Безнең проектлар – отучылар арасында
30 октябрьдә Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "РИТЭК" ААҖ, ТР да "Лукойл" хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектларының III конкурсына нәтиҗә ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең районнан алты учреждение бар иде. Бүләкләрне ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, "Лукойл" ААҖ Президенты Ваһит...
30 октябрьдә Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "РИТЭК" ААҖ, ТР да "Лукойл" хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектларының III конкурсына нәтиҗә ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең районнан алты учреждение бар иде.
Бүләкләрне ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, "Лукойл" ААҖ Президенты Ваһит Алекперов тапшырды.
Конкурска 1000гә якын проект тәкъдим ителгән, шуларның 133-е номинацияләр буенча бүләкләнде, шулар арасында безнең районнан 6 проект иде. "Экология" номинациясендә "Ел әйләнәсенә витаминнар" проекты белән Картлар йорты (директоры М.Д. Демидов) җиңүче булды. Откан акча ел әйләнәсенә үз ихтыяҗларын тәэмин итүгә яшелчәләр һәм тәмләткечләр үстерү өчен капиталь теплица төзелешенә тотылачак.
"Миһербанлылык" номинациясендә җиңүчеләр арасында районнан 3 проект бар иде. Шуларның беренчесе - РҮХнеке (баш табиб Р.Н. Билалов), ул "Балаларга шатлык бүләк ит" дип атала, аннан килгән акча инвалид-балалар өчен тернәкләндерү кабинеты оештыруга тотылачак. Шул ук номинациядә икенче проектны балалар сәнгать мәктәбе (директоры С.Г. Пьянзина) тәкъдим иткән "Минем кулларым - минем алтыным" проектына бүлеп бирелгән акча сәнгать классы өчен интерактив такта һәм компьютерлар сатып алуга тотылачак. "Кайгырту" ХСХКҮ-нең (директоры О.А. Попкова) "Игелекле эшләр остаханәсе" дип аталган проекты аны тормышка ашыру барышында Үзәк белгечләре тарафыннан пенсия яшендәге хатын-кызларны, уңышсыз һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә үскән яшүсмер кызларны кулланышта булган әйберләрне ремонтлау һәм реставрацияләү, урын-җир әйберләре тегү һәм тегү технологиясен үзләштерүгә өйрәтү - ярдәм итүне күздә тота.
"Мәдәният һәм спорт" номинациясендә җиңүчеләр арасында "Аҗаган" яшүсмерләр клубы (директоры Г.Г. Габетдинова) да бар. "Сәламәтлек - ул шәп нәрсә!" проектына бүлеп бирелгән акча Зирекле авылында капиталь хоккей тартмасы төзүгә китәчәк.
"Туган як" номинациясендә "Туган як тарихы музее" проекты белән үзәкләштерелгән китапханә системасы (директоры Г.М. Латыйпова) призлы урынны яулады. Бүлеп бирелгән акчаны район үзәгендәге музейга җиһазлар, инвентарь сатып алуга тотарга ниятлиләр.
Рәсемдә: "Кайгырту" ХСХКҮ директоры Ольга Попкова, социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфирә Гайфетдинова, Картлар йорты директоры Михаил Демидов (сулдан уңга) "Пирамида" МКАҮ дә.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев