Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Хәтер-хатирә

Сугыш хәбәрен су коенганда ишетәләр

Яңа Чишмә авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Виктор Степанович Ведякин истәлекләре

Ул елны Виктор Яңа Чишмә мәктәбенең 3 нче сыйныфын уңышлы тәмамлый, яхшы укыганы өчен әти-әнисе гел мактап тора. Алда җәй буена сузылачак ваемсыз ял көтә. Менә ул кояш, яр буендагы кайнар комлык һәм салкынча елга суы. Ләкин бу көн - 1941 елның 22 июне - аның хәтерендә бер дә шатлыклы көн булып истә калмый шул.

«БЕЗГӘ сугыш башланды, диДЕЛәр...»

Ул бу җырның сүзләрен ишеткән саен искә ала:

«Елгага йөгереп килгән күрше малаеның «Малайлар, сугыш», - дип кычкырганын без тиз генә ишетмәдек, бик мавыгып суда чупырдаша идек. Ә ишеткәч, «сугыш» дигән сүзгә барыбер әллә ни исебез китмәде, уйнавыбызны дәвам иттек. Ләкин минем башымда бу сүз әйләнә башлаган иде инде, һәм мин агам Андрей Яковлевичны исемә төшердем, әтием аны фин сугышында һәлак булды, дигән иде. Шуннан соң йөрәгем шомланып куйды, һәм мин өйгә йөгердем. Өйдә мине әни каршы алды, аның елаудан кызарган күзләреннән бу сүзнең зур бәла булуын аңлап алдым».

«Шуннан соң шатлыклы хәбәрләр булмады инде: туганнарны, күршеләрне фронтка озату һәм «похоронкалар» алу гына. Бөек Ватан сугышында Таллинда минем икенче агам – Василий Яковлевич һәлак булды. Әтием Степан Яковлевичны хезмәт фронтына чакырдылар: Казанда илнең көньягыннан эвакуацияләнгән хәрби заводта ул 1946 елга кадәр эшләде. 1944 елның маенда бер атнага өйгә кайтты һәм әнине үзе белән мине дә җибәрергә күндерде.  Ул чагында мин җиденче сыйныфны тәмамлый идем, укудан соң сугышка киткән ирләр урынына ат караучы булып эшләдем. Әни мине бик авырлык белән генә җибәрде, ләкин әти: «Сезгә дә шулай җиңелрәк булыр, заводта да эшче куллар кирәк», - диде. Киткәндә атларны сугыштан яраланып кайткан Иван Фомич Емельяновка тапшырдым.

«Заводта слесарьлыкка мине сабыр һәм яхшы күңелле кеше, 7 разрядлы мастер Мотыйгуллин (исемен оныттым) өйрәтте, без станоклар ремонтладык. Тиздән миңа 3 разрядлы слесарь исеме бирделәр һәм хезмәт хакымны арттырдылар (шул акчага ашханәдә туклана идем; аш, ботка-фәлән, чәй һәм берәр кисәк ипи). Тагын һәркемгә тәүлегенә 700 грамм икмәк бирәләр иде. Без әти белән тулай торакта бергә яшәдек, ипине икебезгә бер паек ашадык, ә икенчесен базарда сатып, шул акчага ярма яки макарон сатып алдык. Кайвакыт макаронны үзебез өчен пешерә идек, тик күбрәк авылга посылка итеп салдык, анда тагын өч бала – Иван, Василий һәм Зоя белән калган әнигә тагын да кыенгарак туры килә иде».

«Сугыш беткәнен белгәч: «Озакламый өйгә кайтачакмын», - дип уйлаган идем. Ләкин цех башлыгы Бутримович (белорус) мине җибәрмәде, калырга күндерде, миңа профессиональ үсеш фаразлады. Өйгә бик кайтасым килә иде».

Авыл хуҗалыгы, мөгаен, аның төп вазыйфасы булгандыр, чөнки ул техника, агрономия, зоотехника белән кызыксына. Бригадирның теләсә нинди заданиесен рәхәтләнеп үти дә, кичләрен шул юнәлештә укый. Армиядә хезмәт итәргә туры килми, 1949 елда аны Донбасска халык хуҗалыгын торгызырга җибәрәләр. Карьерасы үсә, 1956 елда ул 3нче дәрәҗә «Шахтер даны» билгесе белән бүләкләнә, 1959 елда 2 нче дәрәҗәгә тәкъдим ителә, әмма чираттагы медицина комиссиясендә үпкәләре тузанлануын (силикоз) билгелиләр һәм шахтада эшләүне тыялар. Ул идарәдә тәкъдим ителгән кәгазь эшеннән баш тарта һәм шул ук елны гаиләсе белән (хатыны һәм өч баласы) туган ягына кайта. Бу хакта Виктор ун  ел хыяллана (ел саен туган ягына ялга кайтканда туган як болыннарының исен иснәп туя алмый). Кайтканнан соң биш ел үткәч, сәламәтлеге рәтләнә, инвалидлыгы алына. Шушы еллар эчендә учетчик булып эшләп, кичке мәктәптә урта белем ала, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына агроном белгечлеге буенча укырга керә. 1965 елда бик яхшы билгеләргә аны тәмамлый, диплом ала. Шул ук елда гаиләдә дүртенче бала - уллары туа.

ХХ партсъезд исемендәге колхозда Виктор Степанович комплекслы бригада бригадиры, агроном була, пенсиягә чыккач терлек азыгы әзерләү буенча эшләрне җитәкли. Бик күп хезмәт бүләкләре бар. Хезмәт эшчәнлеген 2000 елда тәмамлый. Аның хезмәт сөючәнлеген, гаделлеген һәм игелеген әле күп кенә яңачишмәлеләр белә һәм хәтерли. Бик кызыклы әңгәмәдәш ул, ләкин бүген әңгәмәдәшләре ешрак өй китапханәсендәге китаплар инде.

2025 ел – Виктор Степа-новичның 95 еллык юбилее. Ел саен май аенда үткәрелгән Җиңү бәйрәме аның өчен юбилеена караганда да мөһимрәк көн.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев