук «ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» исеме бирелгән. Аның олы улы Иван да әтисе эзеннән киткән, ул комбайн штурвалы артында урып-җыюда эшли. Ә кече улы Анатолий 10 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң әтисе белән бергә эшли-ул комбайнчы ярдәмчесе. Василий Герасимович лаеклы алмаш үстерә.
Екатериновкадан офицер Петр Павлович Шароновның сугышчан юлы турында Ф.Карунин «Сквозь пламя войны» материалында яза. Сугышка кадәр ул тракторчы булып эшләгән һәм беренчеләрдән булып фин сугышына киткән. Бөек Ватан сугышы башлангач, Петр яңадан хәрби форма кия, Карелия фронтында чаңгычылар ротасы старшинасы була. Биредә аңа лейтенант званиесе бирәләр. Бөтен сугышны уза, ике тапкыр яралана. 1946 елда гына демобилизацияләнә. Озак еллар партия, совет һәм хуҗалык органнарында эшли. Якташыбыз лаеклы ялда Түбән Камада яшәгән.
Рәсемдә: комбайнчылар – әтиле-уллы Василий һәм Иван Темниковлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев