Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Бер төн эчендә дүрт бәрән

Яңа Чишмәдән Габбас һәм Тәнзилә Вафиннарның шәхси йортында сарыкларының баш саны бер төн эчендә дүрт башка арткан - 5 яшьлек сарыклары 4 бәрән (өчесе ак, берсе кара төстә) китергән.

- Без хуҗалыкта 50 елдан артык сарык, кәҗә һәм МЭТ асрыйбыз, әмма мондый хәлне беренче күрүебез, - ди йорт хуҗасы Габбас абый.
- Ике-өчне бәрәннәгән чаклар элек тә булгалаган иде, шушы көннәрдә тагын ике сарыгыбыз икешәр бәрән китерде, сарыклар саны 12 гә җитте.
Безнең : дүрт бәрәнгә дә әнисенең сөте җитәме соң, дигән сорауга Тәнзилә апа болай дип җавап бирде: "Кәҗә сөте эчерәбез, аллага шөкер, кәҗә асрыйбыз, бигрәк тә иң кечкенәсенә, карасына сөт бирәбез. Анысын тегеләре кыерсыта, ә мин жәллим".
Бу сарыкны Вафиннар аерым ябарга һәм Корбан бәйрәме уңаеннан корбанга чалырга теләгәннәр, тик ул буаз булган һәм менә бәйрәм алдыннан гына хуҗаларына менә шундый бүләк ясаган -бик матур дүрт бәрән китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев