Әтиләре Зөфәр Бөек Ватан сугышына киткәндә Нәкыя апага 2 яшь дә тулмаган була. Абыйсы Җәүдәт - 6 яшьтә, ә сеңелләре Әлфия әтисе киткәч 6 айдан соң гына дөньяга килә.
Зөфәр Сөнгатулла улы Сөнгатуллинга өенә әйләнеп кайтырга насыйп булмый, ул сугыш кырында һәлак була. Әниләре Сәлимә апа балаларын ялгызы тәрбияли.
Гомер дигәнең, аккан сулар кебек, уза да китә. Декабрь аенда 38 ел гомерен халык сәламәтлеге сагына багышлаган, бүгенгесе көндә авылдашларының ихтирамын, игътибарын тоеп яшәүче Нәкыя Зөфәр кызы Гайфуллинага 75 яшь тулды, ә Галимҗан абый белән тормыш корып яши башлауларына - 55 ел.
Нәкыя апа Акъяр җиде еллык мәктәбен тәмамлагач, Чистай медицина училищесына укырга керә. Фельдшер-акушерлык белгечлеге алган япь-яшь кызны Чистай районының ерак бер урман эченә урнашкан "Тельман" исемендәге чувашлар яши торган поселогына эшкә җибәрәләр. Анда Нәкыя апа беренче булып медпункт ача. 2 елга якын эшләгәч, Изгар хастаханәсенә күчерәләр. Менә шунда эшли башлаган 1959 елның декабрендә 20 яшендә Галимҗан абый белән кавыша алар. Юл ерак, кышкы салкынмы, язгы-көзге пычракмы - вакытында эш урынында булырга кирәк. Якынгарак, Каргалы авылы участок хастаханәсенең бала тудыру бүлегенә күчкәндә аларның үзләренең дә инде ике уллары туган була.
Кайнана-кайнатасы - Мотыйгулла бабай белән Гыйльмеруй әби киленнәре Нәкыя һәм уллары Галимҗанга ныклы терәк була ул елларда. Бергә бик озак яши алар. Бабай - 96, Гыйльмеруй әби 101 яшькә җитә. Соңгы елларында Нәкыя апа аларны яшь бала караган кебек карый.
1972 елда авыл медпунктында фельдшер урыны бушый һәм Нәкыя апа 1996 елга кадәр авылның алыштыргысыз фельдшеры булды.
Аның эше югары бәяләнә: "Хезмәттәге уңышлары өчен", "Сәламәтлек саклау отличнигы" медальләре белән бүләкләнә, "Хезмәт ветераны" исеменә лаек була. Аның бик күп мактау кәгазьләре, грамоталары бар. Район, республика, хәтта Мәскәү газеталарында да үз вакытында аның хезмәте турында мактап язылган очерклар дөнья күрә. 1974-1986 еллар аралыгында ел саен "Районның иң әйбәт фельдшеры" исеменә лаек була ул.
Авылыбыз олы юл өстендә урнашканга, аңа бик күп юлчылар да мөрәҗәгать иткән. Кайберләрен, хәтта, үлем тырнагыннан алып калган вакытлары да аз булмый аның. Күп баланың, авылда гына түгел, Каргалыда да, кендек әбисе дә ул. "Әле ярый Нәкыя баламны карады, балам исән калды", - дип искә ала иде ул елларны әниләр.
Эшеннән туктагач та, дин юлында, халыкка хезмәт итүен дәвам итә - мәҗлесләрдә коръән укып, мәет булса, соңгы юлга озатканда - юып, догалар укып зур хезмәт куйды.
Галимҗан абый исә күп еллар шофер булып эшләде. Пенсиягә чыккач, шулай ук дин юлына басты. Авылыбызга 10 еллап мулла булып торды. Аның ышанычлы, матур, күңелгә ятышлы итеп укыган вәгазьләрен, догаларын халык бик ярата.
Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр алар. Шахмай мәктәбе тарихында беренче булып аларның олы уллары Илдар 1978 елда мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Актүбә очучылар хәзерләү мәктәбендә укып, безнең авылда, шулай ук беренче зур самолетларда очучы булды ул: ТУ-134, "Боинг"ларда Америка, Англия, Франция, Һиндстанга һ.б. илләргә оча. Бер кыз, бер ул үстергәннәр, хәзер оныклары бар, Мәскәүдә яшиләр.
Икенче уллары Ленар Казанда электр-элемтә техникумын тәмамлап, Ижау шәһәренә урнаша һәм шушында гомер итә. Шулай ук 2 баласы, оныклары бар.
Кызлары Лилия Чистай районы Мөслим авылында балалар бакчасы мөдире булып эшли. Ялларында, буш вакытларында һәрвакыт әти-әнисе янына кайтып булышып торалар. Узган ел үзенең 80 яшен тутырган Галимҗан абый белән Нәкыя апабыз бүгенге көндә үзләренең балаларына, кияү-киленнәре, 6 онык һәм 6 оныкчыклары өчен хөрмәтле, кадерле әти-әни, әби-бабай.
Матур итеп коръән ашлары, юбилей мәҗлесләре узды, киләчәктә дә исәнлектә, пар канатлы булып матур картлык кичерергә насыйп булсын аларга.
Миләүшә ХАЛИКОВА,
Акъяр авылы
Нет комментариев