Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Хәтер-хатирә

Гомер буе балаларын эзли...

Ноябрь ахырында безнең илдә әниләр көнен бәйрәм итәләр. Газиз әниләребез «бала» дип ниләр генә күрмәгән, ниләр генә кичермәгән. Кардәшләрем, тормышларны чагыштырып, уйланыр өчен авылдашыбыз Исхакова Фаягөл апаның әнисе Закирәнең тормыш юлын искә алырга телим.

Закирә исемле чибәр кыз 1895 елда Тубылгытау авылында туып, 15 яшендә Чертуш авылына Гыйльманов Габдулла исемле егеткә кияүгә чыга. 1918 елда ире Габдулла ярлылар комитетының председателе итеп куела. Ләкин гражданнар сугышы вакытында авылга аклар отрядлары кергәч, Габдулланы камчы белән кыйнап, урман буенда атып китәләр. Бу фаҗигадән соң Закирә ике баласын ияртеп, киредән Тубылгыга кайта.

1921 елгы ачлык вакытында ризык эзләп, туганнары һәм балалары белән Пермьгә кузгала. Барганда балаларын приютка тапшыра, «кайтканда алырмын» дип уйлый. Ләкин киредән кайтканда, приютны бетереп, балаларны башка приютларга тараткан булалар, һәм ул аларны таба алмый. 4 яшьлек улы Габбасының сикерә-сикерә, "Әни, җаным, калдырма безне!" - дип өзгәләнүе гомер буе аны эзәрлекли, барлык тынычлыгын һәм исәнлеген ала.

 Закирә апаның киләчәге Әдәмсә авылы белән тыгыз бәйле. Аны димләп, Әдәмсә кешесе Саттаров Хәйруллага кияүгә бирәләр. Адамчы авылында яшәп, ул Хәйрулладан тугыз бала таба, шуларның җидесе исән калып үсә. Һәр бала туганда, Закирә апа аларда адашып калган улы һәм кызының чалымнарын эзли. Ул теленнән һәм күңеленнән шул балалар белән сөйләшә, хәтта аларны эзләтеп «Азат хатын» журналына да яздырып карый.

Закирә әбинең елый-елый күзләре сукырая. Соңгы елларын Әдәмсәгә күченеп, улы Саттаров Хәлиулла гаиләсе белән үткәрә. Картаеп, әби булгач та, ул бу хәлләрне риваять итеп сөйли, ахирәттә булса да балаларын табарга, аларны кочагына алып юатырга, аңлатырга хыяллана. Күрешүләр көтеп яши. Кызы Маһирә ике яшьтә генә калып, оныткандыр, бәлки улым белер, онытмас дип, һәрвакыт пыскып янган өмет шәме белән яши. Югалган балаларымның балалары эзләп тапмасмы дип, бу вакыйгаларны оныкларына тапшыра.

Күз алдында ирен вәхшиләрчә кыйнап, атып китүләре, 11 бала табып, икесен югалтып калдыруы, һәм икесенең яшьли үлеп китүе – барысы да бер йөрәккә җыелып, сукыраюга сәбәп булгандыр. Хәзер инде аның кызы – күршебез Фаягөл апа, барысы белән дә күңеленнән сөйләшеп, догалар кылып тора. Ул үзен әнисе урынына да, өзгәләнеп калган балалар урынына да куеп, бу хәлләрне меңенче кат күңеленнән уздыра. Безнең өчен бу авыр еллар һәм әче язмышлар – гыйбрәт һәм сабак алырлык.

Матур тормышыбызга куанып, әби-бабайларның тормышын да онытмыйча, шөкер итеп яшәсәк иде, кардәшләр!

Күрше Чертуш авылында югалган ике баланың әтисе – Чертуш авылының беренче коммунисты, ярлылар комитеты председателе  Габдуллага һәйкәл куялар.

 

Шакирова Лидия, Әдәмсә авылы. 2025 ел.

Фотода: Закирә әби (мамык шәлдә) кызы Миңзифа (яулыгын чөеп бәййләгән) һәм оныклары Әминә һәм Исмәгыйль белән. 1954 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев