Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәтер-хатирә

#МойГеройМояСемья: Косов Василий Миронович

КОСОВ ВАСИЛИЙ МИРОНОВИЧ 1919 елның 22 февралендә туган, ике сугышта катнаша: 1939-1940 елларда совет - фин сугышында һәм Бөек Ватан сугышында (1941-1945 елларда).

1941 елның 5 августында әти әсирлеккә эләгә. Беренче айларда СССР территориясендә була, 4 тапкыр качарга тырыша, әмма фашистларга хезмәт итүче ватандашларыбыз, полицайлар һәм хыянәтчеләр тарафыннан яңадан эләгә. Немецлар шулай эләккән совет солдатларына аеруча рәхимсез булганнар, кыйнаганнар, этләр җибәргәннәр, автоматлар терәп үзләре өчен кабер казырга мәҗбүр иткәннәр. Ләкин, мыскыллауларга карамастан, әти исән кала. Ни өчен качканнан соң аларны атып үтермәгәннәр, дигән сорауларга, ул атып үтергән булсалар, яхшырак булган булыр иде дип җавап бирде.

Әсир солдатларны ачык һавада тотканнар, аларны ашатмаганнар, хәтта су да бирмәгәннәр. Пычрак, чи чөгендерне бушатанда, фашистлар ач-ялангач  солдатларның аны ашауларын комсызланып күзәтүләрен сөйли иде әти…

1941 елның көзендә әсирләрне Германиягә җибәрәләр, әти «Шталаг 6 -Д» немец лагерында була, немец фермерында эшләгән, дуңгызлар караган һәм һәрчак ач булган.  Әгәр фермер дуңгызларны ашатканда тоткыннарның дуңгызларга биргән бәрәңгене алганнарын күрсә, аларны каты кыйнаганнар. Мондый кешелексез шартларда әти 1945 елга чаклы - азат ителгәнче булган.

Немец тәмугында әти дүрт ел була. Азат ителгәндә аңа 26 яшь һәм аның авырлыгы 34 килограмм була. Сөяк һәм тире генә.

Сталинның хәрби әсирләргә мөнәсәбәте сугыш елларында да, сугыш тәмамланганнан соң да бик гаделсез була. Ләкин Ходай ярдәме белән ГУЛАГ лагерьлары аша үтәргә туры килмәгән, ул өйгә 1949 елда гына кайткан. Безнең әбиебез Евдокия Кузьминична өчен бу чын могҗиза булган, чөнки ул аның хәбәрсез югалганлыгы турында хәбәр алган, ә исән дип хәбәр итү рөхсәт ителмәгән, тикшерүләр барган һәм әти бу вакыт дәвамында, хат алышу хокукына да ия булмыйча, Украинада яшәгән.

Үзенең бөтен яшьлеген бабам сугышларда үткәрә, бу аның сәламәтлегенә тәэсир итә, әмма ул беркайчан да Сталин режимы турында начар сөйләмәде, илебезнең лаеклы улы була.
Косова Вера Дмитриевна 1922 елның 23 сентябрендә туган авылы Петропавловкада эшли, аны ике тапкыр Горький шәһәренә һәм Иваново өлкәсенең Родники шәһәренә торф чыгаруга, Совет Армиясе өчен ягулык әзерләүгә җибәрәләр. Эш түзә алмаслык авыр була, Горькийны бомбага тоталар һәм бу бомбалар торф эшкәртү урыннарына да төшкән. Күпләр фашист бомбалары астында һәлак була, халык ач, туңа, үлә, әмма эшлиләр һәм Җиңүне якынайталар.

Сугыш елларында туганнарыбыз да сугышкан һәм якты киләчәгебез өчен үз гомерләрен биргән, бу - әтинең абыйсы Косов Егор Миронович, әнинең абыйсы - Быков Иван Дмитриевич, әнинең кияве - Скучаев Федор Егорович, туганы - Скворцов Григорий Степанович. Әнинең туган абыйсы Быков Иван Дмитриевич сугыштан яраланып, инвалид булып кайта, ул уң кулын һәм аягын югалта.

Кызганычка каршы, безнең яраткан ветераннарыбызның бик азы гына исән калды, әмма аларның безнең өчен гасырлар дәвамында ниләр эшләгәннәре беркайчан да онытылмас. Һәм безнең бурыч - бу истәлекне безнең нәсел варисларыбызга тапшыру. Хәтерлибез икән, димәк, без яшибез!

#ПетропавловскоеСП
#Новошешминскийрайон

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев