19 мартта иртәнге сәгать 6 да Казан-Оренбург трассасында (Әдәмсә белән Зирекле авыллары арасында) юл-транспорт һәлакәте булган, анда Бөгелмә шәһәреннән 50 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән.
Алты пассажир утырткан "Лада-Ларгус" автомашинасы шоферы Бөгелмәдән Казанга юл ала. Әмма, кызганычка каршы, начар һава шартларында куркынычсыз тизлек сайлый алмау нәтиҗәсендә К-700 А тракторы белән бәрелешеп, кюветка очып төшә.
-Авария булган урында 50 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән, шофер да авыр хәлдә, Яңа Чишмә РҮХ дә комада ята. 20 яшьлек кызны да хастаханәгә салганнар, калган пассажирларны, беренче медицина ярдәме күрсәткәннән соң, өйләренә җибәргәннәр, - дип хәбәр итте безгә редакциягә ДПС инспекторы Айрат Сатдаров.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев