40 ел элек без ниләр турында язган идек
Халыктан бәрәңге сатып алу буенча заданиене үтәүнең барышы, «Шешминский» совхозында үлгән терлекләрнең хакын түләттерү чаралары, район хуҗалыкларында терлекләр өчен азык чөгендерен җыюның барышы - бу хакта без 40 ел элек язган идек.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 29 сентябрь
80 нче елларда авыл Советларына халыктан бәрәңге сатып алу буенча йөкләмә җиткерелә. Район буенча 1360 центнер бәрәңге җыярга кирәк иде, 29 сентябрьгә 807 центнер (63 %) җыелган. Петропавловка, Әдәмсә, Ленино авыл советлары планны үтәделәр, Акъяр, Шахмай һәм Красный Октябрь авыл советлары артта калалар.
«Халык контроле» район комитеты «Шешминский» совхозында терлекләрнең сакланышын тәэмин итү мәсьәләсен карады (биредә МЭТ үлеменә юл куелган). 1984 елның 8 аенда 32 баш сыер үлгән, зыян 30 мең сумнан артык. Директор В.Гладковка, баш зоотехник А. Килеевка, баш ветеринария табибы А. Кораблевка шелтә белдерелә. Зыянны алардан һәм шулай ук үлемгә юл куйган ике терлек караучыдан түләттерәчәкләр.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 2 октябрь
Районның колхоз һәм совхозларында бәрәңге җыю тәмамлангач, азык чөгендерен җыюга керештеләр. «Советская Татария» газетасы исемендәге колхоздан алынган репортажда һәркөнне 500-600 тонна чөгендер җыялар, аны җыюда 500гә якын кеше эшли, дип языла. Алар арасында мәктәп укучылары, пенсионерлар, гаиләләре белән эшләүче колхозчылар да бар. «Кайбер гаиләләр бездә гаилә подряды буенча эшлиләр һәм бер гектардан 800-900 центнер чөгендер алалар», - ди колхозның партком секретаре Кәшфинур Закиров. Ә менә чөгендер үстерү буенча звеньевой Әнәс Хамәтханов системалы рәвештә су сибеп, гектарыннан 1000 центнерга кадәр уңыш алырга мөмкин булыр иде, ди.
Гомумән, район буенча чөгендернең уңышы гектарыннан 550-600 центнер тәшкил итә, әмма «Кичуй» колхозында, «Закамский» һәм «Буревестник» совхозларында (Волчья Бистәсе - Азат Мусин искәрмәсе) эшне акрын башкаралар.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 4 октябрь
Сәяси мәгърифәт системасында уку елы башланды. Районның барлык торак пунктларында пропагандачы көннәре узды, яңа уку елына темалар билгеләнде.
Петропавел Бистәсеннән Иван Малышев, Әдәмсәдән Рәмзи Искәндәров, Зирекле авылыннан Мидхәт Газыймов, Ленинодан Михаил Стариков, Красный Октябрь поселогыннан Владимир Забродин, Екатерина Бистәсеннән Ольга Крылова, Чаллы Башыннан Әсхәт Хисмәтуллин, Акбүредән Шамил Камалов һәм Чуаш Чабаксарыннан Александр Якимкиннар актив пропаганда эшләре өчен КПСС райкомының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Газетаның шул ук санында район көнкүреше идарәсе каршында фотоателье ачылуы турында хәбәр ителә. Аклы-каралы сурәттә теләсә нинди фото ясала.
КМС заводының өлкән мастеры Нина Былинкина яңачишмәлеләргә туклыклы продукт - атланмай җитештереп чыгарганда барлыкка килгән файдалы май әйрәне - пахта тәкъдим итә. Бу эчемлектә 0,5 % май, 3,3 % аксым һәм 4,9 % сөт шикәре бар.
Рәсемдә: пропагандачы Иван Малышев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев