Алимент түләү буенча 200 мең сум бурычы җыелган Яңа Чишмә авылы кешесе хөкем ителгән.
Район прокуратурасы җирле авыл кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ ҖК-ның 157 маддәсе, 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип танылган (балаларын карауга акча түләмәү).
Судта билгеләнгәнчә, 2016 елның ноябрендә хөкемгә тартылучыга карата хезмәт хакының (барлык төр) дүрттән бер өлеше күләмендә улын тәрбияләүгә алимент түләттерү турында башкару эше кузгатылган. Әмма 2016 елның ноябреннән 2017 елның августына чаклы әлеге ир алимент түләүдән качып йөргән. Бурычның тулаем күләме 200 мең сумнан артып киткән.
Элек ул административ җаваплылыкка тартылган булган (РФ КоАП-ның 5.35.1 маддәсе буенча - балаларны тәрбияләүгә акча түләмәү) һәм 40 сәгать мәҗбүри эшләргә җәлеп итү сыйфатында җәза билгеләнгән булган.
Суд гаепле кешегә 6 айга төзәтү эшләре сыйфатында җәза билгеләгән (дәүләт файдасына хезмәт хакының 10%ы тотып калыначак).
Суд карары әлегә закон көченә кермәгән.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев