Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

20 ел бергә

20 ел бергә! Әйе, 20 ел гомер сизелми дә үтеп китте, "аккалфаклылар" бүген сигезенче дистәне ваклап киләләр.

Озак еллар буена һәр чарада актив катнашучы апалар 1997 нче елда ансамбль оештыралар, аны "Ак калфак" дип атыйлар. Ансамбльне оештыручы, ул елларда авыл мәдәният йорты җитәкчесе Рәйхан Әхмәтова була. Шушы еллар эчендә ансамбль үз репертуарына бик күп татар халык , эстрада җырларын, лирик биюләр туплый. Рәшидә Мөбәракшина шигырен көйгә салып, ансамбльнең үз гимны барлыкка килә. Бай репертуар һәм башкару осталыгы нәтиҗәсендә алар зур уңышларга ирешәләр. "Балкыш", "Чишмәле җәннәт", "Иске Казан түгәрәк уены", "Чатыр тауда җыен" фестивальләрендә катнашып, лауреат һәм дипломант булалар.
"Ак калфак" ансамблен 2011 елдан бирле Айгөл Вафина җитәкли.Ансамбль төрле республика, регионара, халыкара фестиваль - бәйгеләрдә катнашып, Татарстан ансамбльләре арасында үз урынын таба. Алар Яңа Чишмә, Чистай, Биләр, Чирмешән, Нурлат, Лениногорск, Биектау, Азнакай, Алексеевск, Әлки районнарында чыгыш ясыйлар, ә 2014 елда "Аулак өй" тапшыруында (ТНВ) катнашалар. Үзебезнең район авылларында да алар көтеп алынган артистларга әйләнделәр һәм үзләренә бик күп иҗатташ дуслар таптылар.
"Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын", дип язган бөек шагыйребез Г. Тукай. Халыкны сөйсәң, хезмәтеңне, иҗатыңны халыкка багышласаң, үзең дә халык тарафыннан сөелерсең, халыкның мәхәббәтен казанырсың. Авылыбыз, районыбыз ихтирам иткән зур талантларның берсе ул "Ак калфак" халык ансамбле. Саекмас талантлары өчен ТР Мәдәният министрлыгы боерыгы белән 2016 нче елда ансамбльгә үзешчән халык ансамбле исеме бирелде.Ниһаять, апаларның хыялы тормышка ашты.
14 апрель көнне "Ак калфак" халык ветераннар ансамбле үзенең 20 еллык юбилей иҗат кичәсен уздырды. Аларны бу бәйрәмнәре белән котларга Яңа Чишмә мәдәният бүлеге җитәкчесе Галина Носова, Тубылгы Тау авыл җирлеге башлыгы Фәнил Исмәгыйлов, иҗатташ дуслары: "Талир тәңкә" ветераннар ансамбле (Чаллы Башы МЙ), "Сурэкэ" халык фольклор ансамбле (Ленино МЙ), "Ләйсән" вокаль ансамбле (Әдәмсә АК), Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар (РМЙ) килде. Бәйрәм концерты юбилярларның җыр-бию,юморлары һәм кунакларның котлау-чыгышлары белән үрелеп барды.Тамашачылар һәр чыгышны зур алкышларга күмделәр.
Кадерле артистларыбызга алда да сәламәтлек, җан тынычлыгы, иҗатларында тагы да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
Р. Нәбиуллина, Тубылгы Тау авыл
мәдәният йорты
сәнгать җитәкчесе
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев