Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәтер-хатирә

Ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмыйк!

#МойГеройМояСемья Мусин Сибгатулла Вәлиулла улы. 1898 — елгы.

Староста малае. Ике кыз туганы һәм бер ир туганы арасында ул иң өлкәне. Гражданнар сугышы чорында авыл кулдан-кулга күчеп йөри, авыл өчен канкоюлы сугышлар булмый. Аклар үзләрен рәхимсезрәк тоталар, — авылга бер керүдә халыкны зар елатып, тавыкларына кадәр талап чыгалар. Халык ние бар — шуны яшерергә тырыша. Акларга да, кызылларга да үз армияләренә солдатлар кирәк — алар яшьләрне, ирләрне үзләре белән алып китәләр. Таякның авыр башы бу болганчыклы елларда староста җилкәсенә төшә — үзендә көч, илдә ныклы хакимият булмагач, акларның да кызылларның да йомышларын үтәргә, аларны кунак итәргә тиеш була. Староста Вәлиулла Ибраһимовка бу эшләрне башкарырга туры килә. Бермәлне, 1918 елда авылга чираттагы «законлы власть армиясе» вәкилләре килеп төшә. Командирлар һәм солдатларны Вәлиулла бабай үзләренә чәйгә алып керә. Карчыгы — Маһруй әби сыен жәлләми — самовар куя, аның кырыена тезеп күп итеп йомырка пешерә. Бу вакытта аларның ир балалары — Талип бишектә ята, ул 1917 елгы була. Гаскәриләр ач була — өстәлдә ни бар шуны ашап бетерәләр. Шунан соң авылдан армиягә солдатлар эзли башлыйлар. Таба алмыйлар, шунда старостаның боларга кадәр «сыйнфый дошманнарны» кунак иткәнлеге ачыклана. Болар нык ачулары килеп сак астында Вәлиулла бабайдан кулына көрәк тоттырып кабер казыта башлыйлар. Урыны төгәл билгеле түгел, берәүләр авыл уртасындагы кибет янында, икенче истәлекләр буенча Рус Волчьяга бара торган юлда бу хәл була. Вәлиулла бабай озак итеп кабер казый, улы Сибгатулла исә елый-елый сугышчылардан мәрхәмәт сорый. Шуннан соң канечкечләр бераз йомшаралар, карт бабайны атмыйлар, бары җилкәсенә мылтык куеп һавага аталар.

-«Ну, староста бәхетең — исән калдырдык, хатының да кунакчыл, яхшы сыйлаган идең, шуңа үтермибез сине!» — диләр алар. Вәлиулла бабай зур стресс кичерә, ә бу исә аның сәламәтлегенә йогынты ясый. Ул хәлсезләнә — түшәккә егыла, озакламый үлә. Озак еллар үткәннән соң карт бабайның келәтен сүткәч, аның староста пичәте табыла. 

Шушы вакыйгалардан соң Сибгатулла Вәлиулла улы гражданнар сугыщы чорында Казанда хезмәт итә.Бу сугышта ул катнашмый. Олыгайгач, биредәге тормышын бик кызык итеп сөйли — алар туйганчы тары боткасы ашап хезмәт иткәннәр, бик яхшы киендергәннәр дә.

Бабай белән бәйле кызыклы да һәм гыйбрәтле дә вакыйга гаиләбез хәтеренә уелып калган. Ачлык, ялангычлык вакыты. Гаиләдә ашарга калмый. Бабай абзасы Халиулла Мусин белән эш эзләп Искавылга төшеп китәләр. Авылны байтак әйләнәләр. Халиулла абзый бик әрсез кеше була. Ялгыз яшәүче таза тормышлы бер марҗага — Ивановнага эргә өяргә кирәк була, көне буе шушы эшне эшлиләр, туфрак юнәтеп йорт нигезенә өйдә җылы булсын диеп туфрак өяләр. Көне буе тир түгеп эшләгәч, эш төгәлләнә. Ирләрнең эшләре бик шәп килеп чыга! Марҗа апалары да бик канәгәть булып аларны мул табынга чакыра. Өстәлдә ни генә юк! Күкрәгенә каравайны терәп Ивановна пычак белән табынга ипи кисеп куя, аңа хәтле Халиулла Мусичтан тавык суйдырган була, ул да пешеп өлгерә. Табынны ямьләндереп өстәл уртасында чирекле аракы шешәсе елмаеп тора. Ач мужиклар азыкка ябырылалар. Ярыйсы гына сыйлангач, Халиулла абзый: " Ну вот и в доме тяпло!" — диеп сөйләнә башлый. Ә инде табын уртасындагы чирекле шешәне бераз бушаткач һәм барлык нигъмәтләрдән дә сыйланып өстәлдән торгач: «Ну вот теперь совсем тяпло стало» — диеп йорт хуҗасына рәхмәтен әйтеп, ызба буйлап йөри башлый. Киң күңелле рус хатыны бабайларның биштәренә бераз киндер тукыма һәм барлык балаларга җитәрлек азык — төлек тутырып җибәрә. 

Колхозлаштыру башлангач, аерым хуҗалык булып яши, ягъни 30 — еллар терминологиясе буенча «инҗук» була. Яңа төзелгән колхозга ул кермичә тора. Шуңа күрә, кулга алына һәм Чирмешәндә ябылып тотыла. Чирмешән төрмәсенә ул тун киеп бара, шунда ук тоткыннар аңа «тун» кушаматын тагып куялар. Тоткынлыкта Фатыйх хәзрәттән алган дин гыйлеме аңа ярап куя. Бала чагында ул мулла улы Әбелкасыйм Ибәтуллин, Вагыйз Харисовлар белән дини белем ала. Хәзрәт шушы 3 баланың зирәклеген күреп аларны аерым укыта.

Чирмешән милициясе начальнигы Әюповның яшь кызы үлә...Начальникның кызын мөселманча күмәсе килә, ләкин кешегә ишеттерәсе килми. «Тунны» ымлап чакыра, хәлне аңлата — бабай кызны соңгы юлга халкыбызның гореф-гадәтләре буенча җирләүне оештыра.

«Контр. революцион» эшчәнлеге исбатланмагач, кире җибәрелә.Колхозга керә, гади эшче була, ат белән төрле гади эшләр эшли.

1942 елның 1 январендә Нуриев Мәүлет, Нурхаметов Нургали абзыйлар белән бергә сугышка алыналар. Бу вакытта инде аның бертуганы Талип Вәлиулла улы, соңрак,1923 — елгы улы Шакирҗан РККА сафларында булалар. Бабай Нуриев Мәүлет, Нурхаметов Нургали бабайлар белән сугышка алына. Авылдашлар хәрби лагерьга солдат һөнәрен әзерләү үзәгенә мари урманнары уртасына — Суслонгерга эләгәләр. Тарихи фәндә шушы лагерь турында күп язылды һәм сөйләнде. Лагерь җитәкчелеге бик күп солдатларның башына җитә — аларга диеп бирелгән азык — төлекне сатып ятып типтереп яшиләр, ә солдатларның 5-6 сына бер җамаяк сыек шулпа яки сыйфатсыз ботка эләгә, бозылган, катып беткән ипи — солдатларны ач үлем сагалый. Көн саен интектергеч занятияләр, иң иңтергеч күнегү — 5 км. га күтәреп бүрәнә ташу. 50 градуслы салкында окоп, землянка казулар,- кешеләр меңләп кырыла. Ач, хәлсез солдатлар шушы землянкаларда йоклыйлар. Авылдашларны бу авыр хәлдә Нургали бабайның һөнәрле булуы һәм аларның тапкырлыгы коткарып кала. Нургали абзый кистек басучы була — туңып үлмәс өчен ул өчесенең дә кистекләрен сүтә һәм яшертен генә шушы киезне үзләренең ятаклары астына әмәлли — бабайлар салкын ятакта түгел, киез өстендә җылынып яталар, ә үзләренең аякларына кияргә чабата үрәләр. Иртән занятиягә — бүрәнә ташуга чыкмыйлар. Сержант тәртип салырга кергәч, тегеләр — " аякларыбызга кияргә чабатадан башка берни дә юк" — диеп авыр эштән котылалар. Тик шулай да Суслонгер эзсез калмый — Мәүлет, Нургали бабайлар салкын тидереп комиссовать ителәләр. Бабайның организмы нык була, ул авырмый, — алгы сызыкка җибәрелә.

Соңрак I — Украина фронтына караган 229 — стрелковый дивизиянең 811 — полкында миномет расчеты командиры була ул. Аларның полкы иң әүвәл Славянск, Краматорск юнәлешендә сугышканнан соң, 1942 — елның 1-7 августында Сталинград юнәлешендәге Суровкино пунктында сугыша. Архив фондларында яткан документлар да шул турыда сөйли.

«Командующему 62 — армии тов. Колпакчи.

Ставка Верховного Главнокомандования приказывает:

1.Немедленно выдвинуть стрелковые дивизии армии, занимающие армейский обвод и расположенные в районе Сталинград и занять ими Сталинградский рубеж....

2.Выдвижение дивизий начать не позднее 11.07.1942...для чего предоставить 15 поездов на весь период перевозок.

3. Принять в состав Армии перебрасываемые по ж. д..229..стр. див. и немедленно по их прибытии занять Сталинградский обвод...

Начальник Генштаба генерал-полковник Василевский.» Шуннан соң армия командующиеның приказы белән бабайлар дивизиясе, тагын Сталинград обводына — Калач, Камыши, Ильевка участогына җибәрелә. 

Бабай Сталинград юнәлешендәге авыр сугышларда катнаша. Нәкъ шушы юнәлештә аның 19 яшьлек улы Шакирҗан да сугыша `һәм шул канлы сугышның корбаны була. Еллар узып, бабай олыгайгач, «безнең Шакирҗан да мин йөргән төшләрдә булган, бер җирдә сугышканбыз икән» — диеп еш сөйли. Шакирҗан абый 1942 — елның 23 августында һәлак булып Сталинград өлкәсендә җирләнә. 

Сталинград юнәлешендәге сугышларда ул минометчы була. Шул авыр сугышларда 1942 — елның 3 — маенда янына снаряд шартлап, аны күмеп куя, бәхетенә иптәшләре бу хәлне күреп калалар һәм казып алалар, тик казыганда сапер көрәге башына тиеп яра. Башындагы бу яра еллар үткәч төзәлә, тик җөйләре яхшы саклана. Контузия алып яраланган бабай госпитальдә дәвалана. Шуннан соң хозяйственный отделда, ә соңрак «Смерш» гаскәрләрендә хезмәт итә. Биредә аны партиягә дә алып куялар. Мәгълүм ки, 1944,1945 елларда безнең гаскәрләр Балтыйк буе, Көнчыгыш Пруссия территорияләренә аяк басалар. Биредәге тәртипләр үзгәрәк — аерым хуҗалыклар, арада эре байлар да бар. Аларның күбесе Совет гаскәрләрен күрә алмый. Оккупацион гаскәрләргә этлек эшләгән, фашистлар вакытында үз хуҗалыкларында безнең хәрби әсирләрнең көчен кулланганнары да шактый була. «Смерш» шундыйлар белән аерым шөгыльләнә. Бабайлар взводы шудый байның имениясенә керә. Бай каршылык күрсәтә. Нәфрәтен яшерми. Ачуы чыккан командир тикшерү гамәлләре үткәрә.Ачылган фактлар байның чын дошман булганлыгын күрсәтә.Уставны бозып, байны йортка җилтерәттереп чыгаралар. Командирлары байга сугарга Сибгатулла бабайга әмер бирә. Ләкин ул озак карыша, чөнки ул искиткеч сабыр, юаш, кешегә авыр сүз дә әйтә алмый торган зат була. Командиры җикергәч кенә ул бөтен ихтыяр көчен җыеп кизнеп сугып җибәрә — немец бае берничә метрга оча. Үз гомерендә беренче һәм соңгы тапкыр аның кешегә сугуы була. 

Соңгы елларда «Подвиг народа», «Память народа» сайтлары безгә күп мәгълүматлар бирде. Аның буенча без бабайның I — Украина фронтының 229-укчы дивизиясенең 811-полкында хезмәт итеп аның сугышчан юлын һәм «За отвагу» медале белән бүләкләнүен белә алдык.

Шулай ук 229 укчы дивизиянең 1 июнь 1945 елның 096\н номерлы приказы нигезендә III — дәрәҗә «Дан» ордены белән бүләкләнә. Тик орден иясенә никтер тапшырылмый кала.

1945 елның сентябрь азагында демобиллизацияләнә. Аның армиядән кайтуын әти бик яхшы хәтерли:

" Бик матур, җылы көзге көн Җитеннидә бодай суктырабыз, мин барабан янына басып көлтәләрне молотилкага озатам. Халык күп иде, гөрләп эш бара. Урман буеннан атлар кайтуын шәйләдем. Җигүле арбалар Җитенни буена килеп безгә таба борылдылар. Арбалардан ирләр төштеләр. Карасам — әти! Эшне туктаттык. Әти белән күрештек. «- Ну син главный мәллә монда?» — диеп мәзәк тә итеп алды. Халык белән исәнләшеп чыкты. Ул көнне эшләмәдем, әти белән өйгә кайттык. Ул байтак күчтәнәчләр белән кайткан иде."

Ләкин өйдә аны бик күңелсез хәлләр көтә. Хатыны — Гандәлиф (1898) Нурхамәт кызы 1944 елның 25 — маенда авырап үлә. Хуҗалыкта карт әнисе — Маһруй әби һәм ач — ялангач 4 малай — Вәлиҗан (1928), Минзакир (1931), Рәис (1935), Хафиз (1940).

Бабай колхозда төрле эшләрдә эшли, хуҗалыклардан һәм фермадан Черемуховога сөт ташый. Колхозда водовоз да була.

Гаиләне башлы — күзле итү өчен, өч тапкыр өйләнә. Мәмүрә Кәрим кызы белән озак яши алмыйлар, яңа туган кыз балалары да вафат була. Яңа Ибрайдан да хатын алып кайтып карый, уртак никахтан уллары — Минхарис туа. Тик бу гаилә дә озак тормый таркала. Яңа Ибрай кызы Шәмшеруй Насретдин кызы белән төзелгән никах гомерле була. Балалары — Зәйнәп, Зәйтүнә, Мәрьям, Вагиз.

20 еллар чамасы Сибгатулла Вәлиулла улы авылда муллалык итә, бу эшен намус белән башкара. 

1979 — елның 14 — сентябрендә вафат булды. Бабай үзеннән соң бик ишле нәсел калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев