Авылыбызның герое онытылмас
Гелюся Багаутдинова, #МойГеройМояСемья #БессмертныйПолк; #БессмертныйПолкТатарстан; #БессмертныйПолк2024
Лотфуллин Нурулла Лотфулла улы 1901 нче елда ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1941 нче елның 22 августында Кызыл Армия хәрби комиссариатыннан Бөгелмә шәһәренә озатыла. Ул 352 нче дивизия составына эләгә, анда 10-11 мең сугышчы, берничә дистә пулемет була. Аларны әйбәтләп сугышка әзерлиләр. Сугышчыларны тикшерергә Ворошилов килә. 12 нче ноябрьдә Бөгелмәдән китәләр. Башта Горькийга, аннан Мәскәүгә җитәләр. Ул вакытта дошман Мәскәүдән 22 км ераклыкта була. Немецлар бөтен көчләре белән Мәскәүне алырга телиләр. 3 көн, 3 төн сугышканнан соң, дошман чигенә башлый. Ләкин юлындагы бөтен нәрсәне җимереп, яндырып чигенәләр. Кыш, 40 градуслы салкыннар... Сугыша-сугыша, Мәскәүдән 130 км-га ераклашалар. Волоколамск шәһәрен азат итеп, төнлә белән Тимошкино авылын атаковать итәләр. Яшеренеп торган немец пулеметы Нурулла абыйны 4 җирдән яралый. Аны киредән Волоколамскка кайтаралар. Аннан Мәскәүгә, аннары Рязаньга җибәрәләр. Шуннан Ерак Себернең Томск шәһәренә озаталар. 6 ай госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, яңадан сугышка китә. Польша, Белоруссияне азат итүдә катнаша. Тагын яралана, терелә һәм сугышка китә. Берлинны алуда катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Нурулла абый «Кызыл Йолдыз ордены», «Германияне җиңгән өчен», «Германияне җиңгәнгә 20 ел» медальләре белән бүләкләнә.
Авылга 1946 нчы елда кайта. Лаеклы ялга чыкканчы «Татарстан» колхозында бригадир булып эшли.
1984 нче елда үлә. Шахмай авылында җирләнгән.
Лотфуллин Нурулла Лотфуллович, 1901 г. р., место рождения: село Шахмайкино. Моб. в 1941 г. Кзыл-Армейским РВК, лейтенант, демоб. в 1946 г. Место работы: колхоз «Татарстан», бригадир. Кавалер ордена Красной Звезды. Умер в 1984 г., похоронен в селе Шахмайкино.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев