40 ел элек без ниләр турында язган идек
Җиңүчеләрне бүләкләү буенча рекорд көннәре, районның Мактау тактасына кертелгән механизаторлар, терлекчелек биналарын терлекләрне кышлатуга әзерләү, «Җиңүнең 40 еллыгына» рубрикасында сугыш ветераны Анатолий Ивановның фронттагы юллары турында - бу хакта без 40 ел элек язган идек.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 4 сентябрь
Рекорд көннәрендә күп кенә механизаторлар туңга сөрүдә югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Алар арасында «Кичү» колхозыннан Фәрхәд Кыямов, Фәрхәд Гафиятуллин, Мәүлет Галимов һәм Минзакир Сибгатуллиннар бар. Алар хакында редакциягә колхозның партком секретаре Мансур Мөбарәкшин хәбәр итә.
Районның Мактау тактасына ХХ партсъезд исемендәге колхоздан Александр Петровичев һәм Александр Попков, «Маяк» колхозыннан Галимҗан Гайфуллин (Акъяр авылы - Азат Мусин искәрмәсе), Калинин исемендәге колхоздан Гариф Фәйрушин һәм Николай Шишкин, «Татарстан» колхозыннан Фәргать Вәлиевларның исемнәре язылган. Алар рекорд көннәрендә туңга сөрүдә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 6 сентябрь
«Терлекләрне кышлатуга терлекчелек биналарын, азык цехларын һәм социаль - көнкүреш объектларын иң яхшы әзерләгән өчен» республика смотр-конкурсы шартлары басылып чыга. Смотр барышында үзара тикшерүләр узачак, фермаларны реконструкцияләү һәм механикалаштыруга, бозаулар тудыру бүлекләрен һәм профилакторийларны җиһазлауга аерым игътибар биреләчәк.
Смотр йомгаклары буенча районнарга - өч, колхоз һәм совхозларга - сигез, терлекчелек фермаларына 31 призлы урын каралган.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 6 сентябрь
«Трудное лето» - Яңа Чишмәдән фронтовик, педагогик хезмәт ветераны Анатолий Ивановның (30 елдан артык укытучы булып эшләгән, 1997 елда вафат булды - Азат Мусин искәрмәсе) материалы әнә шундый исемдә. Ул сугышның беренче елында укучылар белән колхозга урып-җыюда, техниканы ремонтлауда ничек ярдәм итүләре турында яза. Урып-җыюдан соң кыш буе Чистай элеваторына бөртек ташыйлар. Кайбер 10 сыйныф укучылары, эшләр өчен укуларын ташлыйлар әмма мәктәп директоры Анатолий Шитов аларны укуга кайтырга күндерә алган.
1942 елның сентябрендә Анатолий Иванов мобилизацияләнә һәм Ленинград янында, Польша территориясендә сугыша һәм сугышны Берлинда тәмамлый. Сугышта аның күп кенә сыйныфташлары һәлак була, Иван Чесноков, Анатолий Дунаев һәм Степан Шешлянниковлар гына исән-сау әйләнеп кайта.
Яшь механизаторлар-комсомолецлар Николай Филипповский һәм Анатолий Закройщиков турында газета хәбәрчесе В.Жук яза. Николай нәселле комбайнчылар династиясеннән - аның әтисе Василий Гаврилович игенчелеккә 40 ел гомерен багышлаган һәм уллары да аның юлыннан бара.
Николай Филипповский, иң яхшы комбайнчы буларак, «Район Сабантуе - 84» әләмен күтәрүгә лаек була.
Рәсемдә: Николай Филипповский һәм Анатолий Закройщиков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев