Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Биючеләр районны танытты

1 апрельдән 4енә чаклы композитор П.И.Чайковскийның туган ягы Удмуртиядә, төгәлрәге аның башкаласы Ижауда "Алтын күк" дип исемләнгән Рәсәй сәнгать фестивале үткәрелде, анда Чаллы Башыннан апалы-сеңелле Минабетдиновалар да катнашты, - дип яза безгә Шахмай авылыннан кызларның туган апалары Раушания Енгулатова.

- Бу фестивальгә Рәсәй төбәкләреннән меңнән артык кеше җыелган иде һәм нибары 150 катнашучы гына югары бүләккә лаек булды.
Алар арасында туганымның кызлары: Алинә белән Дилә Минабетдиновалар да бар иде, алар "спорт-эстрада биюе" һәм "көнчыгыш биюе" номинацияләрендә катнаштылар. Мәскәү һәм Ижау жюрие аларның чыгышын югары бәяләп, өч алтын медаль белән бүләкләде. Аннан кала, фестивальнең оештыру комитеты район делегациясе җитәкчесе - ике "йолдызчык"ның әнисе Юлия Минабетдинованы Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Туганымның кызлары җиңел генә Ижау халкын гаҗәпкә калдырды. Без сезнең белән горурланабыз, кызлар! Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев