Дәүләттән туучылар санын арттыруда булышлык күрсәтелсә дә, районда бу процесс бик акрын бара. Моны соңгы ике ел эчендә авыл җирлекләре демографик статистикасы да раслый: туучылар, элеккегечә, үлүчеләргә караганда азрак. Яңа Чишмә ЗАГС мәгълүматлары буенча 2012 һәм 2013 елда районда 145 шәр бала туган, ә 2012 елда -230, 2013 елда 240...
Әгәр дә авылларда үлүчеләр, туучылар, никахлашучылар һәм аерылышучылар санына күз салсак, кайбер авылларда хәлләр яхшырган, тик күпчелегендә проблемалар бар әле, ә кайсыларында, хәтта, хәлләр кискенләшә бара. Әлбәттә, үлүчеләр күрсәткеченә төрле сәбәпләр йогынты ясый, тик аның артуының төп тенденциясе - авыл халкының картаюы. Сер түгел, безнең авылларда яшәүчеләрнең күпчелеген өлкән яшьтәге кешеләр тәшкил итә. Гомумән, 14 мең кеше яшәгән районда 70 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләр - 1600 дән артык. Һәм картаю процессы өзлексез дәвам итә.
Туучылар саны икътисад һәм социаль инфраструктура үсешенә бәйле. Алар арасында аның кимүе һәм акрын артуының төп сәбәпләре - эш булмауда, ә яшь гаиләләр өчен - торак булмау. Бу исә эшкә сәләтле, бала табу яшендәге халыкны үз авылларын калдырып китәргә мәҗбүр итә. Авылның перспективалы булуы нәкъ менә демографиянең ике төр күрсәткеченә (үлүчеләр һәм туучылар) бәйле дә инде.
Соңгы ике елда статистика өч авыл җирлегендә үлүчеләр саны артуны, ә туучыларның кимүен күрсәтте. Акбүре АҖ-дә өч бала туган, 29 кеше үлгән (АҖ-дәге ике авылда 607 кеше яши). Акъяр АҖ-дә дә туучылар саны шул чаклы, үлүчеләр яртыга кимрәк (барлыгы 419 кеше яши). Екатерина АҖ-дә - 5 бала туган (2013 елда - 1), 26 кеше үлгән, монда 756 кеше яши. Буревестник АҖ-дә туучылар һәм үлүчеләр саны бертигез (401 кеше яши), үткән елда нибары 2 бала туган булган. Балалар тумагач, туйлар да юк дигән сүз: ике ел эчендә әлеге авылларда бер генә туй да булмаган.
2012 ел белән чагыштырганда Чуаш Чабаксарында (2 дән 4 кә), Архангел Бистәсендә (2 дән 5 кә), Шахмайда (5 тән 8 гә), Петропавелда (4 тән 8 гә), Черемуховода (7 дән 8 гә), Зирекледә (3 тән 5 кә чаклы) туучылар саны арткан. АҖ дә яшәүче халыкның гомуми санын чагыштыру өчен: Чуаш Чабаксарында - 679, Архангелда - 565, Шахмайда өч авылга - 1500, Петропавелда - 865, Черемуховода - 846, Зирекледә - 753. Һичшиксез, туучылар үсешендә федераль программа эше дә үзен сиздерә. Тик барыбер бу гына аз, халыкның табигый артуы элеккегечә табигый кимүдән сизелерлек калыша. Инде шундый нәтиҗә ясарга мөмкин - әлеге авыл җирлекләрендә дә бар да яхшы түгел. Әмма һәр АҖ-дә берәр туй булган, туучылар саны артудан күренгәнчә, авыллар демографик чокырдан ничек булса да чыгарга тырыша. Ике ел эчендә Тубылгы Тау (16 бала), Красный Октябрь ( 30 бала) һәм Яңа Чишмәдә (142 бала) балаларның күпләп тууы сөенечле хәл. 2012 елда район үзәгендә туучылар саны үлүчеләр саныннан хәтта 1,4 тапкырга арткан. Әдәмсәдә дә хәлләр уңай якка үзгәрә: балалар ике тапкырга күбрәк туган (8), ә үлүчеләр саны артмаган (14).
Без барын да саннарда күрсәттек, укучы үзе нәтиҗә ясар. Әлбәттә, болар борчу тудыра, чөнки күп гасырлы тарихы булган авылларыбыз юкка чыгу куркынычы бар. Һәм бу процессны кешеләр генә туктата алырмы икән?
Ольга ИВАНОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев