Кешеләргә яхшылык эшләр өчен исән калган
Екатерина Ивановна Ершова 1926 елның июлендә Архангел Бистәсендә туган, шул вакыттан бирле туган җирендә, авылда яши.
«Биредә минем әти-әнием яшәгән һәм мин дә монда төпләнеп калдым, туган авылым күңелемә якын булды. Минем барлык истәлекләрем аның белән бәйле — бәхетле һәм кайгылы көннәрем — барысы да монда үтте», — ди Катя түти.
Сугышка кадәр үк скарлатина чире аның бөтен гаиләсен кырып бетергән: башта әнисе вафат булган, аннары ике сеңелесе һәм энесе. Җиде яшьлек Катяны озак вакыт догалар укып, имче әби коткарган. Шул ук елның көзендә кызның әтисе дә якты дөнья белән хушлашкан, ул күптән — гражданнар сугышы вакытында яраланганнан соң барлыкка килгән өзлегүләрдән вафат булган. Шулай итеп, Катя дөм ятим булып калган. Ул чит гаиләгә тәрбиягә алынган. Чынлыкта бу гаилә Катяга туган тиешле кешеләр булган, әмма ул аларның йортында хезмәтче урынына яшәгән. Өйдә һәм бакчада, кырда бетмәс — төкәнмәс авыр эш, һәр үтенечне, ә кайвакыт боерыкларны да берсүзсез үтәү, гаиләдәге балалар турында кайгырту — барысы да кызның җилкәсенә төшкән. Ә ул сугыштан аның яраткан крестный әтисе кайтканын көтеп, барысына да түзәргә тырышкан, чөнки ул Катяны үз янына алырга вәгъдә иткән. Әмма бәхет аңа елмаймаган: Катяның крестный әтисе һәлак булган. Бу хакта ишеткәч, Катя бик нык елаган, әмма шул кайгы да аны кырыс холыклы итмәгән: ул үзен яшәү урыны белән тәэмин иткән, үзен тәрбиягә алган гаиләгә рәхмәтле булып калган.
Катя үсә төшкәч, аңа ат җигеп Чистайга бөртек ташырга туры килә, ул урман кисүдә һәм дүрт ел Горький өлкәсендә торф чыгаруда да эшләгән. Җәен торф эшеннән кайткач, колхоз бозауларын караган. Кияүгә чыкканнан соң, ул сыер савучы булып эшкә урнашкан һәм 65 яшенә кадәр анда хезмәт куйган.
Ире Александр белән алар ике бала — Нина һәм Володяны тәрбияләп үстергәннәр, аларны яхшы, игелекле, эш сөючән кешеләр булырга өйрәткәннәр.
Колхозда сыер савучы булып эшләгән чорда Екатерина Ивановнага һәлак булу яки инвалид булып калу куркынычы янаган: савучыларны утыртып эшкә йөртә торган трактор арбасы ике тапкыр әйләнеп капланган, ә бер тапкыр аны сыерлар һәм үгезләр көтүе таптап үтерә язган.
Ләкин ике очракта да ул, бала чактагы кебек үк, үлем тырнагыннан ычкына алган. Табиблар аның гомерен саклап калырга да өметләнмәгәннәр, ә ул барыбер савыккан, аңа Ходай ярдәм иткән.
-Ни өчен мин исән калдым? — дип сорый ул үз-үзеннән. — Мөгаен, кешеләргә яхшылык эшләү өчендер.
Һәм игелекле Катерина түти шулай яшәгән дә, ялгыз авыру күрше әбиләрен карарга ярдәм иткән: керләрен юган, юындырган, ашаткан, алар тыныч яшәсен өчен барысын да эшләгән.
Шулай ук ул 70 яшькә кадәр колхозда эшләвен дә дәвам иткән: командировкага җибәрелгән эшчеләргә ризык әзерләгән, телеңне йотарлык итеп пироглар пешергән, дип сөйләгән иде аның турында 2016 елда 90 яшьлек юбилеена килгән кунаклары. Ә 2021 елда 95 яшьлек юбилеена Екатерина Ивановна ТР авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Рәхмәт хаты алган иде. Анда: «Сез бөтен гомерегезне авыл хуҗалыгына багышладыгыз, эштә искиткеч нәтиҗәләргә ирештегез, гаять зур хезмәт сөючәнлек һәм югары профессионализм күрсәтеп, авылдашларыгызның олы хөрмәтенә лаек булдыгыз», диелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев