Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Безгә кунак килде

-2018 елның 21 гыйнварында Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда музей дусты Һәм иганәче Самат Камалов булып китте, - диде музейга нигез салучы Мидхәт Газыймов безнең белән шатлыгын уртаклашып.

- Ул үзенең улы "Сетевая компания" ААҖ нең Әлмәт филиалы начальнигы Илшат Камалов белән кайткан иде, улына Камаловлар нәселенең кайдан башлануын белгертергә тели.
Музей хезмәткәрләре тарафыннан документлар белән расланган белешмәләр әзерләнгән: аларның карт бабаларының аталары Ерыклы (Зирекле) - Кичү Адамча, Ерыклы Тожъ авыллары башлангыч алган авылдагы чишмә (Авыл кизләве) янына төпләнгәннәр. Камалов Самат нәселе якынча 1700 елда туган Мөхетдиннән башлана (ә аннан соң нәселне аның улы Әхмәт (1730 елда туган), аннан соң оныгы Сәгыйт Хәкимов (1765 елда туган) дәвам иттерә. Аннары Хәким (1858 елдагы X ревизкая сказка мәгълүматлары буенча 1801 елда туган). Безнең көннәргә якынрак тирәдә Гали бабай бара (X ревизкая сказка мәгълүматлары буенча 1831 елда туган, алга таба Гали бабайның улы Хамәткамал (1868-1945 еллар), аның улы Сәлих (1901-1982), Сәлихның улы - Самат (1940 елда туган).
Музей кунаклары бездән яхшы кәеф һәм күп мәгълүматлар алып киттеләр, - диде Мидхәт ага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев