Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Абау, бу ни бу!

Үткән атнада 24 март көнне Дуслык һәм Төзүчеләр урамында урнашкан ике йортта билгесез сәбәпләр аркасында хайваннар үлгән.

Иртән Сипатровлар үз хуҗалыкларындагы кәҗә һәм ике кәҗә бәтиенең хәрәкәтсез һәм канга баткан килеш ятуларын күреп алалар. Ветберләшмә белгечләре вакыйга булган урында булып, үлгән хайваннарның барысында да аркаларының аскы өлешләрендә тешләнгән урыннар булуын ачыклаганнар: кәҗә бәтиләренең - муеннарында, ә кәҗәнең - җиленендә.
Ветберләшмә белгече Әхәт Исхаков әйтүенчә, тешләрнең физик төзелеше (тешләгән эзләреннән күренгәнчә) коймадагы тырналган эзләр кебек үк, этнекенә ошаган. Шул ук көнне Закройщиковлар да куяннарын шул хәлдә күрәләр. Беренче очракта терлекләр абзарда булгач, ә икенче очракта куяннарга читлекне җимереп нәрсәдер һөҗүм иткән, "Молоток белән сугып ватканнар диярсең", - диләр хуҗалар. Яңачишмәлеләр бездә ниндидер чупакабра пәйдә булган, диләр. Тик әлеге сүзләрне раслаучы да, дөрес түгеллеген кире кагучы да юк.
Этне эзләгез! - диләр веттабиблар һәм аучылар. Төнгелеккә малларыгызны яхшылап ябып калдырыгыз, дип халыкны кисәтәләр.
Әгәр дә башка җирдә дә шуңа охшаш һөҗүм ясау очракларын ишетсәгез, бу хактагы материалны novoshishminsk.ru сайтына урнаштыра аласыз.
Лариса ФЕДОРОВА,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев