Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәтер-хатирә

40 ел элек без ниләр турында язган идек

Хуҗалыкларда бәрәңге җыю эшләренең барышы, «Красный Октябрь» ТҖХда дуңгызлар абзарының аяныч хәле, ХХ партсъезд исемендәге колхозда партиянең отчет җыелышы, туңга сөрүдә рекорд көннәре - бу хакта без 40 ел элек язган идек.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 23 сентябрь

Бу санда «икенче икмәк» - бәрәңге җыю эшләренең барышы турында язмалар урын ала. Бәрәңге җыюда эшчеләр һәм колхозчылар белән беррәттән пенсионерлар, мәктәп укучылары, медиклар һәм сәүдә хезмәткәрләре дә хезмәт куя. Әлеге эшне беренчеләрдән булып ХХ партсъезд, «Советская Татария» газетасы һәм Калинин исемендәге колхозлар төгәлләде. Иң югары уңыш  (150 ц/га) - «Кичуй» колхозында җыелган. Ә менә «Черемухово» совхозы һәм «Маяк» колхозы (Акъяр авылы  - Азат Мусин искәрмәсе) бәрәңге җыюда артта калалар.

«Куркыныч тәҗрибәләр» дигән материалда «Красный Октябрь» ТҖХда дуңгызлар караучы Нина Доброхотова ана дуңгызларны асрауда шартларның начар булуыннан зарлана. Ферма инде дистәләрчә еллар ремонт күрмәгән, түбәсе тузган, бүлгечләре, идәннәре дә черегән, ана дуңгызлар пычракта балалый, шуңа күрә үлем очрагы да күп. «Совхоз прорабы П.Патрикеев һәм бригадир Р. Әхмәтҗанов һәрвакыт ремонт ясарга вәгъдә итәләр, әмма сүздә генә», - ди Нина Доброхотова (сүз уңаеннан, ул «ТАССРның атказанган терлекчесе» исеменә ия).

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 25 сентябрь

«Шешминский» совхозыннан (Екатерина Бистәсе  -  Азат Мусин искәрмәсе) укучыларның бәрәңге җыюда тырышып эшләүләре турында хәбәр итәләр. Иң уңганнары - 10 нчы сыйныф комсоргы Таня Баранова, 5-9 нчы сыйныф укучылары Лена Зевакина, Ирина Гладкова, Саша Милютин, Оля һәм Вера Савельевлар, Таня Киселева, Света Полякова һәм башкалар да калышмыйлар.

ХХ партсъезд исемендәге колхозның 2 нче комплекслы бригадасында партиянең отчет җыелышы бик эчтәлекле узды. Партбюро секретаре М.Н. Гарифуллин агымдагы елдагы эшкә җентекләп анализ ясады, кимчелекләрен дә билгеләп үтте. Алар арасында: фермаларның кышка әзерлеге, органик ашламаларны кырга чыгаруны оештыруның начар булуы, шулай ук коммунистларның яшьләр арасында тәрбия эшен җитәрлек алып бармаулары. Чыгыш ясаучы коммунистлар Х.С. Фәсхетдинов, Я. И. Суворов, В. П. Петровичевлар хезмәт дисциплинасы һәм терлекләрне кышлатуга оешкан төстә әзерләү мәсьәләләренә тукталдылар.

«Татарстан» колхозының партком секретаре Рифкать Миръякупов газета битләрендә туңга җир сөрү буенча социаль йөкләмәләрнең үтәлеше турында яза. Колхоз игенчеләре 20 сентябрьгә 7200 гектарда туңга җир сөргәннәр. Баш инженер Фәргать Хәбибуллин җитәкчелегендәге оператив штаб көн саен нәтиҗәләр ясый, алдынгыларны бүләкли. Туңга сөрүдә абсолют лидер Фәргать Әхмәдиев тәкә белән бүләкләнгән. Хәзер 10 сөрү тракторы «Черемуховский» совхозына ярдәмгә киткән.

Рәсемдә: «Закамский» совхозының (Чуаш Чабаксары авылы - Азат Мусин искәрмәсе) тәҗрибәле механизаторы  Алексей Ермолаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев