Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Хәтер-хатирә

Дөньяның имин булуын тели

Сугыш елларын тыл хезмәтчәне, күп балалы ана Дарья Михайловна Кузнецова искә ала

Ул авыр сугыш һәм сугыштан соңгы еллар турында балаларына һәм оныкларына күп тапкырлар сөйли, ә Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан үз тарихын тагын бер кат сөйләде.

«1941 елның 18 июнендә миңа 9 яшь тулды. Без бай яшәмәдек, ләкин бу уңайдан әни миңа яңа күлмәк текте. Дүрт көн үтте, мин гадәттәгечә энеләремне һәм апаларымны карадым, түтәлләр утадым, эштән кайткач, әти-әниемә җиңелрәк булсын өчен, елгадан су ташыдым. Ә күңелемнән яңадан матур күлмәгемне кияргә уңайлы сылтау көттем. Ләкин бик бәхетсез көн булды ул, әтиемне - Сыров Михаил Леонтьевичны сугышка озату көне булды».

Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!

Әлеге лозунг астында без, балалар, олылар белән бертигез эшләдек, алар белән бертигез ачка киселдек, әмма әни: «Зарланмагыз, әтиегезгә тагын да авыррак икәнен исегездә тотыгыз: анда аталар, үтерәләр, салкыннан качар җир дә юк, ачлыктан зарланыр кеше дә юк», - ди иде.

Кар эри башлау белән, кырга туң бәрәңге җыярга бара идек, әни аннан безгә җәймә пешерә иде, ә үлән чыга башлагач, кузгалак һәм алабутага күчә идек. Сугыш еллары бигрәк озын тоелдылар алар, һәм без бик тиз олыгая төштек. Һәм менә ул – яхшы хәбәр – Җиңү! Ул көнне яңачишмәлеләр, өлкәннәр дә, балалар да үзләренең хисләрен иреккә чыгардылар: кем елады, кем көлде, кем җырлады. Озак куанып утырырга туры килмәде, басулар көтә иде. Япь-яшь чагымнан сабанчы булып та, үлчәүче булып эшләдем.  

Әти әсирлектән бик каты сырхау булып кайтты, ләкин барыбер эшләде. Без аңа булышырга тырыштык, сарыкларны бүреләрдән сакладык, алар ул вакытта этләрдән дә, кешеләрдән дә курыкмый иде. Куркыныч иде, ләкин бер бәрәнне булса да югалту тагы да куркынычрак иде.  Әти озак яшәмәде, әни дә, сәламәтлеген какшатып, тиздән үлеп китте. Без җиде бала идек, әти-әниебезне югалткан вакытта өчәү  балигъ булмаганнар да иде. Аларны карауны мин үз өстемә алдым, - дип сөйләде Дарья Михайловна.

Бөтенләй башка

тыныч тормыш

«Кияүгә мин 22 яшьтә чыктым. Алексей Николаевич Кузнецов армиягә сугыштан соң ук алынган. Чиктә хезмәт иткән, һәм аңа, чикне законсыз рәвештә узарга теләүчеләрне куркытып, атарга да туры килгән. Медальләр белән бүләкләнгән, «СССР дәүләт чиген саклаудагы батырлыгы өчен» медале дә бар.

Без 1952 елның кышында өйләнештек.  Икебез дә һәрвакыт эштә булдык, бала табып, аларны үстерә тордык: Виктор, Александр (хәзер мәрхүм), Анатолий - башта өч малай, аннары кызлар –Любовь, Валентина, Елена һәм Лидия туды.

Балалар өй эшләрен, яшелчә бакчасындагы эшләрне белеп һәм теләп башкарды.  Балачакта алган хезмәт күнекмәләре һәм гаиләдәге яхшы мөнәсәбәт аларга киләчәк тормышларында да нык ярдәм итте. 

 Малайлар өчесе дә армиядә хезмәт итеп кайттылар: Виктор – Германиядә, Александр – әтисе кебек чик сакчысы, Анатолий - диңгез пехотасында. Командирлардан рәхмәт хатлары килеп торды. Балаларыбызны аларга карата ярату һәм хөрмәт белән тәрбияләдек.

Янәшәдә балалар булса, картлык та шатлык

«Алексей үлгәнгә дә 30 елдан артык вакыт узды инде. Тик беркайчан да ялгыз булмадым мин. Балаларымның гаиләләре –минем зур гаиләм», - ди Дарья Михайловна. - Валентинадан башка барысы да Яңа Чишмәдә яши, һәм без еш кына сөйләшергә, киңәшләшергә җыелабыз, гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез. 9 Май – Җиңү көне бәйрәмен бик яратабыз. Бу көн безгә тормыш шатлыгы китерде. Ә ул безнең оныкларыбызда һәм оныкчыкларыбызда дәвам итә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев