40 ел элек без ниләр турында язган идек
Терлекчеләрнең августтагы эшләренә йомгак, Мактау тактасына кертелгән механизаторлар исемлеге, Красный Октябрьдә Поляковларның гаилә подряды, райПО тулай торагында яшәү шартларының начар булуы - бу хакта без 40 ел элек язган идек.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 18 сентябрь
КПСС райкомы бюросы һәм халык депутатларының район Советы башкарма комитеты терлекчелектә август аенда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар. Сөт әзерләү буенча күчмә Кызыл байрак «Черемуховский» совхозына тапшырылды. «Советская Татария» газетасы исемендәге колхозның уңай эше, ә «Кичуй» колхозының сүлпән эшләүләре билгеләп үтелде (бу колхозга «Өмет» вымпелы тапшырдылар).
Сыер савучылар арасында беренче урында XX партсъезд исемендәге колхоздан Антонина Мельникова, ул август аенда һәр сыердан 538 кг сөт савып алган.
МЭТ симертүдә иң яхшы күрсәткечләр «Кичүй» колхозыннан Габдрахман Гайфиевта (тәүлеклек артым 1340 грамм), яшь МЭТ үстерүдә ХХ партсъезд исемендәге колхоздан Нина Роднина беренче урында, дуңгызлар симертүдә иң яхшы артым (440 грамм) «Кичуй» колхозыннан Гөлсәрия Гыймадиевада.
Барлык алдынгыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Туңга сөрүдә районның Мактау тактасына «Татарстан» колхозыннан Фәрхәт Әхмәдиев, Нәкыйп Дәүләтшин, ХХ партсъезд исемендәге колхоздан Геннадий Маранов, Иван Маранов, «Советская Татария» газетасы исемендәге колхоздан Сәгыйть Әбдрәфыйков һәм Сәгыйть Мурзин исемнәре язылган.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 20 сентябрь
«Красный Октябрь» совхозыннан Федор Иванович Поляковның гаилә подряды яшь МЭТләрне симертүгә керешкән. Алар хуҗалык белән килешү төзегәннәр һәм бер яшьтән зуррак 240 баш үгезне карыйлар. Уртача тәүлеклек артым 1000 граммнан да ким булмаган очракта, түләү икеләтә арта һәм 1 центнер артым өчен 24 сум тәшкил итә. Подрядның һәр әгъзасы ай саен 120 сум аванс ала (биредә Федорның хатыны Валентина, уллары Юрий һәм Сергей эшли), ә тулы исәп-хисап көз көне - үгезләрне тапшырганнан соң булачак.
«Үз агымына куелган» дигән язмада райПО хезмәткәрләре тулай торакта яшәү шартларының начар булуына зарлана. Сентябрь азагына карамастан, монда җылылык эшләми, су, газ, радио юк. Юллама буенча килгән яшь хезмәткәрләр тиешле вакытларын эшләгәннән соң, китәчәкләрен әйтәләр. Яшь кадрлар белән эшләү үз агымына куелган, райПО җитәкчелеге аларның шикаятьләренә колак салмый.
«Кичуй» колхозыннан орден иясе Нургали Вафин 30 елга якын механизатор булып эшли. Ул бәрәңге үстерүчеләр звеносын җитәкли - быел 50 гектар бәрәңгедән 150шәр центнер бәрәңге алганнар. Тырыш хезмәте өчен ул «Почет билгесе» орденына лаек була.
Рәсемдә: «Кичуй» колхозының алдынгы механизаторы Нургали Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев