Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Бәхетле балачак – һәркемнең эше

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эшчәнлегенең төп максаты булып балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау тора.

Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк җитәкләгән районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау (КДН) буенча комиссия тарафыннан балалар сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зарар китерүне кисәтү буенча отчет чоры дәвамында эш дәвам иттерелгән. Белем бирү учреждениеләрендә комиссия әгъзалары, полиция, прокуратура бүлекләре укучылар һәм аларның ата-аналары белән балигъ булмаганнар өчен булган законнарны аңлатучы профилактик әңгәмәләр үткәрелгән. Район газетасы битләрендә профилактика субъектлары вәкилләре белән алып барылган интервью һәм әңгәмәләр, язмалар системалы рәвештә басылып тора. Рейдлар үткәрү нәтиҗәсендә тәртип бозучы (алар ул урыннарда булырга тиеш булмаган яисә булу вакытлары чикләнгән) 8 балигъ булмаган бала ачыкланган. Ата-аналарына карата административ йогынты ясау чарасы кабул ителгән. Әлеге балигъ булмаганнарның уку һәм эш урыннары буенча язулар (представление) җибәрелгән.
Районда наркомания, токсикомания, эчкечелекне кисәтү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару күнекмәләрен өйрәтү буенча зур эш алып барыла. Ел дәвамында белем бирү учреждениеләрендә балигъ булмаганнарның күзәтүсезлек һәм хокук бозулар профилактикасы системасы субъектлары тарафыннан наркотик һәм психотроп матдәләр куллануның зарары, аларны әзерләгән, саклаган һәм тараткан өчен каралган җаваплылык турында планлы рәвештә аңлату эшләре алып барылган. Анкета тутыру, тренинглар, лекцияләр, гомуммәктәп һәм сыйныфларда үткән ата-аналар җыелышлары, сыйныфтан тыш чаралар, педагогик советлар, ЭЭБ, медицина хезмәткәрләре, психолог катнашында үткән методик совет утырышлары үз уңай нәтиҗәсен биргән: әлегә чаклы район территориясендә балигъ булмаганнар тарафыннан наркотик матдәләр куллану фактларын ачыклау турында информация теркәлмәгән. Җәйге каникуллар чорында балигъ булмаганнарның күзәтүсезлеген, караучысызлыгын һәм хокук бозуларын кисәтү, шулай ук аларга булышлык итүче сәбәп һәм шартларны юк итү максатларында ел саен район территориясендә "Йолдызлы десант" дип аталган палаткалардан торган республика лагеры сменасы үткәрелә.
Комиссия тарафыннан профилактик исәптә торучы балалар һәм яшүсмерләрнең, шулай ук социаль яктан куркыныч хәлдә, авыр шартларда яшәүче балаларның ниятләнгән мәшгульлеге һәм җәйге ялы өйрәнелгән. Профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнарны ял итү, сәламәтләндерү һәм мәшгульлелек формаларына 100 % җәлеп итү максатларында Мәшгульлек үзәге тарафыннан 15 балигъ булмаган бала вакытлыча эшкә урнаштырылган.
Шулардан 10 ысы предприятиеләрдә эшләгән, 5 есе - хезмәт бригадаларында.
(Ахыры 3 биттә)
Янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре белән берлектә КДН профилактика максатында 41 гаиләдә булган. Гаилә әгъзалары белән ягу сезоны һәм Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре чорында янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү турында инструктаж үткәрелгән. Ягу сезоны төгәлләнгәнче әлеге гаиләләр "Кайгырту" үзәге хезмәткәрләре тарафыннан даими төстә тикшерелеп торачак.
14 ата-анага карата 5150 сумлык штраф салынган, шуларның 3850 сумы түләнгән (калганнары - түләттерү стадиясендә). 28 ата-анага кисәтү ясалган, 5 эш - кылынган административ тәртип бозуларның әһәмияте аз булу сәбәпле туктатылган. Балигъ булмаганнарга карата 6 административ материал тикшерелгән. Башка кешеләргә карата 8 адм. эш каралган, 19500 мең сум күләмендә штраф салынган, шуның 18000 сумы түләнгән, 1500 сумы - түләттерелә. 2017 ел нәтиҗәләре буенча балигъ булмаган 5 бала ПДН-да профилактик исәптә торган, шуларның 2 се мәктәп, 3 се колледж укучылары. Бүгенгесе көндә комиссиянең исемлек исәбендә 3 яшүсмер тора, икесе исәптән төшерелгән. Балигъ булмаганнар ай саен яшәү һәм уку урыннары буенча тикшерелә. Һәркайсы артыннан җәмәгать тәрбиячеләре беркетелгән, ә комиссиягә ай саен җәмәгать тәрбиячеләре отчетлары, балигъ булмаганнарның уку урыннарыннан характеристикалар, шулай ук каникул вакытларында эшкә урнашулары яисә ял итүләре турында мәгълүматлар бирелә.
БЕЛЕШМӘ
Үткән елда 6 гаилә ведомствоара исәпкә куелган, анда балигъ булмаган 14 бала тәрбияләнә.
6 гаилә исәптән төшерелгән: 4 гаилә уңай якка үзгәрү сәбәпле, 1 гаилә күчеп китү, ә 1 гаилә - уңай нәтиҗәләргә ирешмәү (ата-ана хокукыннан мәхрүм итү) сәбәпле.
Хәзергесе вакытта 4 гаиләне ведомствоара теркәү башкарыла, анда балигъ булмаган 9 бала тәрбияләнә. Ата-ана вазыйфаларын тиешле тәртиптә башкармауны кисәтү, балигъ булмаганнар белән кырыс булу очракларын ачыклау һәм булдырмау, күзәтүсезлекне кисәтү буенча профилактик эшләр алып бару максатында комиссия тарафыннан хәвеф төркемендәге гаиләләрдә көндезге (95) һәм кичке (9) рейдлар оештырылган һәм үткәрелгән.
Алда әйтеп үтелгәннәрне исәпкә алып, КДН һәм балигъ булмаганнарның хокукларын яклау буенча комиссия балигъ булмаганнарның күзәтүсезлеге һәм хокук бозулар профилактикасы, гаиләләрдә уңышсыз күренешләрне бетерү буенча ведомствоара эшне дәвам итәргә кирәк дип исәпли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев