Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәтер-хатирә

40 ел элек без ниләр турында язган идек

«Геройлар безнең белән янәшә» темасына район мәдәни-агарту хезмәткәрләре семинары, 1985 елгы уңыш өчен орлыкларны тикшерү һәм эшкәртү, фронтовик, элеккеге танк батальоны командиры Иван Андреевич Малышевның сугышчан юлы турында - бу хакта без 40 ел элек язган идек.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 30 октябрь

Яңа Чишмәдә район мәдәни-агарту хезмәткәрләренең тематик кичә рәвешендә «Геройлар безнең белән янәшә» дип аталган зур семинары узды. Кичәгә сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм җитештерү алдынгылары - Иван Холин, хезмәт батырлыгы өчен Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнарына лаек булган Павел Дунаев, Надежда Иголкина, Анна Скачкова һәм башка бик күп шәхесләр чакырылган. Кичә күңелләрне нечкәртеп, дустанә шартларда узды, - дип билгеләп үтә КПСС райкомы секретаре Владимир Кузнецов.
1985 ел уңышы өчен орлык материалларын өстәмә эшкәртү һәм тикшерү барышы турында материал басылып чыга. «Буревестник» совхозының, ХХ партсъезд, «Татарстан», «Красный Октябрь» һәм «Кичуй» колхозларының яхшы эшләве, ә Калинин һәм Куйбышев исемендәге колхозларның орлык эшкәртүдә калышулары билгеләп үтелә. Бу хуҗалыкларда чүпләнү һәм дымлылык буенча кондицион булмаган орлыкларның зур партияләре булуы ачыклана.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 1 ноябрь

Ленино авылыннан күп балалы Михаил һәм Анастасия Карасевлар гаиләсе турында Владимир Бажин яза. Михаил Афанасьевич - фронтовик, орденнары да бар.  Җиңүдән соң туган авылына кайта һәм лаеклы ялга чыкканчы колхозда тракторчы, учетчик, бухгалтер булып эшли. Хатыны белән алар 8 бала тәрбияләп үстергәннәр, дүртесе «Советская Татария» газетасы исемендәге җирле колхозда эшлиләр. Михаил Карасев колхозның партия оешмасында зур җәмәгать эше алып бара.  

Ленино авылында мәдәни-агарту эшенең җайга салынуы турында материал басылып чыга, андагы мәдәният йорты реконструкциядән соң кабат үз ишекләрен ача. Раиса Митрюхина инде 16 нчы ел әлеге мәдәният йортының директоры булып эшли, ул үз эшендә талантлы яшьләргә таяна. Алар арасында ул Сергей һәм Александр Карасевларны, Валерий Чистяковны, ирле-хатынлы Владимир һәм Раиса Леонтьевларны, Николай һәм Любовь Демидовларны, шулай ук Лидия Феоктистованы, Светлана Лаврованы, Михаил Демидовны һәм башкаларны атый. Биредә җирле ансамбль оештырыла, укытучы Иван Зайцев анда баянчы була.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 3 ноябрь

Җиңүнең 40 еллыгы алдыннан фронтовиклар турында материаллар байтак басыла, еш кына алар үзләренең сугышчан юллары турында үзләре сөйлиләр. Әлеге номерда танк батальонының элеккеге командиры, капитан Иван Андреевич Малышев үзенең истәлекләре белән уртаклаша.

Ул 1943 елда Белгород өлкәсенең Валуйка шәһәре янындагы сугышлар, көчле авиация бомбардировкалары астында бер-бер артлы йортларны һәм урамнарны азат итәргә туры килүе турында сөйли. Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Иван Малышев хәрби бүләккә тәкъдим ителгән.

Рәсемдә: И.А. Малышевның 1943 елда төшкән фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев