Минкамәр әбигә бәхет Җиңү белән бергә килә
Иренең хәрби казанышларын горурланып искә ала
Минкамәр Кадыйрова, күп кенә яшьтәшләре кебек үк, Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән.
Ул Чирмешән районында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе сугыш башланганчы ук үлә, ә әнисенә алты баласын ашату һәм киендерү өчен байтак эшләргә туры килә. Хуҗалыкта булган сыер һәм ат гаиләгә нык ярдәм итә. Минкамәр әби 2 сыйныфны гына тәмамлый алган, ә аннары эшли башлаган. Яшүсмер чагында колхоз кырларын утарга йөргән, өлкәннәр белән беррәттән печән һәм борчак чапкан. Аңа балачак шатлыгын кичерү бәхете насыйп булмый, яшьлеге дә авыр хезмәттә үтә.
17 яшендә, сугыш тәмамланганнан соң, үзен Горький өлкәсенә торф эшкәртүгә чакырулары турында сөйли. Аннары ул Горький шәһәренә китә, төзелештә эшли. Эш физик яктан авыр булса да, акча түләгәннәр, ял көннәре дә булган. Яшәү җиңелрәк һәм күңеллерәк, ә салкын һәм ачлык еллары онытыла башлаган.
Минкамәргә бәхет Җиңү һәм сугыштан кайткан сержант Ильяс Кадыйров белән бергә килә (соңрак ул Минкамәрнең ире була). Бәхетле гаилә тормышы турында ул рәхәтләнеп искә ала — ире, аның хәрби һәм хезмәт батырлыклары турында да горурланып сөйли.
Зирекледән Ильяс Кадыйров 1943 елның 7 гыйнварында фронтка китә. Кече сержант званиесендә 3-нче Белоруссия фронтының 10нчы армия 22нче дивизиясенең 67нче полкында корал командиры була. Сугыштан соң Горький шәһәрендә хезмәт итә, шунда Минкамәр белән таныша. 1950 елда гына демобилизацияләнә, кызны үзе белән алып кайта һәм хатыны дип атый.
Алар 1950 елның августында өйләнешәләр. «Тату яшәдек, — дип искә ала Минкамәр әби, бер-беребезгә эшләгәндә дә, киңәш кирәк булганда да, балаларны тәрбияләүдә дә ярдәм иттек», — ди.
Ильяс «Кичуй» колхозында тракторчы булып, ә хатыны шунда ук төрле эшләрдә эшләгән. Ильяс Исмәгыйль улы белән алар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Ильяс ага 1994 елда бакыйлыкка күчкән, Минкамәр әби бүгенгесе көндә дә аның бүләкләрен кадерләп саклый: «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен», «РККАның 30 еллыгы» (1948 елда бүләкләнгән), һәм сугыштан соңгы юбилей һәм хезмәт медальләре бар.
Минкамәр Әгләметдин кызы да «Ана даны», «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» һәм «Хезмәт ветераны» медальләренә лаек булган. Минкамәр әбигә мартта 96 яшь тулган. Ул чит кеше каравына мохтаҗ, аны иң якын туганнары карый. Кызы Кадрия кышка әнисен шәһәргә алып китә (анда барлык уңайлыклар бар бит), ә яз көне авылга кайталар. Монда Минкамәр әби һәр яфракка, һәр үләнгә шатлана. Биредә, ире һәм балаларының туган җирендә, ул яраткан бәйрәмне — Җиңү көнен каршылаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев