Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Җан башына аракы сату үзгәрмәгән

Яңа Чишмә районында 2017 елда 19 мең декалитр төрле алкоголь продукциясе ваклап сатылган (2016 елдагыга караганда 0,2 мең декалитрга азрак), шулардан 13,5 мең декалитр - аракы, башка алкоголь продукциясе - 5,6 мең декалитр.

Татарстан аракысы 13,1 декалитр тәшкил итә, читтән кертелгәне - 0,3 мең декалитр. 2016 ел белән чагыштырганда аракы сату 1 % ка кимегән (шул исәптә Татарстанныкы да), башка алкоголь продукциясе - 2 % ка.
Районда Казанда җитештерелгән сыра сату 5,2 дән 3,5 мең декалитрга кимегән, әмма, мисал өчен, күрше Чистай районында ул, киресенчә, 14,5 мең декалитрга арткан. Алкоголь продукциясен ваклап сату базарларындагы хәлләрне бәяләүнең гомумиләштерелгән күрсәткечләре буенча Яңа Чишмә районы республиканың 43 районы арасында 26 нчы урында.
Анализ күрсәткәнчә, гомумән республика буенча Татарстан аракысын яхшы алалар: 2016 ел белән чагыштырганда аны сату 2 % ка арткан, ә менә читтән кертелгән аракы сату 3 % ка кимегән.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай ТБ буенча, ягъни күрше 6 муниципаль районда Татарстан аракысын 2,9 мең декалитрга азрак, читтән кертелгәнен 0,3 мең декалитрга азрак сатып алганнар.
Җан башына исәпләгәндә аракы сату Яңа Чишмә районында үткән ел дәрәҗәсенә карата 100 %, республика буенча - 103 %, Чистай ТБ буенча 101 % тәшкил иткән.
2017 елда Яңа Чишмә районында җан башына 14,2 литр алкоголь продукциясе сатылган, 2016 елда да шул кадәрле һәм бу, элеккегечә, Чистай ТБ-ның 6 районы арасында зур күрсәткеч, Чистай районы - 2 урында (13,3 литр), Нурлат районы - 3 урында (11,7 литр). Иң аз күрсәткеч Спас районында (бер кешегә 8,8, хәер 1 % ка арту булса да). Әмма Яңа Чишмә һәм Чистай районнарында бу күрсәткеч үзгәрешсез калса да, калган 4 районда 1 дән 3 % ка чаклы арту күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев