Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Алкоголизм – тормышыбыз афәте

Хәзергесе вакытта районда 8 яшүсмер (шуның дүртесе кыз балалар) исерткеч эчемлекләр куллану (мавыгу) сәбәпле профилактик исәпкә куелган. Балаларны бу зыянлы мавыгудан ничек саклап калырга соң? Шушы сорауның җавабын РҮХ табибы - психиатр-нарколог Фәридә Сабирова белә.

Гаиләдә алкоголь куллану, әйтик аны чамалап кына (культуралы) эчү дә, балаларны, яшүсмерләрне җәлеп итү, буыннар арасында алкогольнең күчүчәнлегенә сәбәп булып тора. Балаларның алкогольгә карата уңай мөнәсәбәте бик иртә формалаша. Билгеле бер шартларда бу шәхес формалашу һәм үсеше процессына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Балалар, еш кына өлкәннәр белән беррәттән бәйрәм табыны артында утырып, олыларны күзәтергә һәм кайчагында үзләре дә "сыйланырга" мөмкиннәр. Бу өлкәннәрнең җавапсыз мөнәсәбәтен һәм балаларның алкоголь традициясенә иярүләрен дәлилләүче факт. 2-3 яшьлек сабый нәрсә аңласын, нәрсә истә калдырсын әле, дигән фикер - бик куркыныч һәм киң таралган ялгышу. Балалар һәрвакыт өлкәннәргә, бигрәк тә әти-әниләренә, иң якын ихтирам иткән кешеләренә охшарга тырышалар. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә генә (һәр көнне эчү турында сүз дә юк) спиртлы эчемлекләр куллану гадәткә кергән гаиләләрдә дә балалар сый-нигъмәтләр арасында исерткеч эчемлекләр булуны табигый, мәҗбүри күренеш дип кабул итәләр.
Кыскасы, теләсә нинди бәйрәмнең мәҗбүри элементы буларак алкогольгә өстенлекле мөнәсәбәт, тәрбияләү (программага салу) балачактан ук башлана. Балаларга спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле йолалар, шулай ук спиртлы эчемлекләрнең исертү үзлеге (ул аек кешегә рөхсәт ителмәгән тәртипнең гадәти булмаган формасы өчен сәбәпче булган, уңай факт буларак кабул ителә) ошый башлый. Шулай итеп, баланың сабыйлык чорында ук булачак алкоголь тәртибе моделе барлыкка килә. Әти-әниләргә балалар тәрбияләүдә беренче еллардан башлап ук алкогольгә каршы тискәре караш тәрбияләү җаваплылыгын истән чыгармаска кирәк, алкогольнең зыяны турында сөйләү белән чикләнмәскә, ә үз үрнәгеңдә сәламәт яшәү рәвеше белән аның өстенлекләрен күрсәтү, дәлилләү кирәк.
Шуны белү мөһим, балаларда да, яшүсмерләрдә дә алкоголизм үтә дә тиз үсеш ала. Өлкәннәр арасында ничек эчүгә (интенсивлыкка) бәйле рәвештә гади эчүдән алкоголизмга күчү чоры 5-10 ел булса, үсмер балада хроник алкоголизм формалашу, даими куллану этабын читләтеп, 3-4 мәртәбә тизрәк бара. Алкоголизмның яшен тизлеге белән үсеш алуы котылгысыз нәтиҗәгә китерә.
Үсмерләрнең яшьли алкоголизм белән авыруында төп сәбәп - ул яшәгән мохиттә туганнарының: әти-әнисенең, апаларының, абыйларының исерткеч эчемлекләр белән мавыгуы. Аек ата-аналарга да тынычланып калмаска кирәк. Өлкәннәргә нык тартылу да яшүсмерләргә тискәре йогынты ясарга мөмкин, ә алкоголь куллану мөстәкыйльлек, батырлык, үз-үзен (шәхесен) раслау символы булып та торырга мөмкин. Башта кулланган аз дозадан туган тәэсирләр ялгыш караш тудыра һәм алкогольгә тизрәк ияләнергә булышлык итә. Әгәр дә гомернең шушы чоры аек акыл белән эш йөртүче яшьтәшләрдә максималь рухи үсеш, уку теләге һәм һөнәри кызыксыну белән бәйле булса, спиртлы эчемлекләр эчүче яшүсмерләрдә эшчәнлекнең мондый формалары (даими алкоголь куллану аркасында) булмаячак. Аларның игътибары һәм хәтерләре, фикер йөртүләре начарлана, эшкә сәләтләре кими, матдәләр алмашы бозыла, чөнки организм алкогольсез тора алмый башлый. Мондый торышның диагнозы - алкоголизм. Бу хәлдән яшүсмер мөстәкыйль рәвештә үзе генә котыла алмаячак, аңа дәвалану кирәк. Якын кешеләренең чамадан тыш балага кайгыртучанлык күрсәтүләре дә эчкечегә әверелүнең сәбәбе булып торырга мөмкин. Әйтик, үзенең нарасыен борчу - мәшәкатьләрдән һәм вазыйфалардан чикләргә маташу да яшүсмерләрдә ихтыярсызлык, бәйлелек, җавапсызлык, тормышка хәзерлексез булу кебек сыйфатлар комплексы формалашуга китерәчәк. Тышкы яктан алар юаш, тиз буйсынучан балалар һәм яшүсмерләр. Тормышта килеп туган кыенлыкларны җиңәргә теләмәү проблемаларны хәл итүнең җиңел юлларын эзләргә һәм начар гадәтләрне үз итүгә китерә. Алар әйләнә-тирә, ягъни мохит продуктына әвереләләр. Яхшы коллективта алар яхшы кешеләр, укучылар һәм яхшы хезмәткәрләр булып китәргә мөмкин, ә антисоциаль яшүсмерләр компанияләрендә эчүгә биреләчәкләр. Аларның киләчәге үзенә яшәргә һәм эшләргә туры киләчәк тирәлеккә бәйле.
Яшүсмер тарафыннан спиртлы эчемлек куллану патология дип кабул ителә, чөнки бу теләсә кайсы очракта алкоголь агулануына китерәчәк. Эчкән алкоголь, нинди генә микъдарда булмасын, яшүсмер өчен ул чамасыз булып санала, шуңа күрә алкоголь эчү очрагы үзе үк гаеп эшләр буларак каралырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев