Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

75 ел вакыт узган

Бүген Россиянең сугышчан дан көне - Сталинград янында барган сугышларда немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә.

Ә 29 гыйнварда Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Сталинград сугышы тәмамлануга 75 ел тулуга багышланган махсус дәрескә үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән бергә Зирекле лицееның 8-11 сыйныф укучылары килде, - дип хәбәр итте редакциягә музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов.
Мидхәт Гариф улы язганча, әлеге дәрес лицей, музей, авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган һәм үткәрелгән. Моңа кадәр музей һәм китапханә тарафыннан шушы әһәмиятле датага багышланган күргәзмә оештырылган булган. Балалар күргәзмә материаллары белән бик кызыксынып танышканнар. Сталинград сугышының тулаем картинасы, аның башлануы һәм төгәлләнүе, масштаблары, корбаннар турында лицейның тарих укытучысы Изида Хөснетдинова сөйләгән, ул Сталинградтагы сугыштан соң стратегик инициатива Совет гаскәрләренә күчүен, Бөек Ватан сугышында тамырдан юк итү дәвам итүен, аның Курск дугасында немецларны тар-мар итү белән төгәлләнүен аерым ассызыклап үткән.
Укучыларга герой шәһәр - Сталинградны саклаган татарстанлылар, зиреклеләр турында сөйләгәннәр. Аларның барысы да "Сугыш өткән еллар, 1941-1945" китабына кертелгән. Сталинград янында сугышкан һәм җиңү белән кайткан кешеләрнең документлары музейда саклана. Менә алар: Хәйбуллин Әдиулла (1920-1975), Хәмидуллин Хәбибулла (1922-2008), Минабетдинов Фатыйх (1905-1989), Кыямов Габдрахман (1912-1982).
Сталинград янында барган сугышларда түбәндәге зиреклеләр һәлак булган: гражданнар сугышында катнашкан Гайфетдинов Нәҗметдин (1904-1942 елның 19 декабрендә һәлак була), Вафин Салих Сәгыйр улы (1923-1942 елның сентябре), Нуруллин Исхак (1920-1942 елның 25 ноябре), Шәфигуллин Сәмигулла (1924-1942 елның 20 сентябре). Теләге булган һәр кеше шул ук китапта алар турында материал таба ала (автор Мидхәт Газыймов).
Авыл китапханәчесе теманы татар шагыйрьләренең сугышка, Җиңүгә багышланан шигырьләре белән дәвам иттергән. Алты дәрес укыганнан соң аш табыны янында сыйланып алу, әлбәттә, укучылар өчен бик яхшы булган.
- Укучылар бездән бик күп мәгълүмат алып, белемнәрен арттырып киттеләр, дип ышанып әйтә алам. Сез безнең һәрвакыт көтеп алган кунагыбыз булырсыз, дуслар! Ә бүген, 2 февральдә, халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Сталинград сугышларында катнашкан зиреклеләрнең балалары һәм оныклары җыела, - дип язган Мидхәт Газыймов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев