Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Безнең яшь талантлар

Быелгысы елда "Созвездие - Йолдызлык" эстрада сәнгатенең Ачык республика телевизион яшьләр фестивале 17 нче тапкыр үткәрелде. Суперфинал Казанда 9 апрельдән 13 енә кадәр булды. Жюри әгъзалары 1500 дән артык чыгышны карады. Суперфиналда зона этапларында җиңү яулаган конкурсантлар катнашты.

Казанда "Уникс" сәхнәсендә "Шешминка" бию ансамбле (кече һәм урта төркем), "Родничок" вокаль ансамбле, вокал-соло" номинациясендә Семенова Анастасия, Кадыйрова Айсылу һәм Мазманян Карина районыбыз данын яклап чыгыш ясадылар. Ике көнгә сузылган чыгышлардан соң суперфинал лауреаты Семенова Анастасия гала-концертта катнашу өчен чакырылды, ул 22 апрельдә "Пирамида" күңел ачу комплексында чыгыш ясаячак. Жюри безнең балалар чыгышын югары бәяләп, аларның җитәкчесе Любовь Коноваловага рәхмәт белдерде.
"Вокаль ансамбльләр" номинациясендә чыгыш ясаган "Родничок" ансамбле балаларына 3 урынны яулаган өчен "Йолдызлык" фестивале медальләре, кыйммәтле бүләк, акчалата премия һәм диплом тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев