Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәтер-хатирә

40 ел элек без ниләр турында язган идек

Авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгылары слеты, ХХ партсъезд исемендәге колхозда туфрак эшкәртүнең алдынгы ысулларын файдалануга кертү буенча семинар, фермалар төзү буенча МПМК төзүчеләренең эше, «Советская Татария» газетасы исемендәге колхозның алдынгы механизаторы Сөнгать Нургатин - бу хакта без 40 ел элек язган идек.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 16 октябрь

 Район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгылары слеты уза. Урып-җыю эшләренә йомгаклар һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан котлаулар белән районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Мансур Исхаков чыгыш ясый. Слетта шулай ук «Татарстан» колхозы рәисе Рәшит Лотфуллин, ХХ партсъезд исемендәге колхозның алдынгы сыер савучысы Антонина Мельникова, «Советская Татария» газетасы исемендәге колхоз бригадиры Кыям Фәттахов һәм «Красный Октябрь» совхозының партком секретаре Суфия Ибраһимовалар да чыгыш ясый. КПСС райкомының беренче секретаре Гариф Хафизов алдынгыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырган, ә аннары концерт булган.

ХХ партсъезд исемендәге колхозда туфрак эшкәртүнең алдынгы ысулларын файдалануга алу, 1985 ел уңышына ашламалар кертү буенча семинар узган. Колхоз рәисе Анатолий Холин агротехниканың яңа ысуллары - аммиак суы кертү, сөрүлекләрне тирәнәйтү, сугарылулы мәйданнарга су сибүнең яңа алымнары һ.б. хакында сөйләгән. КПСС райкомының беренче секретаре Гариф Хафизов тәкъдим ителгән яңа агротехниканы барлык хуҗалыкларда да кулланырга киңәш иткән.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 18 октябрь

МПМК начальнигы А.Идрисов төзүчеләр бригадасының намуслы эшләве турында яза, алар кыска вакыт эчендә Калинин исемендәге колхозда 200 баш терлеккә исәпләнгән сыер абзарын файдалануга тапшырганнар (Әдәмсә авылы - Азат Мусин искәрмәсе). Комиссия объектны яхшы дип бәяләгән.

Сөт саву буенча сводкада ХХ партсъезд исемендәге колхоз алда бара. Биредә һәр сыердан 9,2 кг сөт савыла, «Закамский» совхозы (4,2 кг) һәм «Кичуй» колхозы (һәр сыердан 3,2 кг) калышалар.

«Советская Татария» газетасы исемендәге колхоз механизаторы Сөнгать Нургатин турында язма басылып чыга. Ул көннәрдә аңа «Хезмәт батырлыгы өчен» медале тапшырганнар. Бу - югары җитештерү күрсәткечләре өчен бүләк. Ул кече ватанында 40 елга якын хезмәт куя. Тракторда да, комбайнда да эшли. Соңгы елларда сөрүлек культуралары (чөгендер, бәрәңге) үстерү буенча звеньевой булып тора. Ул җитәкләгән звено чөгендер чәчүлекләренә су сибү нәтиҗәсендә тотрыклы рәвештә югары уңыш алуга ирешкән.

Җитештерү алдынгысы «Яхшы уңыш үстерергә өйрәндек, әмма саклый белмибез», дип зарлана. «Ындыр табагында бөртек өемнәре әлегә кадәр яңгыр астында ята, татлы тамыразык салу өчен биналар юк», - ди ул.
Рәсемдә: «Советская Татария» газетасы исемендәге колхоз механизаторы Сөнгать Нургатин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев