#МойГеройМояСемья: Хәбирова (Багаутдинова) Мәрьям Гыйльметдин кызы
#НашБессмертныйПолк#увойнынеженскоелицо Хәбирова (Багаутдинова) Мәрьям Гыйльметдин кызы (1924-2004).
ХХ гасырның 20 нче елларында ташкүмер шахталарында эшләгән Гыйльметдин исемле егет туган авылы Шахмайга ялга кайта. Ул ел явым-төшемсез, бик коры ел була, ачлык ел башлана. Чаллы башы авылыннан Кәримә исемле кызга өйләнеп, кире шахтага эшкә китәләр. Шушы яшь гаиләдә туган беренче кыз балага Мәрьям дип исем кушалар. Ачлык еллары үткәч, бу гаилә туган авылына әйләнеп кайта. 1924 нче елның гыйнварында туу турында таныклык яздыралар.
Мәрьям апа авыл мәктәбенә укырга йөри, үзеннән соң туган энеләрен, сеңелләрен карарга булыша (бу гаиләдә 10 бала туа). Авылдагы башка яшьтәшләре кебек үк ачлы-туклы, авыр балачак еллары үтә.
Мәктәптә бик әйбәт укый, зирәк, акыллы бала була. Ләкин укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. “Гаилә зур, бала күп, әти-әнигә булышырга кирәк булганга укуны дәвам итә алмадым”, - дип искә ала иде Мәрьям апа.
1942 нче елда Бөек Ватан сугышы башлана. Бик күпләр сугышка китә. 17 яшьлек Мәрьям апа колхозда эшли, тырыш хезмәтләре белән җиңү көненә өлеш кертәләр. Вакыт уза, сугыш һаман туктамый. Бер төркем кызны механизаторлар курсына җибәрәләр. 1943 нче елда Мәрьям апа шул курслардан соң, үзе теләп, фронтка китә.
Авыр, дәһшәтле, кан коюлы фронт юлларын үтеп, 1945 нче елда демобилизацияләнә ул.
1945 нче елда Шахмайда МТС (машина-трактор станциясе) ачыла. Мәрьям апа нормировщица булып шунда эшли башлый. Үз эшен яратып намус белән башкара.
“Үз эшенең остасы иде, барысын да вакытында белеп эшли иде, белмәгән инструменты юк иде, бик хөрмәт итә идек”, - дип искә ала аны, ул елларда тракторчы булып эшләгән, Ләтифә апа Газизова.
Нык характерлы, таләпчән, төгәллек, кырыслык – бу сыйфатлар аңа күп авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткәндер. Шул ук вакытта ярдәмчеллек, сабырлык, туган җанлылык, тырышлык та хас иде аңа. Һичбервакыт буш сүз сөйләми, сөйләүчене дә тыңламый. Лаеклы ялга киткәнче Мәрьям апа үз эшен җиренә җиткереп башкара. 62 яшьтә генә эшеннән китә.
1948 нче елда ике фронтовик – сугышның беренче елыннан соңгы көненә хәтле фронтта булган, сугыш афәтеннән исән-сау кайткан Хәбиров Мәхмүтәкрәм һәм Мәрьям апа никах укыта. Тормышлары җайлана, балалар үстерәләр, өй төзиләр, колхозда эшлиләр.
Гаиләдә Мәрьям апа уңган хатын, яхшы әни була. Өенә керсәң, чисталык-пөхтәлек, балаларының өсте-башы чиста, пешергән ризыклары ашап туймаслык, тәрәзә төпләрендә ал, кызыл чәчәкләргә күмелеп, яран гөлләре үсте.
Мәрьям апа матур тормыш юлы үтеп, 2004 нче елның маенда вафат булды. Бүген аның улы Рамис, кызлары Накия, Наилә, оныклары намуслы һәм тырыш хезмәт кешеләре.
Әлеге язманы музейга Исмагилова (Багаутдинова) Факия Гомәр кызы тапшырды, 2022 ел.
Хабирова Марьям Гильмутдиновна, 1924 г.р., с.Шахмайкино Чистопольский район ТАССР (ныне с. Шахмайкино Новошешминский район РТ). Мобилизована в 1943 году Кзыл-Армейским РВК, ряд., 45 б, 44 п, 374 д. Награды: Орден Отечественной войны II ст. (23.12.1985 г.). Демобилизована в 1945 г. Место работы.: к-з «Татарстан», нормировщик. Умерла в 2004 г., похоронена в с.Шахмайкино.
#Новошешминскийрайон
#МузейселаШахмайкино
#Шахмаймузее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев